Логотип Идель
Иҗат

АСТРОНОМ /ХИКӘЯ/

Басам, басмыйм… “Тукта тагын бер тапкыр карап чыгыйм әле”, - дип Булат Ләйсәннең вконтакте сәхифәсенә керде. Сурәтләре дә башка кызларныкы кебек күп түгел, диварында да килде-китте нәрсәләр тутырылмаган. Тагын бер тапкыр күзен йөртеп чыкты да язарга булды. Онлайн да булмаса да укыгач язар әле дип тәвәкәлләде.

“Хәерле кич, Ләйсән. Ә сез беләсезме иртәгә айның җиргә якынайган көне булачак”.

Булат кечкенәдән үк әнисе белән генә үсте. Бала вакытаннан ук һәр нәрсәне уйлап эшли иде. Бәлки аның мондый сыйфатка ия булуы әтисез үсүендәдер дә. Булат туып бер ел тирәсе үтүгә “әти” дигән адәм заты , аның әнисен шушы кечкенә сабый белән калдырып башка хатынга ияреп Себер якларына чыгып китә. Әлфия ханым кара күзле, елмайганда бит очларында чоңгыллар барлыкка килә торган кара кучкул малаен күкрәгенә кысып кала. Булат баштарак әнисеннән “Минем әти кайда? Ник ул мине бакчадан алырга килми? Әнә башкаларны әтиләре килеп ала”- дип сораулар биргәләсә дә үсә төшкәч аңа бу сораулар өчен оят булды, чөнки ул әнисеннән шул хакта сораган саен җавапка күз яшьләрен генә күрә иде. Еллар үткән саен Булат әнисенә ныклы терәк була башлады. Үз көче белән укырга керде, вакыты булган саен акча эшләү җаен карый иде. Әнисенең: “Улым, акча икебезгә җитә бит, укы аннан соң да эшләргә өлгерерсең”, - дигән сүзләренә игътибар итмәде. Укуын да бишкә бетерде, үзе теләгән җиргә эшкә урнашты, тик менә еллар барган саен аның яше дә артты. Әнисенең соңгы арада улының йөргән кызы булмаганына эче дә поша башлаган иде инде. Бу турыда сүз кузгалса, Булат тизрәк сөйләшүне туктату ягын карый иде. Дөресен генә әйткәндә аңа кызлар үзләре үк язалар, шалтыраталар, тик менә Булатка аларның берсе дә ошамый. Чөнки ул... Уйларыннан бүлеп смс килгәнен хәбәр итеп телефон тавыш бирде.

“Хәерле. Белми идем, хәзер белдем. Рәхмәт, астроном!”

“Ә йолдызларга карарга яратасызмы?”

“Димәк романтик?”

“Сорауга җавап бирмәдегез, Ләйсән.”

“Булгалый.”

“Сезнең белән танышсам буламы?”

“Таныштык түгелме соң инде, астроном.”

Булат телефон тоткан кулларын аска төшерде. Нишләде ул? Аның бит бер кайчанда кызлар белән болай аралашканы юк иде. Башка вакытта танышу җайлы килеп чыга иде, бу юлы нигә шулай? Каян башларына шул айның җиргә якынаюы килде? Башка вакыттагыча банально гына танышса ярамый идеме? Юк, янәсе аның башка төрле язасы килгән. Әлеге уйларын татратырга теләпме Булат башын чайкап алды да янәдән телефонга күз төшерде.

“Таныша башладык кына бит әле”. Бу көнне Булатның кулыннан телефоны төшмәде. Әле озаграк та язышкан булырлар иде, тик иртәгә иртән эшкә барасы булу туктарга мәҗбүр итте.

Икенче көнне Булат телефонына ике тапкыр заряд бирде. Менә бер тәүлек дигәндә ул әлеге кыз турында ярыйсы гына мәгълүмат туплады. Ләйсән университетның соңгы курсында биюче булырга укый икән. Буш вакытларда китаплар укырга, табигатьтә булырга ярата, ә иң мөһиме егете юк.

Шулай бер атна тирәсе алар телефон кнопкаларыннан аерылмадылар. Булат бер тапкыр номерын сорап караган иде дә, Ләйсән нигәдер соңрак әйтермен дип сөйләшүне икенчегә борды. Булат табигате белән үк кешеләрне ашыктырырга яратмый, тик үзенә дигәнне кулыннан ычкындырмый. Гомумән ул интернеттан аралашуны бик яратмавы турында Ләйсәнгә дә әйтеп узган иде, бүген исә тәвәкәлләп аны күрешергә чакырды, тик аның бүген чыгыш ясыйсы бар иде. Булатка әллә ничек булып китте. Ничек итеп онытты соң ул бу турыда? Ике көн генә элек аңа Ләйсән язган иде бит. “Төнгә кадәр репетицияләр, еш интернетка керә алмыйм, телефонны да кулга алган юк”, -дип. Нишләргә инде сезнең белән дип егет өстәл өстендә торган алсу розаларга күзен төшерде һәм озак та тормады тагы вконтакте да нидер яза башлады.

Кичке җиде. 13 рәт, 13 нче урын. Кулында чәчәкләр тотып Булат бәйрәм башланганын көтеп утыра башлады. Кәефе яхшы, озакламый Ләйсәнне күрәчәк, тик менә 13 номер астына эләгүе генә күңелен тырнап торды. Әлеге сан белән бер ни дә бәйле булмаса да, яратмый иде ул 13 лене.

Менә бәйрәм башланды. Һәрвакыттагыча берничә сүздән соң спонсорларны игълан итеп чыктылар, аннан бер урта яшьтәге ханым чыгып җырлап җибәрде. Булатка боларның берсе дә кызык түгел иде. Аның тизерәк Ләйсәнне күрәсе килде. “Кайчан чыгыш ясыйлар инде алар?”, - дип кымыгырҗып утырды. Менә сәхнәдә утлар басыла төште һәм “Ак калфак” музыкасы яңгырый башлады. Җибәрелгән ясалма төтен арасыннан 14 кыз килеп чыкты. Булат алгарак килеп утырды да кызларны күзәтә башлады. Дөресен генә әйткәндә ул аларны күзәтмәде дә , ә бары таныш йөзне эзли башлады. Әнә бит ул Ләйсән дип урындык очына хәтле килеп җитте. Озын кара чәчле, шомырттай кап-кара күзле, тезелеп киткән энҗе мәрҗән тешләре ялтырап тора һәм әйтерсең лә ул биеми, ә аккош кебек сәхнәдә йөзеп йөри. Булат аннан күзен ала алмады, тик бу ике минут тирәсе бик тиз үтеп китте. Ничек аккошлардай йөзеп чыксалар, шулай кереп тә киттеләр.

Урамда салкынча булса да, Булат машинага барып костюмын алмады. “Анда барсам, я Ләйсән кайтып китәр”, - дип чыгу ишеге янында бер кат күлмәктән букет тоткан килеш башта концертка килгән кешеләрне, аннан җырчыларны озатты, ә Ләйсән юк та юк. Әллә смсканы укымады микән дип берничә тапкыр интернетка кереп карады, тик анда укылган итеп күрсәтелә иде. Күктәге йолдызларны саныйсы урынга, үтеп киткән кешеләрне саный-саный вакыт хайран гына узды. Менә ишектәп кызлар төркемләп чыга башлады, алар арасында ул бардыр дип барсын да күздән кичерә башлады, тик анда да Ләйсән күренмәде. Әллә кайтып киткән инде дигән уйлар яхшылап ук тамыр җәя башлаганда ишек ачылып китте һәм аннан җиңелчә генә чәчәкле ак күлмәк кигән, чәчен ике якка тузгытып салган Ләйсән күренде.

Булат бер мәлгә каушап калды. Каушамассың да, айның яктылыгы аның йөзенә төшеп аны тагы да сөйкемле итә иде бит әлеге мизгелдә. Ул Ләйсән янына килде, исәнләште, биюләре аңа ошавын белдереп аңа чәчәк бәйләме сузды. Кыз рәхмәт дигән кебек башын иеп кенә алды.

Машинага утыргач Булат сүзне нидән башларга белмичә торды да “Бик ардыңмы?” дигән сорауга Ләйсән сумкасыннан ак кәгазь бите белән ручка алып “Бераз арылды. Ә сиңа концерт ошадымы?” дип язылган юлларны егетекә таба сузды. Булат телсез калды. Тукта, ни дигән сүз була соң бу? Менә хәзер ул инде чынлап та аптырашта калды. Димәк Ләйсән сөйләшми? Менә нигә аның телефон номерын бирәсе килмәгән.Хәзер барсы да аңлашылды.

Булат әйтеп, Ләйсән язып менә шулай аралашып егет кызны өенә озатып куйды. Башта ничектер читенерәк тоелса да Булатка юлның ераклыгы да, светофорларның бертуктаусыз кызыл төстә булулары да ярдәм итте ахры, ул Ләйсән белән мондый аралашуга бик тиз ияләшеп китте. Кереп китәр алдыннан Булат бер ни эндәшмәде, ә бары тик кәгазь белән ручканы алып “Синең минем белән иртәгә күрешергә вакытың булырмы?” дип язды. Аңа җавап җөмлә мондыйрак иде: “Әйе, астроном”.

Ямь-яшел чирәм өстендә ике кеше кара каршы утырган. Берсе егет, берсе кыз. Үзләре көлешә-көлешә, саф татарча нидер сөйләшәләр, ә алар арасында кечкенә генә кап-кара чәчле, кап-кара күзле бер кызчык тәпи йөрергә җыена. Әйтерсеңлә ул басыр алдыннан болай дип уйлаган күк “Басам, басмыйм...”

Чулпан Гөбәйдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев