АЙРАТНЫҢ БЕРЕНЧЕ КУНАГЫ
Яз җитү белән күңел каядыр ашкына, талпына башлый. Салкын буранлы көннәрдән соң яз, безне кышкы йокыдан уятып, үзенә чакыра. Ул безгә көч, дәрт өсти. Күңелләрне тынычландырып җибәрә. Язгы кояш күбрәк җылыткан саен, кешенең дә йөрәк җылысы, яшәү яме арта. Андый көннәрдә урамнан керәсе дә килми. Бар дөньяны онытып, күптән көтеп алган якты кояш нурларында үзеңә күп көч туплыйсы килә.
Яз һәрвакыт башка ел фасылларыннан аерылып тора. Аның ниндидер тылсымлы таякчыгы бар кебек. Бәлки аның чынлап та берәр сихере бардыр? Ул күңелләргә сихәт өсти. Кешеләрне генә түгел, галәмне кабат хәрәкәткә китерә. Ул җирне авыр карлардан арындырып, барлык җан ияләрен кышкы йокыдан алып чыга. Җылы якларга киткән кошларны, янә Туган якларына чакыра. Аларның да бит нәкъ кешенеке кебек үк җаннары бар. Ерак- еракларга киткән канатлы дусларыбызның күңеләрендә моңсулык, сагыш уты яна. Алар Туган җирләрен сагыналар, янә шул якларны күрергә ашкынып кайталар.
Кечкенә Айратның да иң яраткан ел фасылы – яз. Ул аны һәр елны көтеп ала. Айрат балачактан ук табигать белән бергә яши башлады. Табигать аны үзенә җәлеп итте. Һәрбер әйбергә зур игътибар белән карый, һәрбер нәрсәне ныклап күзәтә. Ул табигатькә ничек булыша ала, шуның хәтле булыша. Бигрәк тә кошларны ярата Айрат. Менә быел ул яз хәбәрчесе сыерчыкка оя ясыйм дип үз алдына максат куйды. Башка малайлар әнә урамда чатыр чабып уйнап йөриләр. Ә Айрат аларга карап та тормый. Ул кошларга зур файда эшли. Айрат ясаган сыерчык оясына карап кына торасы килә иде. Шундый матур, пөхтә, тип-тигез, бар җире дә төп-төгәл эшләнелгән иде. Хәтта технология укытучысы сокланып карап торды аның эшенә.
Айратларның бакчаларында зифа ак каен кызы бар. Мәктәптән кайтуга ук, шул агачка куйды сыерчык оясын. Кошларга күренеп торырлык итеп, өскә үк элеп куйды. Дәресләрен дә онытып, аның оясына тизрәк кунак очып керүен көтте. Айрат аны бик озак көтте. Озак булса да түзде, өмет итте. Инде кичкә таба малайның күңелендәге сөенече юкка чыга башлады. Аның шул каенга башын терәп, әкрен генә елыйсы килде. Ләкин ул егет кеше икәнен беркайчан да исеннән чыгармады. Иркә кызлар гына шулай җебеп төшә дип уйлый иде ул. Караңгы төшеп беткәнчегә хәтле көтте. Әмма ник бер сыерчык килеп карасын?! Шулай итеп, Айрат моңаеп өенә кереп китте.
Ә икенче көнне аны сыерчык оясында беренче кунагы көтә иде. Кичәге көнне сүнгән өметләрне кире яндырып, ышаныч тулы йөзе белән йөгереп кенә бакчаларына керде. Килгән бит, килгән бит аның сөйгән сыерчыгы! Әнә бит ул, посып кына Айратка куркып карап тора. Айрат үзе дә аңламый, елмаеп басып тора. Аның бәхете хәзер эченә сыймый иде. Бу бит аның беренче кунагы, беренче сыерчык оясы. Айратның күзенә яшьләр килде. Бу юлы инде аның шатлыгыннан елыйсы килде. Мондый очракта хисләреңне яшереп тормыйсың инде. Айрат сикерә-сикерә өенә кереп китте. Ул бүген күкнең җиденче катында иде. Кем белгән? Бәлки аның өчен хәзер сигезенче каты да булгандыр.
- Әти, әти! Минем ояма сыерчык килгән! Әти, әти, минем ояма килгән бит ул! Минем үзем ясаган ояга килгән ул! - дип, шатлык тулы йөзе белән әтисенә җиткерде бу хәбәрне.
Ә ике-өч атнадан соң, Айрат шул ояда биш сыерчык баласы бар икәнен күрде. Табигатьне ярату, аңа булышу, аны үз әти-әниеңдәй якын күрү-кешене менә шулай бәхетле итә!
Гыйниятова Зәлия
Саба районы Түбән Шытсу мәктәбенең
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев