28 октябрь 2021 яңалыклары
-
ХАЛЫКАРА, УНИКАЛЬ ҺӘМ ТӘМЛЕ: КАЗАННЫҢ ХАЛЫКАРА СЕРВИС КӨЛЛИЯТЕ БУЙЛАП ЭКСКУРСИЯДӘ
Бүген Казанның Халыкара сервис көллиятенә экскурсия оештырылды. Көллияткә 2025 елның гыйнварында 100 ел тулачак. Биредә 1100 ләп студент пешекче, кондитер, ипи пешерүче, кунакханә эше, эстетик хезмәт күрсәтү технологиясе юнәлешләре буенча белем ала. -
«ЕЛ СТУДЕНТЫ» ҺӘМ «ЕЛ КАЗАНЫШЫ»: СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТЕКӘ ПРЕМИЯЛӘРНЕ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
«Ел старостасы», «Ел спортсмены», «Ин шәп иҗат коллективы» – әлеге номинацияләрдә җиңүче буласың киләме? Яшьләр эшләре министрлыгы уздыра торган «Ел студенты» һәм «Ел казанышы» республикакүләм премияләре үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеген бирә! Матбугат конференциясендә премияләр турында күбрәк белдек, тулырак – алда! -
ПЕРФЕКЦИОНИЗМ: КАМИЛЛЕККӘ ОМТЫЛУ СИНДӘ НИ ДӘРӘҖӘДӘ?
Күп кенә кешеләр перфекционизмны ниндидер бер уңай төшенчә итеп кабул итәләр. Әлбәттә, камиллеккә омтылу, идеаль дәрәҗәгә җиткереп эшне башкару күбебезгә уңышка ирешергә ярдәм итә. Әмма кайчагында бу сыйфат бәхетле булырга комачаулый, эшчәнлегебезгә, мотивациябезгә тискәре йогынты ясый.