Логотип Идель
Бу – тема!

«ЕЛ СТУДЕНТЫ» ҺӘМ «ЕЛ КАЗАНЫШЫ»: СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН ТЕКӘ ПРЕМИЯЛӘРНЕ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР

«Ел старостасы», «Ел спортсмены», «Ин шәп иҗат коллективы» – әлеге номинацияләрдә җиңүче буласың киләме? Яшьләр эшләре министрлыгы уздыра торган «Ел студенты» һәм «Ел казанышы» республикакүләм премияләре үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеген бирә! Матбугат конференциясендә премияләр турында күбрәк белдек, тулырак – алда!

«ЕЛ КАЗАНЫШЫ» – Профессиональ уку йортларында белем ала торган студентлар өчен – Волонтёрлар, журналистлар, староста, спортсмен, җәмгыять эшлеклесе һ.б индивидуаль номинацияләр бар. – «Студентлар массакүләм мәгълүмат чарасы», «Студентлар проекты», «Студентларның фән оешмасы» һ.б коллектив номинацияләрдә катнашып була. — Бәйге инде старт алды, хәзер катнашучылар иҗади сынаулар үтә.

– Быел премиягә 85 уку йортларыннан 364 гариза килде, районнардан катнашучылар күп.

– Бүләкләү ноябрьнең уртасында булачак.

«ЕЛ СТУДЕНТЫ» – 18 яшьтән 35 яшькә кадәр югары уку йортында укучылар өчен.

– Премиягә – 16 яшь! Хәзерге Яшьләр эшләре министры «Ел студенты» премиясендә җиңгәне бар.

– Фән, спорт, иҗат, мәдәният, лидерлык, яшьләр политикасы, волонтерлык һәм башка сфераларда актив катнашучыларны көтәләр.

– 8 коллектив һәм 9 индивидуаль номинацияләр тәкъдим иттеләр.

– Аларны «Лига студентов» яшьләр оешмасының социаль челтәрләрендә табып була.

– Студентлар көне 25 гыйнварда бүләклиячәкләр.

– Гаризаларны studgrant.ru сайтында 4 ноябрьгә кадәр кабул итәләр.

Оештыручылар фикеренчә, бәйгенең икесе дә студентны лидерлык ягыннан үстерә һәм аңа иҗади сынаулар аша бик күп тәҗрибә бирә. Шуңа әлеге мөмкинлекне кулыңнан ычкындырма! Тулы пресс-конференцияне әлеге сылтама буенча карап була: https://youtu.be/92IG3_FLU-8

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев