18 май 2020 яңалыклары
-
АЛИНӘ ЗАҺИТОВАГА – 18 ЯШЬ!
Бүген фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың туган көне. Аңа – 18 яшь тула. -
АВЫЛ ЯШЬЛӘРЕНӘ – ИНИЦИАТИВА ӨЧЕН АКЧА!
Авылларга яңа сулыш өрү, аларны төрле яклап үстерү өчен яңа, кайнар идеяләр кирәк. Гадәттә, яшьләрдә алар бихисап була. “Авыл көче” дигән социаль әһәмиятле проектлар конкурсы нәкъ алар өчен уздырыла да инде. Быел ул беренче тапкыр онлайн-форматта оештырылды. -
БҮГЕННӘН ТАГЫН КАЙБЕР УРЫННАР АЧЫЛА БАШЛЫЙ. НИНДИ УРЫННАР?
Бүгеннән Татарстанда тагын кайбер җирләр ачылып, эшли башлаячак. Нәрсәләр ачыла? Бу урыннарга барган очракта нәрсәне истә тотарга кирәк? -
ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘЛӘРЕ – ИНТЕРНЕТ АША ГЫНА!
Июль башында Россия вузлары өчен Бөтенроссия онлайн-чыгарылыш кичәсе узачак. Моның турында Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр итә. Тик искәрмә дә бар: кайбер төбәкләрдә эпидемиологик ситуация яхшырса, бәйрәм традицион форматта узарга мөмкин. -
«ИСЕМЕМ РАМИЛ, МИН – МАНИКЮР ОСТАСЫ»
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дияргә яратсак та, тырнак буяучы, чәч кисүче егетләргә бераз сәерсенебрәк карыйбыз. Бүген исә нәкъ шундый егетләр белән әңгәмә корырга булдык әле. Ни өчен соң алар бу һөнәргә алынганнар? Хезмәт юлларында нинди кызык һәм кызыклы хәлләргә юлыкканнары бар икән?