Логотип Идель
Белми калма

БҮГЕННӘН ТАГЫН КАЙБЕР УРЫННАР АЧЫЛА БАШЛЫЙ. НИНДИ УРЫННАР?

Бүгеннән Татарстанда тагын кайбер җирләр ачылып, эшли башлаячак. Нәрсәләр ачыла? Бу урыннарга барган очракта нәрсәне истә тотарга кирәк?

18 майдан башлап Татарстанда коронавирус пандемиясе сәбәпле ябылган тагын кайбер урыннар үз эшен башлый. Бу – китапханәләр, музейлар, спорт заллары, бассейннар. Әмма әлеге исемлектәге урыннарга барганда билгеле бер таләпләрне дә үтәргә туры киләчәк. Мисал өчен, бер бүлмәдә берьюлы 10нан артык кеше булырга тиеш түгел. Китапханәләр, музейларга кагышлы яңа кагыйдәләр турында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова:

– Китапханәләрдән китапларны алырга була, ә менә анда утырып укырга әлегә рөхсәт ителми. Музейларга килгәндә, андагы эшчәнлек тә бүгенге вәзгыять таләпләренә туры китереп оештырылачак, - ди, - мәсәлән, бер вакытта бер залда бары тик 10га хәтле кешегә генә булырга ярый һәм алар арасында дистанция сакланырга тиеш. Экскурсия хезмәте бары тик 5 кешегә хәтле булган төркемнәргә генә күрсәтелә. Музейларда маска, перчатка, бахиллалар кию мәҗбүри. Моңа өстәп, кергән вакытта бөтен кешенең дә тән температурасын үлчәячәкләр. Роспотребнадзор таләбе буенча бүлмәләр җилләтелеп, дезинфекцияләнеп торачак, сайнитайзерлар урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев