Логотип Идель
Бу – тема!

«ИСЕМЕМ РАМИЛ, МИН – МАНИКЮР ОСТАСЫ»

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дияргә яратсак та, тырнак буяучы, чәч кисүче, каш үстерү белән шөгыльләнүче егетләргә бераз сәерсенебрәк карыйбыз. Бүген исә нәкъ шундый егетләр белән әңгәмә корырга булдык әле. Ни өчен соң алар бу һөнәргә алынганнар? Хезмәт юлларында нинди кызык һәм кызыклы хәлләргә юлыкканнары бар икән?

Рамил Вәлиуллин (25 яшь, маникюр остасы, кранчы):

«Уеннан уймак чыкты...»

– Уеннак уймак чыга, диләр бит әле. Минем  белән дә нәкъ шулай булды. Хатыным –  маникюр остасы. Бервакыт аның тырнагы сынды, маникюры бозылды. Ярдәмгә мине чакырды. Ул әйтеп торды, мин ясадым. «Җиңел икән бу», – дип уйладым. Икенче юлы ун тырнагын да ясап карарга булдым. Килеп чыкты! Аннан махсус курслар тәмамладым. Хатыным, үзе өлгермәгәндә, клиентларын миңа җибәрә башлады. Шул рәвешле инде 1 ел эшлим. Һәрдаим укыйм, яңа белемнәр алам. Бу өлкә бер урында гына тормый. Һәр көн диярлек яңалыклар чыгып тора.

Дусларым, якын кешеләрем көлмәде, уенга салмадылар. Мин бит бу эшкә хатыныма ярдәм итү өчен генә алындым. Шуңа күрә негатив ишетмәдем. Дус егетләр дә маникюр ясатырга килгәлиләр.

«Клиентым йоклап китте»

– Беренче клиентыма тырнакны бик озак ясадым. Ул хәтта йоклап та киткән иде (көлә). Янымда хатыным киңәш биреп, ярдәм итеп торды. Шуңа күрә курыкмадым.

Хәзер көненә уртача 1–2 клиентны кабул итәм. Башта алар кызык өчен килә. Егет кешенең тырнак ясаганын күрәселәре килә. Процессны фотога, видеога төшереп утыралар. Кайберәүләр: «Бәлки, сез рәтли алырсыз», – дип, проблемалы тырнаклар белән мөрәҗәгать итә. Бер килгән кешенең киткәне юк. «Син әйбәт ясыйсың, авырттырмыйсың», – диләр. Шуңа күрә күп кеше кала да. Кызлар егет кешедән киңәш сорар өчен дә килә. Махсус күңелләрен бушатыр өчен килүчеләр дә бар. Осталар үзләре дә йөри миңа. «Әллә ничә сәгать үз-үземә ясап азапланганчы, монда килеп, ял итеп, рәхәтләнеп аралашып кайтып китәм», – дип әйтәләр. Тик шулай да иң беренче чиратта хатынымны кабул итәм (көлә), даими клиентларым арасында ул да бар. Хәзер аның белән сөйләшер сүзләребез күп, уйларыбыз уртак.

«Үземнең тырнакны да буяп караганым бар»

– Үз тырнакларымны да лак белән буяп караган булды. Тырнакка әйбер ябышкан кебек хис булды, кысып, авыр булып тора. Кызлардан: «Сезгә дә шулаймы?» – дип сорыйм,  алар: «Ияләштек, сизмибез дә», – диләр. Шулай итеп, хатын-кызларның ни кичергәнен үзем аша үткәрдем. Минем фикеремчә, хатын-кызга маникюр һәрвакыт кирәк. Ясалган тырнак матуррак, чистарак күренә.

«10 ел элек «маникюрчы буласың» дисәләр...»

– 10 ел элек: «Син маникюр остасы булачаксың», – дисәләр: «Ир-ат эше түгел ул!» – дигән булыр идем. Тик бүгенге көндә алай уйламыйм. Маникюр ясау да,  кранда эшләү дә – ювелир һөнәренә охшаган.  Икесендә дә төгәллек кирәк. Һәр нәрсәне миллиметрлап куясың, ясыйсың, буйыйсың. Бу эш белән шөгыльләнә башлагач, яшәве кызыграк була башлады. Яңа кешеләр белән танышам, аралашам. Урамда еш кына хатын-кызларның маникюрына игътибар итәм. «Әһә, бу бер айлык, монысына әле бер атна гына икән», – дим. Дизайннарын карыйм. Идеясе ошаса,  мыекка чорнап куям.

Илназ Кадыйров (35 яшь, чәчтараш):

«Шундый пычрак эштә эшлисеңмени?»

– Мин журналистика факультетын тәмамладым. Әмма үземне бу дөньяда күрмәдем, бәлки, ул чакта кыюлык, чаялык җитеп бетмәгәндер. Шуңа күрә үземне шушы һөнәрдә сынап карарга булдым. Әнием, чәчтараш булырга теләгәнемне белгәннән соң: «5 ел укып йөреп, шушындый пычрак эштә эшлисеңмени?» – дип, борчылуын белдерде. Әмма тора-бара аның фикере үзгәрде. Аңа 5 ел укуымның беркая да юкка чыкмавын аңлата алдым. Бүген дә белемем миңа ярдәм итә. Тапшыруларда төшәм, үземне борчыган темаларга социаль челтәрләрдә язам. Мин затлы салонда хезмәт күрсәтәм. Мин – иҗат кешесе. Мин иҗат итәм.

«Бар да мәчеләрнең йоннарын кис!»

– Ярты ел чәчтараш булырга укыдым. Аннан эшли башладым. Ул чакларда ир-ат чәчтарашлар аз иде. Сәерсенеп караучылар күп булды. Берсендә салонга ике егет килеп керде. Минем ничек эшләгәнемне дә күрмәгән килеш: «Безнең чәчне бозарга кирәкми, бар да мәчеләрнең йоннарын кис», – диделәр. Күңелемә тиеп калган иде бу сүзләр. Башта андый кешеләргә үпкәли идем, кыен булды. Бу үз-үзеңә ышанмаудан килә.

Әле эшли генә башлаган чорда бер туташның чәченә мелирование ясадым. Кайсыдыр чәч бөртеге  – ак, кайсыларыдыр сары булып чыкты. Коточкыч булды инде менә. Ул миңа да, безнең салонга да бик каты үпкәләп китте. Икенче көнне ул кызны кабат чакырып, аның чәчен тәҗрибәле чәчтараш ясап бетерде. Бүгенге көндә дә  кайчак кирәкмәгән төсләр килеп чыккалый. Мондый очракта иң мөһиме – үз-үзеңне тыныч тоту. Махсус шампунь белән юып төшерәбез дә яңадан буйыйбыз.

«Әгәр клиент миңа ошамаса, аны кабул итмим»

– Эшли башлавыма 11 ел булды.  Бүген мин шуны әйтә алам: ул чакларда «миңа килмиләр, мине хөрмәт итмиләр» дип эшемне туктаткан булсам, бүген исә клиентларымны үзем сайлыйм. Мин югары белемле, минем белән төрле темаларга сөйләшергә була. Итагатьле итеп аралашам, клиентларымны якты йөз белән каршы алам. Күп клиентларым – хатын-кызлар. Аларның якын дусларына әйләнеп беттем. Әгәр кеше минем күңел халәтенә, энергетикама туры килмәсә, төрле юллар табып, аңа хезмәт күрсәтмим. Догалар укып, үземнән читләштерәм мин андыйларны. Кешенең язу стиленә, мөрәҗәгатенә дә игътибар итәм. Ошамаса, җавап бирми дә калдырам.

«15 ел элек «чәчтараш булачаксың» дисәләр...»

– Элегрәк «чәчтараш буласың» дисәләр, шаккаткан булыр идем. Бу һөнәр белән шөгыльләнә башлагач, тормышым уңай якка үзгәрде. Тиз кызучан идем. Хәзер тынычландым. Кыска гына гомеребездә тарткалашып яшәргә кирәкми. Ә улларым минем сукмактан китсә, берничек тә каршы килмәячәкмен. Үз эшенең остасы булса, аны бу өлкәдә хөрмәт итсәләр, ни өчен мин каршы килергә тиеш?!

Әлеге егетләр белән видеоәңгәмәне безнең You-Tube каналда карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев