17 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
НИЧЕК ДӨРЕС ИТЕП МАКСАТ КУЯРГА ҺӘМ АҢА ИРЕШЕРГӘ?
Ел башы – зур планнар төзү, максатларны билгеләү вакыты. Былтыр тормышыңда нинди нәтиҗәләргә ирештең, ә кайсы максатларың тормышка ашмыйча һавада эленеп калды? Андыйлар да булмый калмагандыр. Тик хәзер белгечләр ярдәмендә максатларны дөрес куярга өйрәнәбез. -
СЫЙНЫФ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕНЕҢ ХЕЗМӘТ ХАКЫ 5 МЕҢГӘ АРТСЫН!
2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакларын арттырга телиләр. Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдәге сыйныф җитәкчеләренең хезмәт хакына 5000 сумнан да ким булмаган өстәмә түләүләр кертергә кушты. Бу акчалар федераль бюджеттан капланылачак. -
СНЮСЛАР: ГЕРОЙ ИТМИ, Ә ҮТЕРӘ!
Сәламәтлеккә куркыныч янаган бер афәтнең шаукымы тәмамланырга өлгерми, икенче “хайп” барлыкка килә. Соңгы арада яшьләр арасында снюс таралу очраклары күп. Кызганыч, саулыкка зыян килгәнен белсәләр дә, бу матдәләрнең никадәр куркыныч икәнен күз алдына да китерми кайберәүләр. -
НИ ӨЧЕН: ЯБЫГУ ТУРЫНДА СЕЗ БЕЛМӘГӘН ФАКТЛАР!
Ни өчен кайбер кешеләр күп ашый, тик тазармый? Ни өчен хатын-кызларга ябыгу ир-атлар белән чагыштырганда авыррак бирелә? Ни өчен төн җиткәч ашыйсы килә башлый? Аңлавыгызча, “Ни өчен?” сәхифәсенең бүгенге темасы – ЯБЫГУ. -
УКУДАН ЯЛ ИТКӘН АРАДА: ӨЧ ШӘП ФИЛЬМ!
«Әле кайчан гына каникуллар иде. Ә бүген мәктәпкә барасы. Иртәгә дә мәктәп. Бер атнадан да. Бер айдан да. Укыйсы килми!» Таныш уйлармы? Барыбыз да шулай фикер йөртәбез бит, әйеме? Тик зарланырга уйлаган саен, бер хакыйкатьне исеңдә тот: уку елы да, балачак та бүтән кабатланмый, һәр мизгелнең кадерен белергә кирәк. Әгәр башыңа начар уйлар килә башласа, ял итеп алу өчен фильмнар кара.