Логотип Идель
Бу – тема!

УКУДАН ЯЛ ИТКӘН АРАДА: ӨЧ ШӘП ФИЛЬМ!

«Әле кайчан гына каникуллар иде. Ә бүген мәктәпкә барасы. Иртәгә дә мәктәп. Бер атнадан да. Бер айдан да. Укыйсы килми!»

Таныш уйлармы? Барыбыз да шулай фикер йөртәбез бит, әйеме? Тик зарланырга уйлаган саен, бер хакыйкатьне исеңдә тот: уку елы да, балачак та бүтән кабатланмый, һәр мизгелнең кадерен белергә кирәк. Әгәр башыңа начар уйлар килә башласа, ял итеп алу өчен фильмнар кара.

Өч фильм тәкъдим итәм сиңа. Фильм геройлары белән танышкач,  уфтанмый башларсың, бәлки...

Исеме: «Сәлам, Джули» («Привет, Джули»)

Елы: 2010

Төшерелгән ил: АКШ

Режиссёры: Роб Райнер

«Сәлам, Джули» – балачакка кайтаручы, хыялланырга һәм дөньяга нәкъ менә бала күзлегеннән карарга мәҗбүр итә торган фильмнарның берсе. Бу фильм Джули Бейкер – бар нәрсәгә дә позитив күзлектән караучы яшүсмер кыз турында. Ул кечкенәдән Брайс Лоски дигән малайга гашыйк. Әмма без дигәнчә генә бармый бит тормыш. Джули – Брайска тагылып йөри, шуңа күрә егет аны сәер дип уйлый. Джулига карата антисимпатиядән кала берни дә кичерми. Соңрак Джулиның егеткә булган мөнәсәбәте үзгәрә, Брайс белән кызыксынмый башлый. Ә егетнең, киресенчә, Джулига карата хисләре барлыкка килә.

«Сәлам, Джули» фильмы сиңа бу ике яшүсмернең балалык мәхәббәте турында сөйләр.

Исеме: «Нәни принцесса» («Маленькая принцесса»)

Елы : 1995

Төшерелгән ил: АКШ

Режиссёры: Альфонсо Куарон

Бик ашыйсы килгән, күзең төшкән тәм-томны син башка кешегә бирергә әзерме? Юк? Ә мәрхәмәтле, бәләкәй Сара әзер. Әнисе юк аның... Әтисе хәрби хезмәткә китү сәбәпле, Сара интернатка эләгә. Интернатта Сараны кыерсытсалар да, аңа бик ямансу булса да, ул шат күңелле булып калырга тырыша. Ничек инде шулай – беркем дә аңламый. Мондый холыкның сере бик гади: Сараның, еракта булса да, яраткан әтисе бар! Ә әтисе аңа ышана!

Исеме: «Җирдә йолдызлар яна» («Звёздочки на земле»)

Елы: 2007

Төшерелгән ил: Һиндстан

Режиссёрлары: Амир Кхан һәм Амол Гупте

Ишан башка яшүсмерләрдән аерылып тора. Аңа башка балаларга җиңел бирелгән фәннәр авыр бирелә. Бу баланы дөнья аңламый. Дөнья гына түгел, үз әти-әнисе дә. Ишан имтиханнарын бирә алмый. Шуңа күрә әтисе аңа җәза уйлап таба: интернат-мәктәпкә укырга җибәрә. Шулай итеп, малай укучылар, кыерсытулар белән генә түгел, ялгызлык белән дә көрәшә. Үз эченә бикләнә. Шул рәвешле дөнья Ишаннан баш тартканда, аның тормышында рәсем укытучысы Рам Никум барлыкка килә. Ул – Ишан белән уртак тел тапкан беренче кеше. Ишан да укытучыны якын күрә.

Малай нишләр? Үзгәрерме? Тормыштан ләззәт табып яши алырмы? Барысы да Рам Никум кулында!

Бу фильм яшүсмерләргә генә түгел, өлкәннәр өчен дә файдалы булыр. Әлеге фильмнар баланы алган билгеләре, уңышлары өчен генә түгел, ә бар булганы өчен яратырга кирәклекне тагын бер кат искәртә!

Ләйсән АБДРАХМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев