20 сентябрь 2019 яңалыклары
-
НИ ӨЧЕН: ЙОКЫ!
Аннан тәмле нәрсә юк! Йокыдан, әлбәттә! Бүгенге “Ни өчен?” рубрикасын йокы темасына багышлыйбыз. Ни өчен караңгыда йокларга кирәк? Ни өчен көндез йоклап алу файдалы? Аз йокласаң, ни була? Хәзер беләбез! -
САЛКЫН ТИДЕ! НИШЛӘРГӘ?
Көз җитте. Яңгырлар башланды. Йөткергән, төчкергән кешеләр саны да арта башлады. Ә кайберәүләр инде хәзердән үк башларын да күтәрә алмый... Бүген без бергәләп тизрәк савыгу серләренә төшенербез. -
СИН АШАГАН РИЗЫГЫҢНАН КАНӘГАТЬМЕ?
16-26 сентябрь аралыгында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәктәп, балалар бакчаларында туклануга кагылышлы консультацияләр уздыра. Анда сыйфатлы һәм куркынычсыз туклануга турындагы һәр сорауга җавап бирәчәкләр. Әти-әниләр үзләре дә төрле тәкъдимнәр кертә алачак. Алар 2019-2020 елда меню төзегәндә исәпкә алынырга тиеш. -
ОНЛАЙН УКУ ПЛАТФОРМАЛАРЫ: НИЧЕК АЛДАНМАСКА?
Бүген белемнәреңне арттырасың килсә, интернетка тоташтырылган компьютер яки смартфоның булу да җитә. Онлайн белем алу ярдәмендә күп кенә нәрсәгә төшенеп була. Әнә, җәй көне генә дә мондый курсларны алучылар бермә-бер арткан. -
КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ КЛАССИК СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН КИНОТЕАТРЛАРДА КҮРСӘТӘЧӘКЛӘР
Казанда «Татаркино» һәм Камал театры яңа «Кино+Театр» проектын башлап җибәрә. Казан театрының репертуарыннан төшерелгән иң яхшы спектакльләрне «Мир» кинотеатрының зур экранында күрсәтәчәкләр. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. -
МИНА
Әбүзәрнең аяк астында нидер черт итеп куйды. Урман сукмагыннан ашыгып барган җиреннән ул капыл туктап калды. Берничә ел солдат хезмәтендә йөргән кешеләрдә генә була торган эчке бер тоем белән ниндидер хәтәр хәлгә тап булуын тойды. Зиһене белән бу хәлне ничек кенә кабул итәргә теләмәсә дә, күңеле белән тиз төшенде: ул минага басты!..