Логотип Идель
Бу – тема!

СИН АШАГАН РИЗЫГЫҢНАН КАНӘГАТЬМЕ?

16-26 сентябрь аралыгында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәктәп, балалар бакчаларында туклануга кагылышлы консультацияләр уздыра. Анда сыйфатлы һәм куркынычсыз туклануга турындагы һәр сорауга җавап бирәчәкләр. Әти-әниләр үзләре дә төрле тәкъдимнәр кертә алачак. Алар 2019-2020 елда меню төзегәндә исәпкә алынырга тиеш.

Кызыксындырган сорауларны берничә ысул белән бирергә мөмкин:

1. Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943;

2. Кулланучылар өчен консультация үзәгенең “кайнар линия”се буенча (843) 221-90-16 (көн саен 9.00-17.00, төшке аш вакыты – 12.00-13.00)

3. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә 273-15-83: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 10.00-17.00, җомга: 10.00-15.45, төшке аш вакыты: 12.00-12.45

Хәзерге вакытта укучылар, балалар бакчаларына йөрүчеләр СанПиН кагыйдәләре буенча сәламәт ризык белән тукланырга тиеш. Шул уңайдан, мәктәп, балалар бакчаларында туклану рационы төзелә. Аңа бер тәүлектә балалар ашарга тиешле продуктлар керә. Меню исә шушы рационнан чыгып төзелә. Кайнар ризык, кондитер, икмәк эшләнмәләре иртәнге аш, әбәт, полдник, кичке ашка бүленә.

Мәктәптәге менюга таләпләр нинди?

Аны төзегәндә, түбәндәге критерийлар исәпкә алына:

– меню баланың яше, физик йөкләмәсе, мәктәптә күпме вакыт уздырылуына карап төзелә;

– укучыларның яшен исәпкә алып, меню порцияләре авырлыгы, аларның энергетик кыйммәте, витамин, микроэлементларга бай булуы белән аерыла;

– 2-3 көнлек меню бер-берсе белән охшаш булырга тиеш түгел;

– укучыларны мәктәптә ике тапкыр (иртәнге аш, төшке аш) кайнар ризык белән тукландырырга тиешләр;

– “продленка”га йөрүчеләр өчен полдник та булырга тиеш;

– иртәнге аш-төшке аш-полдник аралыгы 3,5-4 сәгать булу зарур;

– менюны төзегәндә яңа гына пешерелгән ризыкларга өстенлек бирелергә тиеш;

– ризыкларны әзерләгәндә берничә ысул кулланыла ала: парда пешерү, кайнату, духовкада әзерләү; томамлап пешерү

– укучыларның туклану рационында көн саен ит, сөт, сыер һәм үсемлек мае, арыш һәм бодай ипие; 2-3 көнгә бер тапкыр балык, йомырка, сыр, эремчек, сөт продуктлары булырга тиеш.

Менюда ниләр булырга тиеш түгел:

– тиз бозыла торган продуктлар (казылык эшләнмәләре, кыздырылган, пешерелгән әйберләр, өй һәм сәнәгать продуктлары; кремлы кондитер эшләнмәләре, сөт ризыклары, шул исәптән глазурьлы сырлар, балык, ит консервалары);

– срогы чыккан һәм сыйфатсыз ризыклар;

– бозылган җиләк-җимеш, шул исәптән кавын, карбыз;

– пирожное, тортлар;

– гөмбә һәм алардан ясалган кулинар эшләнмәләр;

– куас;

– ысланган сыр, ит, казылык;

– вак бәлеш, чебурек, фри бәрәңгесе;

– уксус, горчица, керән, кызыл, кара ачы борыч, бик ачы тәмләткечләр;

– ачы соус, кетчуп, майонез, кабымлык өчен булган консервалар, маринадланган яшелчә, җиләк-җимеш;

– кәһвә, энергетик эчемлек;

– абрикос төше, арахис;

– газлы эчемлекләр (лимонад, газлы минераль су);

– үсемлек майларыннан ясалган сөт ризыклары һәм туңдырма;

– сагыз;

– чипсы, кириешки, кыздырылган көнбагыш;

– карамель;

– 0,5 литрдан зуррак савытлардагы соклар;

– кумыс һәм составында этанол 0,5%тан арткан сөт ризыклары;

– гамбургер, хот-дог, пицца;

– тиз пешерелә торган беренче һәм икенче ашлар.

Мәктәпләрдә балаларны су белән тәэмин итү режимының да оештырылуы зарур. Су – йә стационар фонтанчикларда, йә махсус савытларга тутырылган булырга тиеш. Укучылар суны үзләре эчә алырга тиеш. Мәктәпләргә китертелә торган бутильләргдәге су сыйфатлы булу мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев