Логотип Идель
Иҗат

МИНА

(Хикәя)

Әбүзәрнең аяк астында нидер черт итеп куйды. Урман сукмагыннан ашыгып барган җиреннән ул капыл туктап калды. Берничә ел солдат хезмәтендә йөргән кешеләрдә генә була торган эчке бер тоем белән ниндидер хәтәр хәлгә тап булуын тойды. Зиһене белән бу хәлне ничек кенә кабул итәргә теләмәсә дә, күңеле белән тиз төшенде: ул минага басты!..

Баштарак һич курыкмады. Хәтта елмаеп куйды. Кирәк бит, ә? Көненә йөзләрчә кеше үтеп йөри торган сукмакка куелган «сукыр мина»га нәкъ менә ул – бер айдан хезмәтен тутырып өенә кайтып китәчәк Әбүзәр килеп капсын әле! Бигрәк кызык булды... Ай-һай, кызык микән? Бер дә кызыкка охшамаган бу... Үлемнең авызына килеп керде ләса ул... Әҗәлнең күзенә басты...

Ничек кенә үзен битәрләсә дә, Әбүзәр нинди бәлагә тарыганын аңлап җиткерми иде әле. Үрә басып торган килеш аяк астындагы калку җирне өйрәнеп чыкканнан соң гына ул үзенең хәтәр үлем каршында калганын аңлап алды. Кеше гомерендә бер генә була торган гомер мизгеле җитте...

Менә бервакыт Әбүзәрнең җаны йөрәгеннән купты – ул бит шушы урында ятып калачак! Тәне, йөзе кеше танырлык булмаячак... Бу тәнне, бу йөзне күреп, ерак Татарстанда, Тау артындагы Камырлы авылында калган әтисе, әнисе акылдан язачак!.. Әле аңа кадәр бик озак кайсыдыр госпитальнең салкын базында тотачаклар. Авылына хәбәр итү юк та юк инде... Берничә айдан соң гына «Улыгыз ба- тырларча һәлак булды» дигән «кара кәгазь» җибәрәчәкләр. Андый хәлләр күп булды монда... Кайбер солдатларны әти-әниләре килеп эзләп йөрде хәтта... Ләкин Әбүзәрне озак тотмаячаклар. Армия өчен үзе мина белән бер булачак ул... Теткәләнеп беткән гәүдәгә берәр ко- миссиянең килеп юлыгуы бар бит...

Их, кайтырына да күп калмаган иде!.. Күп дигәндә, бер-ике ай. Бер атнадан аларны Грозныйга күчерәчәкләр... Аннары – өйгә... Әнисенең җылы түшәгенә!.. Татарлары янына!.. Их!.. Чечня афә- теннән котылдым дигәндә генә... Көтәргә кала. Кемдер барыбер килеп чыгар, коткарыр аны. Бу афәттән йолып алыр. Минадан ко- тылуның төрле ысуллары бар ласа... Ходай Тәгалә үзе дә ташлап бе- термәгәндер аны. Ул да игелекле ишарәсен күрсәтми калмас...

Әбүзәр, йөзен чытып, күз карашлары белән генә түгел, бөтен җаны-бәгыре белән тирә-юньгә каранды. Соңгы бер ел эчендә бу юл- дан ул йөз генә түгел, мең мәртәбә үтеп-сүтеп йөргәндер... Бу сук- макны аларның батальоны саклый. Аның бер ягында ингушлар, икенче ягында чеченнар яши. Ике ил арасындагы чик кебек ул. Шушы сукмак ике якны да үзенә тартып тора, хәтта шулай тоела: ике ха- лыкның язмышы нәкъ менә шушы чик-сукмакта хәл ителә кебек...

Инде менә Әбүзәрнең язмышы да... Ни кагылышы бар соң аның бу халыкларга? Үз Татарстанында, үз җирендә яшәп ятса, ата-бабалары җирендә гомер кичерсә нәрсә була иде инде?.. Нигә дип килде ул монда? Ни калган аңа монда? Ни пычагым калган?!

Тукта... Тынычлан... Кызма, малай актыгы! Булганы булган инде. Моннан соң ни буласын уйларга кирәк... Котылу чарасын күрергә... Әбүзәр тирә-юньне өйрәнә башлады. Сукмак алай ук тар түгел икән... Үрелеп, агач ботакларына тотынам димә... Киң булмый ни... Дусы да, дошманы да шушыннан үтеп йөри ләса... Якын-тирәдәге авылларга алып бара торган бердәнбер юл-сукмак. Әбүзәр үзе дә ике ел буе таптады аны. Юк шул, хезмәте таләп иткәнгә генә түгел. Мон- нан ике чакрым ераклыкта ингуш авылы бар. Анда әллә каян гы- на килеп чыккан берничә татар гаиләсе яши. Алар инде күптән үз телләрен онытканнар, ингушча сөйләшәләр, чечен телен аңлыйлар. Әмма шунысы да бар: татарчаларын онытсалар да, татарлыкларын онытмаганнар алар. Үзләре татар телендә бер сүз әйтә алмасалар да, исемнәрен татарча кушалар: Ләйсән, Бәйрәм, Яшәр, Бәхет... Әнә шул Бәхет дигән кыз янына ул ике ел буе йөрде.

Район үзәгендәге базарда очраштылар алар. Бәхет эремчек сатып тора иде. Әбүзәр аңа шундук игътибар итте: әнисе эшләгән эремчеккә охшаган иде бу кызның эремчеге. Татарлар гына шулай чиста итеп, төерләргә укмаштырмыйча сөзә беләләр эремчекне... Күңеле тулып киттеме, Әбүзәр базарның тап уртасында, үткән-сүткән кешеләргә күзен дә күтәреп карамыйча, тыйнак кына басып торган кыз янына килде.

– Сколько?

Кыз эремчекнең бәясен әйтте. Әбүзәр сатулашып торырга уйламады да. Бераз кыйммәтрәк тоелса да, кызның бөтен эремчеген алып, гарнизонга ашыкты. Үзе генә сыйланып калмады, өй ризыгына тансыклаган хезмәттәшләренә дә өлеш чыгарды. Ләкин бу «эремчек мәҗлесе» күңелсез тәмамланды. Исерек иярченнәре белән килеп кергән контрактник Удавиченко аларның ризык өстәлләрен күтәреп ташлады. Борын асларына әле яңа гына мыек төртә башлаган малайларның үзләрен як-якка очырды. Бер Әбүзәргә генә кулын күтәрмәде. Ни өченме? Аның тарихы бар.

Солдатлар телендә «Удав» дип кенә йөртелгән бу бәндә кисәге бөтен батальонны үз кулында тота иде. Хәтта офицерлар да аның белән сүзгә килмәскә тырышалар. Бу частьта бөтен солдат та аның кулыннан, дөресрәге, йодрыкларыннан уза. Баштарак Әбүзәр дә күп ашады бу йодрыкларны. Удавиченконың тагын бер «шөгыле» солдатларның канына тоз сала. Бүрәнә кебек беләкләре белән малайларның муеннарыннан кысып тотып, һушларын югалтканчы буа иде ул аларны. Ул бер Әбүзәрнең муенына гына кулын озайта алмады.

Бердәнбер көнне Әбүзәр бу әзмәвер затка каршы баш күтәрде. Ул үзенең берничә ел Сабантуй батыры булып йөргәнен, данлыклы милләт улы булуын исенә төшерде. Һәм бер кичтә, отбойдан соң, Удав белән канга-кан, җанга-җан килеп сугышты. Үзен, бер-ике мәртәбә күтәреп алып, җиргә тәгәрәтеп җибәргәч, Удавның кикриге тиз шиңде. Ул, аксаклый-туксаклый, сүгенү катыш шыңшый-шыйшый, каптеркасына кереп бикләнде... Шуннан башлап ул Әбүзәргә каныкмый, әмма үчен дә йотып бетерми, җай чыкканын көтеп, мәкерен күңелендә йөртә...

Эремчек вакыйгасыннан соң Әбүзәр базарга ешрак йөри баш- лады. Теге кызның сөт-каймагы, эремчеге хуш килде аңа. Кыз үзе дә ошамаслык түгел иде. Зур кара күзле, кара кашлы, ак йөзле, алсу иренле бу кызны күрәсе килү теләге аңа һич тынгы бирми иде. Бер очрашканда, Әбүзәр аның исемен сорады.

– Бәхет...

– Бәхет? Матур исем... Татар исеменә охшаган...

– Әйе, мин – татар...

– Татар? Син татар кызымы? Каян килгән монда татарлар?

– Без бу якта күптән инде. Бабаларның бабалары да монда яшәгән. Татарча гына белмибез... Сез татармы әллә?

– Татар. Әбүзәр.

– Мин – Бәхет... Ә син минем исем нәрсә белдергәнен беләсеңме?

– Беләм, нишләп белмәскә?! Бәхет ул – счастье! Син бик бәхетле булачаксың, чөнки синең исемеңә үк: «Бу кыз бәхетле», – дип язылган...

Шулай танышып киттеләр. Дуслашып алдылар. Килгән саен, Әбүзәр кызга берничә татар сүзе өйрәтә. «Исәнме», «рәхмәт», «ипи», «сөт», «әти-әни», «туган авыл», «туган йорт», «язмыш»... «Яратам» сүзенә җиткәч, Бәхет, кызарып, карашларын аска төшерә, яулык чи- те белән йөзен каплый...

 

* * *

...Якында медер-медер сөйләшкән тавышлар ишетелде. Әбүзәр сагаеп калды. Җиргә чүкте. Тавышлар килгән якка колагын куеп тыңлый башлады.

Юк, безнеңчә түгел бу авазлар. Ни русча, ни татарча... Чеченнар. Бу якта сирәк булалар алар. Күбрәк ингуш боевиклары йөри. Ә болар – чеченнар. Димәк, кызганмаячаклар. Канын эчәчәкләр икән Әбүзәрнең. Соңгы сулышы шушында алыначак, соңгы тамчы каны шушында тамачак икән аның... Әллә аякны тартып алырга инде? Пычактан суелганчы, бер мизгелдә мең кисәккә теткәләнеп очасың... Һәм вәссәлам! Юк-юк, бу турыда уйларга да ярамый. Ахырга чаклы үз аңында, үз ихтыярында, юк-юк, язмыш ихтыярында калачак ул. Инде бер мәлдә үлем сәгате суга икән, Әбүзәр теге дөньяга дошманнарын да үзе белән алачак... Ходай каршында ничек бәяләнер бу үлем, анысы караңгы, әмма иле, халкы алдында аның йөзе, күңеле, анты чиста калачак...

Ул арада тау сукмагында өч сакалбай күренде. Чынлап та чеченнар. Аларның башлыклары да, сакаллары да үзләренчә. Хәнҗәрләрен дә бил читенә түгел, алгы итәккә тагалар... Сөйләшүләрендә кырыслык бар, хәтта ниндидер ачы усаллык бар...

Автоматларын алга таба төбәп килүче сакалбайлар, сукмак уртасында чатанлап басып торучы Әбүзәрне күреп, туктап калдылар, якындагы куак артына постылар... Аннары, Әбүзәрнең зыянсыз булуын, бары тик ниндидер бәлагә таруын чамалап, кабат, берәм- берәм, сукмак читендә пәйда булдылар.

Әбүзәр билендәге хәнҗәр сабына тотынды. Ләкин сугышырга аның уенда да юк иде. Урыны ул түгел. Моны сакалбайлар да сизенде, ахры. Алар, автоматларын аркаларына шудырып, ике-өч си- керүдә Әбүзәр янына килеп җиттеләр, әйләндереп алдылар. Ләкин шундук читкә сибелделәр. Әбүзәрнең мина өстендә басып торуын күреп алдылар, ахры.

Чечен разведчикларының үзара сөйләшүеннән шуны аңларга була иде. Аларның берсе Әбүзәрне үтерү, юк итү ягында. Икенчесе, мина шартласа, шау-шу кубачак, барган җиребезгә барып җитә алмаячакбыз, ниятләгән кеше белән очраша алмаячакбыз, димәкче була. Өченчесе, башлыклары булса кирәк, үзенчә фикер йөртте, ахры. «Бу мина беркая да китмәс, эшне башкарып кайтканда хәл итәрбез. Ул вакытта бу урысны нишләтсәгез дә бер сүзем юк...» – диде ул ярым рус, ярым чечен телендә.

Чеченнар китеп югалгач та, Әбүзәр, нишләргә белми, кымшанмый-нитми озак кына торды әле. Ул гүя үлеп терелде. Аның аркасыннан шыбырдап тир ага иде. Күз алдыннан бөтен гомере үтеп китте... Әбүзәр шул кыска гына гомер аралыгыннан якты мизгелләр эзләргә кереште, әлеге мизгелләргә тотынып, ничек тә бу гөнаһлы, әмма бертуктаусыз бәхеткә ымсындырып торучы дөньяда исән калу иде аның теләге...

...Бер очрашуда Бәхет аны үзләренә – тау артындагы авылларына чакырды. Әбүзәр иң элек баш тартты. Аларга торак пунктларга йөрергә кушмыйлар. Авыл-салаларга «самоволка»га йөргән солдатлар- ның гомерләре аз өзелмәде Чечняда. Сугышның алдаткычлары күп. Барып кабуыңны сизми дә калырсың... Аннары... Нәрсә дип әйтер ул Бәхетнең әти-әнисенә? Танышы дипме? Тагын кем дип?.. Кызны да куркыныч астына куячак ул. Монда егетләр белән аулакта күренгән кызларны шундук бозылганнар рәтенә кертәләр...

– Әтием чакырды... Бик чакырды... Татарларны күрәсем килә, диде...

Бу инде мөһим сәбәп иде. Кызның чакыруын кабул итәргә ышанычлы дәлил иде. Авылга барачагын взвод командиры белән килештереп, Әбүзәр икенче көнне үк, Бәхеткә ияреп, тау артындагы авылга китте. Һәм барганына үкенмәде. Бик ипле, күңелчән кешеләр булып чыкты Бәхетнең ата-анасы. Салман белән Айшә исемле бу мөлаем кешеләр чыраенда татар чалымнары бик аз калган булса да, холык-фигыльләре исә: «Мин – татар!» – дип шәрран ярып тора иде.

Бик матур утырдылар бу көнне. Елашып та, җырлашып та алдылар. Тәмле шәраблардан авыз иттеләр. Бераздан аларга тагын ике гаилә кушылды, шулай ук татарлар. Аларның да күңелләре мөлдерәмә тулы, аларның да моңнары бар, ләкин телләре юк... Шыңшып тик утыралар. Әбүзәрдә икесе дә бар. Шуңа күрә күбрәк ул җырлады, ул моңланды. Кәефләре булып алган татар-ингушлар Әбүзәрдән татарча сөйләтеп карадылар, аның артыннан кабатларга тырыштылар... Барып чыкмагач, өстәл төя-төя, ачыргаланып үкседеләр...

Күз яше күп булса да, барыбер күңелле булды бу очрашу. Бер кочак күчтәнәч күтәргән Әбүзәрне Бәхет озатырга чыкты. Егет шунда беренче мәртәбә Бәхетнең кулыннан тотты. Кыз Әбүзәрнең көрәктәй киң, кытыршы учларыннан кайнар беләкләрен тартып алырга уйламады да...

Атнага бер мәртәбә Әбүзәр Бәхетләр авылына төшә торган булды. Взвод командиры җибәрмәсә, качып китә иде. Әмма барыбер Бәхетне күрми калмый, аның газиз кулларын кысмый калмый... Кызның кайнар учлары, олы йөрәк кебек, ялгыш кагылып кына киткәндә дә сулкылдап-тибеп торган яшь, мәхәббәтле тәне аның кырыс хәрбиләр тормышында өшеп туңа башлаган йөрәгенә ныклык, җанына җылы биреп торалар иде...

 

* * *

Тагын тавышлар... Әбүзәр тагын сагайды. Болары кемнәр икән? Безнеңчә сөйләшәләр. Димәк, безнекеләр. Котылуы шушы икән. Ниһаять, аның теләкләре Ходай Тәгаләгә барып иреште. Их, Алла- һы хәзрәтләре, үзенең бөтен фәрештәләре белән бергә, аңа шушы минадан арынырга да булышса...

Хәрби часть ягыннан килүче сукмак башында пәйда булган беренче кешене күрүгә, Әбүзәрнең күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. Удав! Бума елан! Моңардан игелек көтәм димә! Юлында очрасаң, мина өстендә тормаган булсаң да, бүрәнәдәй беләкләре белән буып китәр бу бәндә...

Әнә, ике дустын ияртеп, авызларын ыржайтып килеп тә җиткән... Аркасында ике автомат. Калганнарда да икешәр автомат. Нәрсә бу?

«Наряд» яки «зачистка» вакыты булмаса, аларга бер автомат тотарга да рөхсәт ителми ләса... Бик серле юлга чыкканнар болар...

– Что такое? Как вкопанный стоишь?!

– Мина...

– Мина? – Удавиченко читкә тайпылды. – Какая мина? Әбүзәр аяк астына ишарәләде. Менә, басып торам, янәсе...

Тегеңә шул җитә калды. Черек тешле авызларын ыржайтып, көлеп җибәрде. Башкалар аңа кушылды...

– Вот да, малайка... Татарин-барин, сел на мину!.. Ха-ха-ха...

– Товарищ сержант, вытащи, помоги... – Әбүзәр, бөтен горурлыгын, татарлыгын җиңеп, төергә каткан тамак түреннән берничә сүз өреп чыгарды. Иң авыр минутларда, үзара нинди генә мөнәсәбәтләрдә булсалар да, хәрбиләрнең бер-берсенә ярдәм итәчәгенә ышана иде ул.

– А, вот как? Помощь нужна? Знаешь... Времени у нас нет! Так ведь, братаны? Нам нужно быстрее продать эти автоматы. Кстати, ты не видел тут чеченцев? Не видел... Видел бы, не был бы жив... Ладно, без обид. На том свете встретимся... Ты очень скоро там окажешься. А мы потом... Мы погуляем еще... Ха-ха-ха...

Әбүзәр тагын ялгыз калды. Тагын бер мәртәбә якындагы куак ботакларына үрелергә тырышып карады. Тота алмады... Тотып нишли инде ул? Пычагым да эшли алмый... Бәлки, минаны сүтеп карарга- дыр? Юк, булмас... Чертләде бит инде... Төймәгә басылды... Бушатасы гына калды... Аннары шартлыйсы...

Их, дөньясы!.. Ходай Тәгалә ташлады аны бүген. Йөз чөерде. Йә, аның каршында нинди гөнаһлары бар соң аның? Ә? Нинди?..

Нишләп булмасын?! Бүгенге көне тоташ гөнаһтан тора түгелмени? Ул бит Бәхет белән араны өзеп кайтып килә. Ә Бәхет аңа ышанган иде, аның белән гомерен, язмышын, бәхетен бәйләгән иде.

...Алар бер ел буе очрашып, аралашып тордылар. Дуслыклары мәхәббәткә үсте... Бигрәк тә кыз үлеп гашыйк булды. Моңа кадәр беркемгә дә йөрәген ачмаган Бәхет шашып, хыялыйланып яратты. Әбүзәр киләсе көнне, авыл читенә чыгып, сәгатьләр буе көтеп тора, берәр сәбәп чыгып көткәне килми калса, озак кына үпкәләп йөри, сабыйларча елап-үксеп бетә... Озакка түгел. Әбүзәрнең бер-ике шаян сүзеннән соң тагын елмая-көлә башлый, бәхетле чагына кайта...

Кызга карап, Әбүзәр еш кына уйлый: бу кадәр яратып була микәнни? Шундый көчле, илаһи мәхәббәт тә булыр икән! Әбүзәр үзе алай ук ярата алмый, ахры. Әллә шушы хәрби тормыш аның күңелен эремәслек итеп катырып куйганмы, ул хисләрен барыбер ахыргача бушатып җибәрә алмый әле... Ярата ул Бәхетне, бөтен җаны-бәгыре белән аңа тартыла, күрми торса, сагына, юксына... Тик Әбүзәрне Бәхетнең киләчәк язмышына кертеп җибәрми торучы хис тә бар. Нинди хис, нинди тойгы ул – Әбүзәр анык кына әйтә алмый. Авыл- да калган сөйгән ярмы? Ул кадәр өздереп кенә вәгъдәләшкән кызы да юк аның... Бәхетне, аның гаиләсен чын татар итеп күңеленә ала алмыймы? Юк-юк, бу гаилә – чын татар гаиләсе! Татарча сөйләшеп тә иманы какшаган бик күп татарларга караганда татаррак әле алар! Әнә бит, Әбүзәр белән елдан артык кына аралашалар – инде шактый татарчага өйрәнеп алдылар, җырларын да ыңгырашып-шыңшып түгел, сүзләр белән җырлыйлар, догалы теләкләрен дә татарча теләргә тырышалар...

Ә бүген... Бүген зур вакыйга булды Бәхет яшәгән йортта... Кызның әтисе белән әнисе, калган балаларын алып, күрше авылга кунакка киткән иде. Барганда ук күңелендә давыл уйнатып барган Әбүзәр, күрешүгә үк, Бәхеткә үзенең берничә көннән Грозный- га күчәчәген, аннары, хезмәтен тутырып, туган якларына кайтып китәчәген әйтте. Кызның күңеле җәрәхәтләнеп өлгергәнче, шундук өстәп тә куйды:

– Һич борчылма, яме. Мин тиздән киләчәкмен, сине алырга киләчәкмен... Билләһи!

Кыз ышанып җитә алмадымы, әллә сорарга кирәк булганга гына сорадымы:

– Килерсеңме? – диде.

– Киләм-киләм, ничек килмим ди... Син минем бәхетем бит, бәхетсез ничек яшим инде мин?.. Йә, уйлап кара!

Әбүзәр кызга нинди генә матур сүзләр әйтсә дә, аны ничек кенә ышандырырга тырышса да, Бәхет барыбер моңсуланды, уйчанланды...

Бәхет дөрес сизенә: Әбүзәр бүтән монда килмәячәк. Аның бүгенге вәгъдәләре буш, сүзләре ихлас түгел. Үзенең туган нигезенә кайтып кына җитсен әле, бу якка бер адым да атламаячак, начар төш кебек, бу кан-яшьле, хәсрәтле дөньяны шундук онытачак. Бәхетне онытмас онытуын, күңелендә җылы бер хатирә итеп саклар, әмма бу хатирә дә гомерлеккә бармас, бердәнбер көнне суыныр, юылыр, онытылыр...

– Килмәсәң дә, онытма мине...

Хушлашканда, Бәхетнең соңгы сүзләре шушы иде. Әбүзәр бу юлы дәшмәде. Кыз каршында тезләнде дә башын аска иде...

* * *

Тукта! Кайдадыр тавышлар бар... Тагын кемдер килә... Теге чечен бандитлары гына булмаса ярар иде. Шулар! Бу карлыккан тавышлар Әбүзәрнең бәгыренә сеңеп калды... Ә болары кемнәр? Русча сөйләшәләр... Удав бит бу! Ну елан! Димәк, очрашканнар, табышканнар... Нишләптер, бик ямьсез сөйләшәләр... Сатулашалар, ахры... Менә бит ничек, ә? Бу хәшәрәт зат чеченнарга автомат сатып яткан бит! Ул автоматлар Әбүзәр кебек гап-гади авыл егетләренә төбәп атар өчен алына ласа!

Әбүзәрнең ачуы эченә сыймады. Ул, үзенең котылгысыз хәлен дә онытып, ачыргаланып сүгенде... Ул ачуыннан айнып киткәндә, тавышлар шактый якынайган иде инде. Шул минутта йөрәгендә кайнаган ярсу хисләр ташкыны Әбүзәрне хәтәр адымга этәрде. Бу хәлиткеч адымны ясарга көч бирде. Якынлашып килүче хәшәрәтләр кулына эләгеп кара канга тузганчы, аягүрә басып үлүне дөресрәк күрде аның йөрәге. Һәм ул, гомердә булмаган тәвәккәллек белән, аягын мина өстеннән тартып алды. Ходай катына эләгү өчен ниндидер изге сүзләр дә пышылдарга уйлаган иде, кайчандыр әбисе ятлаткан догалар онытылган булып чыкты... Әбүзәр бары тик чытырдатып күзләрен йома алды, дөм караңгылыкта хәтәр шартлауны тәненә, җанына, язмышына кабул итәргә әзерләнде... Ул хәтта үлем чигендә адәм баласының күз алдыннан уза торган гомер мизгелләрен дә күрмәде... Күрергә теләмәде дә... Бары тик зәһәр шартлауга кадәр үтәргә тиешле вакыт мизгелләрен генә санады: «Бер... Ике... Өч... Дүрт...» Тагын бер мәртәбә санады: «Бер... Ике... Өч... Дүрт...» Тагын, тагын...

Мина барыбер шартламады.

Әбүзәр, кырт борылып, мина яткан җиргә карады. Аның баскан эзендә аркылы-торкылы урталай сынган ботак кисәге ята иде...

Мина булмады микәнни? Ап-ачык тойды ласа ул табан астында үлем төрелгән тимер катысын... Мина булмагач, шул гомер нишләп басып торды соң ул, алайса, әйләнчек, тиле бәрән кебек?.. Нишләп тиле булсын, бар ул, бар мина! Менә хәзер тагын бер мәртәбә басып караячак... Минаның барлыгын исбат итәчәк...

Ләкин Әбүзәр баягы эзенә кабат баса алмый калды. Аргы сукмак очына төшкән кояш яктысында якынлашып килүче бәндәләрнең эреле-ваклы шәүләләре уйнаклый башлады. Ул, мина өстенә басар өчен күтәргән аягын кире алып, янәшәдәге куак ышыгына сикерде, аннары, иелә-бөгелә, якындагы әрәмәлеккә таба йөгерде... Барып җитә алмады, аны берничә мизгел элек кенә үзе басып торган сук- мактагы шартлау тавышы куып җитте. Шул мәлдә үк ачыргаланып кычкырган, иңрәп ыңгырашкан авазлар ишетелде... Нәрсә эшләгәнен дә аңышмыйча, Әбүзәр җиргә капланды. Зиһененнән чагылып үткән иң беренче уй ачы хакыйкатьнең чираттагы тантанасы иде:

«Ул хаклы булган! Сукмакта мина булган! Әбүзәр ялгышмаган!..»

Әбүзәр торып утырды. Аягүрә басты. Ул бу мәлдә тере дә, үле дә түгел иде. Бу мәлдә ул, яңа туган сабый кебек, саф һәм гөнаһсыз иде. Аның тормышында әлегә бер генә мизгел, язмышымы, Ходай Тәгалә ишарәсе бар. Бу мизгелнең, ымның, ишарәнең исеме – Бәхет – иң матур исемнәрнең, иң мәгънәле сүзләрнең берсе... Бу исем, бу сүз – Язмыш, Яшәү, Мәхәббәт дигән исемнәрнең, сүзләрнең туганы. Әбүзәр бу исем-сүзләрнең мәгънәсенә бүген генә төшенеп җитте. Их! Гомерне өр-яңадан башлау нинди рәхәт... Кулларны күккә чөеп басып тору ничек рәхәт!.. Басып торганда табан астында мина булмавы ничек рәхәт!..

Әбүзәр кабат җиргә чүкте, чалкан егылып төште. Карашы шундук күк киңлекләре буйлап чапты. Карашына ияреп, җаны да шул чиксезлеккә менеп китте. Ул шулай күк дөньясын офыктан офыккача иңләп йөрде дә, гөмбәзнең тап урта бер җирендә тукталып, җиргә үрелеп карады. Иң беренче күргәне тау артындагы авыл иде. Авыл читендәрәк урнашкан таныш йорт бик моңсу күренә. Йорт-утарны уратып алган таш койма өстендә бер кыз басып тора... Ул, үрелә-үрелә, Әбүзәр яткан әрәмәлек ягына карый... Борчылып карый. Чөнки баягы шартлауны ул да ишеткән, әрнү итеп күңеленә алган... Җан барысын да аңлады. Җан бит ул, илаһи нәрсә. Ул бу мәлдә нишләргә кирәген төгәл белә иде. Тизрәк үз иясенә төшеп, аны шушы авылга, борчылып көтеп торучы шушы кыз янына алып барырга тиеш ул! Шулай гына аклап була бу хәсрәтле, сугышлы, шартлаулы дөньяны! Шулай гына яклап була!

Үз артыннан җылы җилләр уйнатып иясенә кайтып килүче җан йомгагы, юл уңаеннан, баягы мина шартлавыннан җир өстенә күтәрелгән кара төтен сөремен таратып җибәрде, аннары гына әрәмәлек уртасындагы ачык аланда нәүмизләнеп ятучы Әбүзәрнең бәгыренә төшеп ятты...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев