11 сентябрь 2019 яңалыклары

  • 11 сентябрь 2019 - 17:20
    СИШӘМБЕ КӨН КИЧ БЕЛӘН... КАМАЛ ТЕАТРЫ КУНАККА ЧАКЫРА!
    Г. Камал театры 22 һәм 29нчы октябрьдә шундый исемдәге яңа проектка кунакка чакыра. Кичке сәгать 6да башланачак спектакль өч пьесаны үз эченә ала. Бу – Сөмбел Гаффарованың “Парковка” (режиссеры Олег Кинзягулов), Энҗе Гыйззәтованың “Ишекләр” (режиссеры Рамил Гәрәев) һәм Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” (режиссеры Фәрит Бикчәнтәев) әсәрләре.
    33
    0
    0
  • 11 сентябрь 2019 - 16:38
    ЯҢА УКУ ЕЛЫНДА НӘРСӘГӘ ӘЗЕР БУЛЫРГА?
    Яңа уку елында бар да гадәти кебек тоелса да, 2019-2020 уку елы яңалыклар да әзерләп куйган икән бит. Соңыннан, терсәкне тешләп, аптырап утырмас өчен, алдан белеп, әзерләнеп куюың яхшырак. Нәкъ солдатка барганда, әзерләнгән кебек.
    58
    0
    0
  • 11 сентябрь 2019 - 14:56
    ГОШЕР СӘДАКАСЫ: НӘРСӘ УЛ ҺӘМ АНЫҢ КҮЛӘМЕ НИНДИ?
    Үзен мөселман дип санаган һәр кешегә гошер сәдакасын тапшыру кирәк санала. Чөнки без җыеп, казып алган һәр җиләк-җимеш һәм яшелчә – Аллаһ нигъмәте. Аның рәхмәтенә ирешү һәм киләсе елда да мул уңыш җыеп алу өчен гошер сәдакасын тапшыру мөһим. Бу хакта Коръәндә әйтелә.
    47
    0
    2
  • 11 сентябрь 2019 - 14:40
    WORLDSKILLS 2019: КАЗАННЫКЫ ТӘМАМ, ШАНХАЙДА РЕВАНШ АЛЫРГА!
    Булды! Бетте! Тәмам! Җиңел сулап куярга була. Эшче профессияләр өлкәсендәге 45нче WorldSkills дөнья чемпионаты тәмамланды. Аны оештыручылар, әзерләүчеләр, анда катнашучылар да хәзер бераз гына ял итә ала. Тик озакка түгел: алда тагын дөнья чемпионаты көтә. Ул 2021нче елда Кытайның Шанхай шәһәрендә узачак. Димәк, дилбегәне дә ныклап тотарга кирәк.
    29
    0
    0
  • 11 сентябрь 2019 - 11:41
    КАЙСЫ РИЗЫКЛАРНЫ КУЛЛАНЫР АЛДЫННАН ЮАРГА ЯРАМЫЙ?
    Россия сыйфат системасы экспертлары кулланыр алдыннан юарга киңәш ителми торган продуктлар исемлеген әзерләгән. Әйтергә кирәк, бу исемлек күпләр өчен сәер кебек тоелачак.
    71
    0
    0
  • 11 сентябрь 2019 - 10:49
    ҖӘЙ КӨНЕ ТАТАРСТАН БАЛАЛАРЫ КАЙЛАРДА ЯЛ ИТКӘН?
    Чебешләрне көзен саныйлар, диләр. Җәйге ялга да йомгак ясар чак җитте. Быел республикабыздагы балалар кайсы лагерьларда ял итеп өлгергән? Кайларда сәламәтлекләрен ныгыткан соң?
    31
    0
    0
  • 11 сентябрь 2019 - 09:48
    КФУда ТАТАР ТЕЛЕ КУРСЛАРЫНА ЯЗЫЛЫРГА САНАУЛЫ КӨННӘР КАЛЫП БАРА
    Казан Федераль Университетында быел да татар теле буенча бушлай курслар узачак. Бу турыда югары уку йортының сайтында хәбәр ителә.
    32
    0
    1
Шәп укыла
  • 6 сентябрь 2019 - 14:06
    ӘТИ ЙОРТЫ Гөлсинурга авылда атасыннан мирас булып калган йортлары турында әнисе Сәвия бүген тагын шалтыратты: - Кызым, син кайчан барып рәтләп киләсең инде андагы эшләрне? Эчендәге әйберләрен җыеп түгәргә дә, сатарга кирәк инде өйне. Күпме торыр ул? Болай хуҗасыз килеш торса, тиз черер. Урыны да әйбәт йортның. Авыл уртасында. Хакларның әле әйбәт чагы. Акчасы артык булмас, кирәк җире табылыр.
    4756
    2
    92
  • 8 сентябрь 2019 - 10:29
    ИСКЕ ЙОРТ Яңа йорт салып, анда күченгәнгә тугыз ел үтсә дә, Гайшә карчык түбәләре тишелгән, ишеге кыйшайган, күбесенчә келәт вазифасын үтәгән иске өйне сүтәргә улы Рәискә моңа хәтле һич кенә дә ризалык бирергә теләмәде. Рәис, иске йортны сүтик, дип ничә кат сүз башламасын, Гайшә әби улының игътибарын башка якка бора торды, я аңа бик тә мөһим бүтән эш табып биргәләде.
    2804
    1
    78
  • 5 сентябрь 2019 - 10:08
    ӘНИ, СУ БИР! Зур хастаханәнең реанимация бүлеге янында күн эскәмиягә сеңеп диярлек утырган, ябык гәүдәле, башына ак яулык бәйләгән, моңсу-җитди кыяфәтле карчык яныннан табиблар, шәфкать туташлары тыз-быз үтеп йөри. Инде икенче атна моннан китми диярлек утырган әби аларның барысын да өмет тулы карашы белән каршы ала һәм сагыш белән озатып кала. Шәфкать туташлары... Нинди мәгънәле бу исем! Шәфкатьле!.. Менә берәрсе янына килер дә, әйтер кебек: ”Әбекәй, кызыгыз терелде. Бүген аны өйгә алып кайтып китәрсез”, - дияр кебек.
    2407
    0
    58
  • 24 август 2019 - 18:02
    ӘНИЗӘР (ХИКӘЯ) Алар газета-журнал нәшриятында очраштылар. Әнизәр, бер кочак кәгазь күтәреп лифттан чыгып килгәндә, колагына телефонын “ябыштырган” берәү белән бәрелеште.
    1840
    0
    20
  • 2 сентябрь 2019 - 14:57
    СУКЫР ЯЗМЫШ Электричкада кеше күп түгел. Көпә-көндез ник бушка куалардыр бу кадәр тимер өемен?! Әллә шул кеше юклыккамы – тавыш-тынсыз гына, шыңшып кына йөри ул бүген.
    1545
    0
    18

  • 27 август 2019 - 11:02
    РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР! 27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, Совет чорында төшерелгән фильмнарга карата шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!
    102
    0
    2
  • 15 август 2019 - 09:28
    142 ЕЛ РӘТТӘН ЯҢГЫРЫЙ ТОРГАН СҮЗ! Нәкъ 142 ел элек, 1877 елның 15 августында Томас Эдисон телефоннан сөйләшкәндә «Hello» («Алло») сүзен кулланырга тәкъдим итә.

    1876 елда Филадельфияның бөтендөнья күргәзмәсендә Александр Белл исемле...
    101
    0
    0