КАЙСЫ РИЗЫКЛАРНЫ КУЛЛАНЫР АЛДЫННАН ЮАРГА ЯРАМЫЙ?
Россия сыйфат системасы белгечләре кулланыр алдыннан юарга киңәш ителми торган продуктлар исемлеген әзерләгән. Әйтергә кирәк, бу исемлек күпләр өчен сәер кебек тоелачак.
Беренчедән, бу – кош һәм мал ите. Бактың исә, итне юганда зыянлы бактерияләр юкка чыкмый, ә киресенчә, су тамчылары белән аш бүлмәсе буйлап тарала икән. Нәтиҗәдә, чиста савыт-саба да бактерияләр белән пычрана. Бу исә эчәклек инфекциясен эләктерү ихтималы арта дигән сүз. Бактерияләр исә бары тик озаклап пешергәндә генә үләләр.
Галимнәр шулай ук йомырканы да юмаска киңәш итә. Бактың исә, йомырка кабыгы су үткәрми торган кутикула белән капланган икән. Нәкъ менә ул бактерияләрне тышка чыгармый. Әгәр дә инде юа калсаң, йомырканың әлеге юка кабыгына зыян килергә, нәтиҗәдә, бактерияләр тышка чыгарга мөмкин.
Кибетләрдә махсус савытларда сатыла торган гөмбәне дә юарга ярамый. Су белән тәэсир итешү нәтиҗәсенә, алар үзләренең тәмле исен югалта һәм тиз бозыла. Шуңа күрә аларны юеш чүпрәк белән сөртеп алу да җитә, ди экспертлар.
Ә менә бу продуктларны исә, киресенчә, һичшиксез юарга кирәк. Болар: балык, яшелчә, җиләк-җимеш, чистартылган бәрәңге һәм дөге.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 гыйнвар 2021 - 14:13ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
8 гыйнвар 2021 - 17:17УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да.
-
19 декабрь 2020 - 10:35«ТАШБАКА»: БАЛЫК ПИРОГЫ РЕЦЕПТЫ Бу пирог һәркемнең йөрәген яуларга сәләтле. Әллә ни күп әйбер дә кирәкми!
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55
-
29 декабрь 2020 - 16:53
-
24 декабрь 2020 - 18:01