11 сентябрь 2019 яңалыклары
-
СИШӘМБЕ КӨН КИЧ БЕЛӘН... КАМАЛ ТЕАТРЫ КУНАККА ЧАКЫРА!
Г. Камал театры 22 һәм 29нчы октябрьдә шундый исемдәге яңа проектка кунакка чакыра. Кичке сәгать 6да башланачак спектакль өч пьесаны үз эченә ала. Бу – Сөмбел Гаффарованың “Парковка” (режиссеры Олег Кинзягулов), Энҗе Гыйззәтованың “Ишекләр” (режиссеры Рамил Гәрәев) һәм Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” (режиссеры Фәрит Бикчәнтәев) әсәрләре. -
ЯҢА УКУ ЕЛЫНДА НӘРСӘГӘ ӘЗЕР БУЛЫРГА?
Яңа уку елында бар да гадәти кебек тоелса да, 2019-2020 уку елы яңалыклар да әзерләп куйган икән бит. Соңыннан, терсәкне тешләп, аптырап утырмас өчен, алдан белеп, әзерләнеп куюың яхшырак. Нәкъ солдатка барганда, әзерләнгән кебек. -
ГОШЕР СӘДАКАСЫ: НӘРСӘ УЛ ҺӘМ АНЫҢ КҮЛӘМЕ НИНДИ?
Үзен мөселман дип санаган һәр кешегә гошер сәдакасын тапшыру кирәк санала. Чөнки без җыеп, казып алган һәр җиләк-җимеш һәм яшелчә – Аллаһ нигъмәте. Аның рәхмәтенә ирешү һәм киләсе елда да мул уңыш җыеп алу өчен гошер сәдакасын тапшыру мөһим. Бу хакта Коръәндә әйтелә. -
WORLDSKILLS 2019: КАЗАННЫКЫ ТӘМАМ, ШАНХАЙДА РЕВАНШ АЛЫРГА!
Булды! Бетте! Тәмам! Җиңел сулап куярга була. Эшче профессияләр өлкәсендәге 45нче WorldSkills дөнья чемпионаты тәмамланды. Аны оештыручылар, әзерләүчеләр, анда катнашучылар да хәзер бераз гына ял итә ала. Тик озакка түгел: алда тагын дөнья чемпионаты көтә. Ул 2021нче елда Кытайның Шанхай шәһәрендә узачак. Димәк, дилбегәне дә ныклап тотарга кирәк. -
КАЙСЫ РИЗЫКЛАРНЫ КУЛЛАНЫР АЛДЫННАН ЮАРГА ЯРАМЫЙ?
Россия сыйфат системасы экспертлары кулланыр алдыннан юарга киңәш ителми торган продуктлар исемлеген әзерләгән. Әйтергә кирәк, бу исемлек күпләр өчен сәер кебек тоелачак. -
ҖӘЙ КӨНЕ ТАТАРСТАН БАЛАЛАРЫ КАЙЛАРДА ЯЛ ИТКӘН?
Чебешләрне көзен саныйлар, диләр. Җәйге ялга да йомгак ясар чак җитте. Быел республикабыздагы балалар кайсы лагерьларда ял итеп өлгергән? Кайларда сәламәтлекләрен ныгыткан соң? -
КФУда ТАТАР ТЕЛЕ КУРСЛАРЫНА ЯЗЫЛЫРГА САНАУЛЫ КӨННӘР КАЛЫП БАРА
Казан Федераль Университетында быел да татар теле буенча бушлай курслар узачак. Бу турыда югары уку йортының сайтында хәбәр ителә.