Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗМӘШГУЛЬ ЯШҮСМЕРЛӘР АКЧА ЭШЛИ

Билгеле булганча, хәзерге вакытта Татарстанда нинди дә булса эшчәнлек белән шөгыльләнеп акча эшләүче һәркем үзен үзмәшгуль буларак терки ала. Алар арасында яшүсмерләр дә шактый.

Мәсәлән, Алия Минһаҗева хәзерге вакытта 10 нчы сыйныфта белем ала. Ул тегү белән кызыксына, хәзерге вакытта үз кием линиясе проекты өстендә эшли – свитшотлар җитештерә.

– Тегү белән мәктәптәге хезмәт дәресләрендә кызыксына башладым. Бу эшне яхшылап өйрәндем, кулымны чарладым. Аннары инде үзем теккән киемнәрне социаль челтәрләргә урнаштырып карарга булдым. Хәзерге вакытта тегү эше бик яхшы табыш китерә. Чөнки халык кулдан эшләнгән әйберләрнең кадерен белә, - дип сөйләгән Алия “События” порталына.

Үзмәшгульлек турындагы салым программасы турында ул төрле чыганаклардан укып белгән. Әти-әнисе белән киңәшләшкә, үзмәшгуль булып теркәлү карарын кабул иткәннәр.

– Мин телефоныма  “Минем салым” кушымтасын урнаштырдым да, Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлү уздым. Беркая чыгарга кирәкми. Барысын да өйдән эшләп була – бу бик уңайлы, - дип уртаклашты Алия.

Данияр Гомәровка исә – 14 яшь. Ул инде  9 ай дәвамында сыр җитештерү белән шөгыльләнә. Аның эшмәкәрлек юлы “Эшкуарлык фабрикасы – балалар” конкурсыннан соң башланган. Экспертлар аның сыр әзерләү проектын иң яхшы дип тапканнар. Быел исә егеткә 14 яшь тулгач, ул үзен үзмәшгуль итеп теркәгән.

– Минем бу бизнесны алга җибәрәсем килә. Даими сатып алучыларым булуын телим. Үз сырларымны төрле кибет һәм кафеларга җибәрә алыр идем. Үзмәшгуль статусы исә миңа бу эшне законлы рәвештә башкару мөмкинлеге бирә, - дип ассызыклый Данияр.

Тулаем алганда,Гомәровлар гаиләсесырларның 12 төрен җитештерә. Алар арасында моцарелла, буррата, сулугуни, халлумис, фета, рикотта, качотта, маасдам һәм башкалар бар.

Үзмәшгульләр – табыш алучы, әмма эш бирүчеләре һәм хезмәткәрләре булмаган затлар. Гади сүзләр белән әйткәндә, барыбызга да яхшы таныш, үз эшчәнлекләрен социаль челтәрләр аша алып баручы торт пешерүче кондитерлар, фотографлар, фатирын арендага бирүчеләр, ремонт ясаучылар һ.б. Гадәти эшмәкәрләр дәүләткә шактый зур күләмдә акча түләсә, үзмәшгульләр өчен салым күләме бик кечкенә. Әгәр дә товарны физик затларга сатасың икән, салым табышның нибары 4 процентын тәшкил итәчәк. Юридик зат һәм эшмәкәрләргә сатсаң исә, табышның 6 процентын казнага күчерергә туры киләчәк. Шул ук вакытта үзмәшгульләр бу сумманың 2 һәм 1 процентын кире кайтара ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев