«ҮЗЕМ БЕЛӘН БЕРГӘ ҮЛӘЛӘР...»
Муса Җәлил һәм җәлилчеләр турында без инде шактый беләбез. Бу юлы татар әдәбиятында кабатланмас урын алып торган мирас – «Моабит дәфтәрләре»н искә алырга булдык. Җәлилнең без укыган бу шигырьләре үлем һәм кеше гомерләре бәрабәренә кайтып ирешә безгә. Без бу хакта чын-чынлап беләбезме?
«Миннән сәлам тапшырыгыз...»
«Моабит дәфтәрләре» дип шагыйрь Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә тоткынлыкта чакта язган шигырьләр шәлкемен атап йөртәләр. Бу дәфтәр 2 блокноттан тора. Аларда – 93 шигырь. Беренче блокноттагы шигырьләр татар телендә гарәп графикасында язылган, икенче блокноттагылары – латин графикасында.
1944 елның 25нче августында, башка җәлилчеләр белән бергә, гильотинада башы өзелгәннән соң, Муса Җәлилнең шигырьләре теркәлгән бу блокнотларның михнәтле илгә кайту сәфәре башлана. 1946 елда элеккеге әсир Нигъмәт Терегулов Татария Язучылар союзына Җәлил шигырьләре язылган блокнот алып кайтып тапшыра. Бер елдан соң, Брюссельдагы совет консуллыгыннан икенче блокнот кайтып төшә. Моабит төрмәсеннән ул блокнотны Бельгия патриоты Андре Тиммерманс алып чыккан була. Үлемгә хөкем ителгән Җәлилнең соңгы әманәтен үтәп, ул шигырьләрне аның туган иленә кайтарып ирештерә. Әлеге дәфтәрләрнең ватанга әйләнеп кайтуы – үзе бер могҗиза!
Рейхстагка һөҗүм итүче 79нчы корпус гаскәрләре 1945 елның 29нчы апрелендә Ратеновер һәм Турмштрассе урамнары чатына килеп җитә. Алда, янгыннан һәм снарядлар шартлаудан хасил булган төтен эчендә, биек кирпеч койма белән уратып алынган, тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр куелган шыксыз соры бина күренә. Койма өстләрендә – берничә рәт чәнечкеле тимерчыбык. Хәрбиләр, картага карап, моның атаклы Моабит төрмәсе булуын ачыклый.
Төрмә эченә гаскәр бәреп кергәндә, анда инде тоткыннар да, сакчылар да булмый. Буш ишегалдында җил генә чүп-чар, кәгазь кисәкләрен очыртып йөртә. Дүрт катлы төрмә бинасының бер почмагына бомба төшеп, аскы катына кадәр җимерелгән. Бу почмакта төрмә китапханәсе урнашкан булып чыга, анда китап өемнәре янып ята. Ишегалды тулы да китап ауный. Хәл алырга туктаган сугышчыларның берсе шул китап өемнәреннән рус хәрефләре белән язылган китап табып ала. Китапның буш калган бер битендә рус телендә болай дип язылган була:
«Мин, күренекле шагыйрь Муса Җәлил, политик яктан гаепләнгән әсир буларак, Моабит төрмәсенә ябылдым. Мөгаен, мине тиздән атарлар. Әгәр бу язу руслардан берәрсенә эләксә, ул Мәскәүдәге язучы иптәшләремә миннән сәлам тапшырсын иде...»
Бу сүзләрдән соң сәлам әйтелергә тиешле кешеләрнең исемлеге китерелгән була, беренчеләрдән – Александр Фадеевның фамилиясе. Соңыннан хатны язучы, үзе турында гаиләсенә хәбәр итүләрен үтенеп, адресын да теркәп куйган.
Бу кәгазь бик күп кешеләр кулыннан үткән булса кирәк, чөнки аңа, Муса Җәлил язганнарга өстәп, тагын ике кеше берничә җөмлә өстәп язган. Бер язуда шагыйрь әле бәлки исәндер, дигән өмет белдерелгән. Ә икенче язу мондый: «Сезнең Джамбулыгыз үлде инде».
Табылдыкны Мәскәүгә Фадеевка юллыйлар. Муса Җәлил турындагы беренче хәбәр илгә әнә шулай кайтып төшә.
1946 елның мартында Казанга Җәлилнең беренче дәфтәре һәм Абдулла Алишның куен дәфтәре кайтып төшә. Бу хакта Абдулла Алишның хатыны Рокыя ханым болай сөйли:
«Инде кич җиткән, әмма якты иде әле. Кинәт ишек шакыдылар. Ниндидер таныш булмаган кеше ишек артыннан: «Ачыгыз, ирегез турында хәбәр китердем», – диде. Һуштан язарлык булдым. Сугыш беткәнгә бер ел тулып килә, ә иремнән бернинди хәбәр юк иде. Кабаланып ишекне ачтым да теге кешенең җиңенә ябыштым: «Исәнме ул? Әйтегез дөресен! Исәнме?» Ә ул күзләрен читкә ала, эндәшми... Шундук аңладым: Абдулланың исән булуына ышаныч юк...Сөйләгәннәреннән шуны аңладым: Абдулланы, Җәлилне һәм тагын берничә кешене немецлар төрмәгә утыртканнар, аннары җәзалап үтергәннәр. Әмма алар төрмәдә соңгы көннәрендә дә шигырьләр язган. Әлеге дәфтәрләрне кемдер төрмәдән алып чыгып шушы кешегә биргән. Дәфтәр тышына Җәлилләр адресы да, безнең адрес та язылган икән. Ләкин ул кеше килгәндә, Җәлилләр гаиләсе Казанда юк иде, шуңа ул безгә килгән...»
Бу кеше нәкъ менә Нигъмәт Терегулов була да инде. Тумышы белән ул – Башкортостаннан. Сугышта шулай ук әсирлеккә эләгә. 1944 елда аны Франциядәге Ле-Пюн лагерена китерәләр, шунда ул Габбас Шәрипов белән очраша. Шәриповны җәлилчеләр белән бергә кулга алган булалар. Гаебен исбат итә алмагач (җәлилчеләрнең берсе дә аны сатмый, гаеапне үз өсләренә алалар), аны төрмәдән азат итәләр. Шулай итеп, ул Җәлил һәм Алиш дәфтәрләрен иреккә алып чыга. Үзен кабат кулга алырга мөмкиннәр, дип, куркып, дәфтәрләрне гарәп язуларын яхшы танучы Әмир Үтәшев белән Нигъмәт Терегуловка тапшыра.
Нигъмәт Терегулов сугыш беткәч, кайтып, Уфада яши. Мондый кыйммәтле һәм кадерле әманәтне почта аша җибәрергә җөрьәт итми. Җае чыгу белән Казанга килә, һәм үз куллары белән тапшыра. Һәм моның өчен гомере белән түли.
«Васыятем шул...»
Рокыя ханым, иренең һәм Җәлилнең сатлык җаннар түгел, ә чын батырлар булуына куанып, дәфтәрләрне Язучылар берлегенә алып бара, берлек рәисе Әхмәт Ерикәйгә тапшыра. Терегулов турында да сөйли, ул калдырган адресны хәбәр итә. Берничә көннән Терегуловны кулга алалар. Шуннан соң ул эзсез югала. Күп еллар узгач кына, аны 1947 елда лагерьда атып үтерүләре билгеле була.
Әмир Үтәшев белән Габбас Шәриповны да кулга алалар, 25 елга хөкем итәләр. Алар исән кала.
Төрле кәгазь кисәкләреннән үзе тегеп ясаган һәм гарәп хәрефләре белән язылган беренче дәфтәрнең соңгы битенә шагыйрь түбәндәге васыятен теркәгән:
«Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска!
Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай: ул 1906 елда туган. Квартиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп азаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырда Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмага катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп, кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар халык шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул.
Муса Җәлил. 1943. Декабрь.»
Васыятьтән соң шагыйрь «сәяси гаепләнеп утыручы» егетләрнең исемлеген язып куя. Болар – 12 кеше. «Болар татар легионын таркатуда, совет фикерен таратуда, күмәк качу оештыруда гаепләнәләр», - диелгән аның язмасында.
Дәфтәрнең тышкы ягында ниндидер сүзләр карандаш белән тырышып-тырышып сызылган. Лупа аша карасаң гына күрә аласың: анда Габбас Шәрипов исеме. Димәк, Җәлил дәфтәрне кем алып чыгасын алдан белгән. Моннан тыш, дәфтәр тышына немец хәрефләре белән «Немецча-төрекчә сүзлек» дип язылган, шуннан соң гарәп хәрефләре белән «Муса Җәлил. Шигырьләр һәм лөгать. 1943-1944» дип өстәлгән. Әлбәттә, беренче язу күз буяр, дәфтәрне тентү вакытында саклап калу өчен эшләнгән.
Бер елдан соң Бельгиядән, Брюссель шәһәрендә урнашкан Совет илчелеге Казанга Җәлилнең тагын бер дәфтәрен җибәрә. Аны илчелеккә Андре Тиммерманс тапшырган була. Ул берара Җәлил белән Моабит төрмәсенең бер камерасында утыра, шагыйрь үтенече буенча, дәфтәрне алып чыга.
Икенче дәфтәр латин хәрефләре белән язылган, соры катыргы белән тышланган. Катыргыда түбәндәге юллар бар:
«Бу төптә – 33 шигырь.
Әсирлектә һәм тоткынлыкта – 1942. IX – 1943. XI – арасында язганнарым – 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм? – Үзем белән бергә үләләр.
М. Җәлил.»
Титул битенең башында шагыйрь русча һәм немецча исемен язып калдырган, ә аннан – Андре Тиммерманска багышлавын. Ныклап тегелгән дәфтәр тулганнан соң, шагыйрь, күрәсең, тагын бер кәгазь тапкан һәм бөкләп дәфтәргә өстәгән. Бу өстәмгә яңдан 17 шигырь язылган.
Шулай итеп, Муса Җәлилнең Моабиттан ватанга 93 шигыре һәм ике парчасы (кайбер шигырьләр ике дәфтәрдә дә кабатлана) кайтып ирешә. Дистәләрчә шигырьләре һәм бер поэмасының әлегәчә табылганы юк.
«Йөрәктә тирән яра калдырды...»
Шигырьләр әйләнеп кайта-кайтуын... әмма шактый вакыт алар басылмыйча ята бирә. Чөнки Җәлил һәм аның көрәштәш дуслары турында «ватанны сатканнар», «фашист ягына чыкканнар» дигән шомлы хәбәрләр йөри. Аларның гаиләләрен туктаусфыз сорау алырга чакыралар. Ул елларда Муса Җәлилнең әсирлектән мең михнәт белән кайткан шигырьләрен дөньяга чыгару түгел, исемен телгә алу да куркыныч була. Муса Җәлил сүзләренә язылган җырларны «халык сүзләре» дип атыйлар, аның «Алтынчәч» операсын куйганда хәтта авторлыгы да күрсәтелми. Җәлил әсәрләрен мәктәп дәреслекләреннән һәм югары уку йортлары программасыннан чыгарып ташлыйлар.
Җәлил һәм җәлилчеләр эзләре буйлап күп еллар йөреп, аларның язмышларын һәм иҗатларын җентекләп өйрәнгән Рафаэль Мостафинның мондый истәлеге бар:
«Мин ул елларда атлынчымы, җиденчеме сыйныфта укый идем. Бервакыт укытучы апа, сыйныфка кергәч: «Муса Җәлил шигырьләрен башка өйрәнмибез, ул халык дошманы, хыянәтче булып чыкты», - дип игълан итте, Җәлил рәсемен кара белән сызарга кушты. Барыбызның да кушканны үтәвен тикшерде. Без моңарчы Җәлил шигырьләрен яратып укый идек, «Хат ташучы» поэмасы буенча инсценировка да куйган идек. Шуңа да бу әмерне үтәү йөрәктә тирән яра калдырды...»
P.S. Бүген без Муса Җәлилне һәм аның көрәштәш дусларын каһарманнар буларак олылыйбыз, аларның һәйкәленә чәчәкләр китерәбез, әсәрләрен ятлыйбыз. Әмма тарихның төрле борылышлары булган. Бүген без күздән кичергәннәре барыбыз өчен дә сабак булсын иде.
Бүген «Моабит дәфтәрләре» Татарстан Республикасы Милли музенда кадерләп саклана. Аларны елга бер мәртәбә, 15нче февральдә, Җәлил туган көндә, фондлардан алып чыгып, халыкка күрсәтәләр.
Луиза ШАРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев