Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОКЫ ӨЧЕН БЕЗГӘ ЧЫНЛЫКТА НИЧӘ СӘГАТЬ ВАКЫТ КИРӘК?

Йокы безнең баш мие эшчәнлегенә бәйле. Әгәр табиблар йокыга сарыф итәргә киңәш иткән сәгатьләрне гомер буена бүлсәк, кеше 79 яшькә кадәр 9587 көнен йоклап уздыра икән. Бу – гомернең өчтән бер өлеше. Эволюция ягыннан караганда, йокы – вакытны бушка уздыру. Һәм монда мөһим сорау туа: ул шулкадәр мөһимме соң?

Тикшеренүләр шуны күрсәткән: йокы организмдагы һәр орган эшчәнлегенә мөһим роль уйный. Биредә бер генә сорау туа: безгә чынлыкта ничә сәгать йокы кирәк соң? Без үзебезне азрак йокларга өйрәтә алабызмы?

Табиблар тәүлегенә 8 сәгать йокларга киңәш итә. 2003 елда галимнәр Дэвид Дингс һәм Грегори Беленьки махсус тикшеренү уздырган. Алар кешеләрне дүрт командага бүлеп, берсенә ике атна эчендә – 8, икенчесенә – 6, өченчесенә 4 сәгать йокларга, дүртенчесенә өч көн дәвамында бөтенләй йокламаска кушкан.

Соңгы төркемдәге кешеләрнең когнитив сәләтләре (хәтер, фикерләү, игътибар, күз алдына китерү, мәгълүмат алу, аны белем һәм тәҗрибәгә трансформацияләү) йокы күрмәгәннән никадәр интеккәнен күрсәткән. Хәтта бер йокысыз төн дә баш миен исерек кеше кебек хәлгә җиткерә икән.

Ике атна дәвамында 8 сәгать йоклаган төркемдә бернинди үзгәрешләр дә ачыкланмаган. Ә 6шар сәгать йоклаган кешеләр исә 10 көннән соң бөтенләй йокламаган кеше халәтенә җиткән. Ә тәүлегенә 4әр сәгать кенә йоклаучылар исә инде дүрт көннән соң “исерек” кебек йөргән. 10нчы көнгә исә алар үзләрен ике тәүлек йокламаган кебек хис иткән. Башка төрле экспериментлар да уздырылган. Мисал өчен, 7шәр сәгать йоклаганнарның да, 8 сәгать йоклаучыларга караганда, да баш мие начаррак эшләгән.

Нәтиҗәдә, галимнәр шундый фикергә килгән: без барыбыз да 8 сәгатьтән дә азрак йокларга тиеш түгелбез. Искәрмәләр була алмый. Атна дәвамыда без чаба-чаба эшлибез, укыйбыз. Уку атнасы дәвамында “югалткан” йокы сәгатьләрен ял көннәрендә яңадан туплый алабызмы? Тик, әгәр сез 7 сәгать яки аннан да әзрәк йоклыйсыз икән, организмга йокы сәгатьләрен кире кайтару өчен яллар гына җитмәячәк. Аңа күпме вакыт кирәклеген беркем белми. Югалткан йокы сәгатен кире кайтарып булмый. Баш миендә йокыны саклау системасы юк.

Әгәр сез көн саен 6 сәгать йоклыйсыз һәм үзегезне менә дигән итеп хис итәсез, нигә дип үзеңне 8 сәгать йоклап интектерергә соң, дипуйларга мөмкинсез. Тик монда да тикшеренү нәтиҗәләре бар. 7 сәгать йоклаучылар да аларның бар да тәртиптә, дип уйлаган. Әмма чынлыкта исә нәтиҗәләр, шул ук кешеләрнең 8 сәгать йоклавына караганда, күпкә начаррак булган.

Төнлә 8 сәгать йоклый алмаганнарга нишләргә? Фән көндез йокларга тәкъдим итә. Көннән-көн азрак йоклаган саен сез иртәгә, берсекөнгә начаррак уйлый башлыйсыз. Йокламауның нәтиҗәсе – шушы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев