Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЗЫН ИММУНИТЕТ: СӘЛАМӘТЛЕКНЕ НИЧЕК НЫГЫТЫРГА?

Яз көне иммунитет төшү сәбәпле, безгә вирусларга каршы тору кыенрак. Организмның хәлсезләнүе күп очракта гиповитаминоз аркасында күзәтелә. Моны булдырмас өчен нинди чаралар кулланырга кирәклеген язмадан белә аласың.

Нинди витаминнар кирәк?

Озак салкын кыштан соң организм өчен стресс вакыты җитә. Эш шунда ки, безнең организмга өр-яңадан үзгәрешләргә күнегергә кирәк була башлый. Нәкъ менә яз көне бөтен хроник авырулар да кискенләшә. Ә иммунитетның халәтенә туклану, яшәү рәвеше һәм физик йөкләнеш режимы тәэсир итә. Аның какшавы турында йокымсырап йөрү, ару-талу, ярсып китү, еш кына баш авырту, еш салкын тию сөйли. Тагын кояш нурлары җитмәү дә монда үз ролен уйный. Шуңа күрә организм өчен яз айларында витаминнар куллану мәҗбүри. Табиблар А, В, Е, D, С витаминнарын, шулай ук цинк һәм омега-3не киңәш итә. Алар чикләвек, яшелчә, гөмбә, төрле ярма, йомырка, сөт, сыр, эремчек, балык һәм сыер бавырында бар. 

Туклану рационыннан нәрсәләрне төшереп калдырырга?

Әче әйберләрдән, уксус, помидор, лимон, тозлы кәбестәдән баш тарту кирәк. Шулай ук хөрмә, әстерхан чикләвеген төшереп калдыру яхшы. Көнчыгыш медицина кыяр, кабак, торманы кулланудан да тыелырга куша. Бу яшелчәләр иртән шешенүгә китерә. 

Яшәү рәвеше нинди булырга тиеш?

Иммунитетны ныгытам дисәң, витаминнарда гына тукталып калмаска кирәк. Әгәр салкын кышта өйдә ятылса, хәзер вакытның күп өлешен урамда уздырырга киңәш ителә. Бигрәк тә кояшлы көннәрдә берничә сәгатеңне җәяү йөреп үткәрсәң яхшы. Тагын көн дәвамында физик күнегүләр эшләргә, күбрәк су эчәргә онытмаска кирәк. Ләкин үзеңне хәлсезләнеп егылганчы нәрсәнедер башкарырга мәҗбүриләмә. Табиблар эш һәм ялга вакытны дөрес итеп бүләргә куша.  

Сәламәтлекне кайгырту буенча кушымталар:


1.Water time (көн дәвамында күпме су эчәргә кирәклек турында исеңә төшерә)
2.Pep (дөрес туклану буенча шәхси меню төзеп була)
3.Витамины: Правильное питание (витаминлы туклану планы, шәхси киңәшләр)
4.MyFitnessPal (кечкенә шәхси диетолог: туклануны контрольдә тотарга ярдәм итә)

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев