Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЗГЫ ТАШУ

Сез дә һәр яз саен су буена ташу карарга төшәсезме? Табигатьнең яңарган, чистарган чагы бит ул! Диңгезләрең бер читтә торсын, су агымнның тавышы бөтен авылга яңгырап тора! Ташу турында барысын да беләбез кебек. Тик мин сезне: “Белмибез”, - дип ышандыра алам. Шуң күрә быелгы ташу башланганчы тизрәк әлеге язманы укы. ;-)

Язгы ташу – язын көннәр җылыту белән елгаларда боз китү, суның ярлардан чыгып ташуы.



Су ничек ташый?


Апрель урталарында кар эреп бетә. Елгалардагы калын боз катлавы да юкара. Димәк, тиздән ташу булачак!

Кыш буе калын катлау астында яткан су көч белән бозны өскә таба этә. Боз шартлап ярыла, һәм боз кисәкләре, бер-берсен этә-төртә, елга уртасыннан агарга тотына...

Менә боз эри, елгадагы су күзгә күренеп күтәрелә. Елга ярларыннан ташып чыга.

Язгы ташуны башка су белән ташкын дип тә атап йөртәләр.

Файдасы


Елга, ярларыннан ташып, әйләнә-тирәгә җәелгәч, якын-тирә җирләргә, чокыр-чакырларга, саегайган күлләргә су тула – җир суга туена. Су белән бергә әлеге чокырларга төрле-төрле балкылар да кереп тула. Балыкчылар рәхәтләнә!

Зыяны


Су ташкыны елга ярындагы бөтен нәрсәне үзе белән бергә юдырып алып китә. Кайвакыт бозлы су өстендә такталар, бүрәнәләр, печән-салам өемнәре дә йөзеп йөри башлый.

Язгы ташу басуларны, болыннарны, якын-тирәдәге авылларны су астында калдыра.

Шундый хәлләре бар...


Кайчандыр шундый бер йола булган. Ел саен яз көне егетләр һәм кызлар боз китүне карарга йөргәннәр – боз озатканнар. Ул үзе бер тамаша, бәйрәм саналган. Егетләрнең кыюраклары агып барган зур-зур бозлар өстенә сикергәннәр һәм алар белән бергә йөзгәннәр. Янәсе, күрегез, мин нинди көчле! Алар боз өстендә калган агач кисәкләре, печән, саламнардан учак кабызганнар. Ә бу тамаша яр буеннан бик матур булып күренгән, бар халык аңа карап хозурланган.

Зилә САБИТОВА әзерләде

“Җил каян исә?” китабы материаллары файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев