Логотип Идель
Бу – тема!

"ЯШҮСМЕРЛӘР ТЕАТР ПРОЕКТЛАРЫНДА КАТНАШЫРГА ЧИРАТ ТОРА"

Театрга гашыйк булсаң, бу гыйшыктан тиз генә арынып булмый. Күпчелек очракта ул – гомерлек мәхәббәттер. Актерлар, театр хезмәткәрләре өчен бу гадәти хәл булса, бар эшләрен ташлап театрга йөгереп килүче тамашачыларда да гашыйк булу хисе озакка сузыла. Соңгы вакытта яшүсмерләр, студентлар арасында театрны яратучылар күп булуы шатландыра. Әлбәттә, аларны җәлеп итүгә театрлар күп көч сарыф итә. Казан ТЮЗы (рус телендәгесе) – шундыйлардан.

– Без Театр елын игълан итүләрен бик көттек, гәрчә, театр хезмәткәрләренә һәр ел театр елы булса да. Безнең быелгы сезонның девизы – “Театрның төп байлыгы – безнең тамашачы”. Шуңа күрә без алар өчен бик күп чаралар оештырачакбыз. Премьералар саны да арттык. Аларны “Театрлар – балаларга” дигән партия проекты ярдәмендә тормышка ашырабыз, – ди ТЮЗ директоры, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Айгөл Горнышева.

Махсус грантлар ярдәмендә ТЮЗ яшүсмерләргә юнәлтелгән социаль проектларны тормышка ашыра. Алар:

1. “Создавая театр” инклюзив-иҗади лабораториясе

Бирегә 6-14 яшьлек сәламәтлегендә үзенчәлекләре булган балалар белән бергә гади балалар йөри. 2017 елда башланып киткән проектта бер елдан соң укучылар, чын артистлар сыман, “Чайка по имени Джонатан Ливингстон» спектаклен сәхнәләштергән. Шушы студиядә эш мастер-класслар форматында бара. 18 кеше грим, актерлык осталыгы, бутафория буенча остаханәләрдә катнашкан. Шушы студиядә укучыларның иҗади мөмкинләре ачыла. Тиздән алар яңа спектакль сәхнәләштерергә җыеналар.

2. “Театралка”

– аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар өчен.

Биредә 14-18 яшьлек яшүсмерләр этюдлар сәхнәләштерә. Тиздән «Дети над пропастью» дигән постановка куярга җыеналар.

3. “Дискуссия клубы”

Казанның 93нче гимназиясенең 9-10 сыйныф укучыларына театр сәнгате буенча лекцияләр уздыралар. Укучылар, спектакльләр карап, алар турында фикер алыша. Яшүсмерләр театр тәнкыйтьчесе булырга өйрәнә. Яхшы рецензияләр язып күрсәтсәң, ТЮЗ спектакльләренә билет та отарга мөмкин биредә. Узган сезонда гына да дискуссия клубына йөрүчеләр 5 спектакль карап, шулар буенча рецензия язгаан.

4. Волонтерлар клубы

ТЮЗ уздыра торган чаралар волонтерлардан башка узмый. Шуңа театрның үз волонтер штабы бар. 20 волонтер арасына студентлар да, укучылар да, хәтта ике баласы булган әниләр дә керә икән.

2019 елда нинди премьералар белән шаккаттырачаклар?


ТЮЗ тамашачылары өчен шәп яңалык бар. 2018 елда театр тамашачыларга 4 премьера тәкъдим итсә (“Выстрел”, “В поисках чудо” бэби-спектакле, “Бал. Бесы”, “Веселый Роджер»), 2019 ел яңалыклары тагын да саллы булырга охшап тора. Быел тюзлылар безне шушы спектакльләр белән шатландырачак:

–         “Дитя” спектакле, 8+, март (Илгиз Зәйниев пьесасы буенча, режиссеры – И. Зәйниев)

–         “Зимняя сказка”, 14+, май (В.Губарев  картиналары мотивлары буенча, режиссеры – Т. Имаметдинов)

–         “Капитанская дочка” спектакле, 12+ (А.С. Пушкинның тарихи романы буенча, режиссеры – И. Зәйниев), июль

–         “Где орех Кракатук?”, 6+, декабрь ( Э.Т.А. Гофманның “Щелкунчик и Мышиный король» әкияте мотивы буенча)

–         бэби-спектакль

Туфан Имаметдинов, Казан ТЮЗының баш режиссеры:

– Безнең төп проблемабыз – өлкән сыйныф укучыларын театрга җәлеп итү. Ләкин бу мәҗбүри рәвештә түгел, ә аларның үз теләге белән булуын телибез. Һәм әлеге мәсьәләнең чишелешен таба башладык. Мисал өчен, былтыргы премьерабыз – «Бал. Бесы» спектакле турында мәктәп укучылары классиканың башка яктан тәкъдим ителүен билгеләп үтә. Әлеге тамашага укучылар үзләре билет сатып ала, бик теләп йөри.

ТЮЗ бинасы зурая


Былтыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның төкле аягы белән (ул кунакка килгәч) Казан ТЮЗына якында урнашкан җир участогын (ул биналары белән бергә 3490 квадрат метр тәшкил итә) тапшырганнар. Шулай итеп, театр бинасының мәйданы 2 тапкырга арткан диярлек. Кулланылышка тапшырылган яңа территория – 19 гасырдагы сәүдәгәрләр складлары. Вена ТЮЗы режиссеры шушы бинаның архитектурасын, ишегалдын күргәч: “Бу бит – Шекспирның “Глобус” театры, биредә open-air форматындагы постановкалар куеп була” дип бәя биргән.



Шулай ук 2018 елда “ARTpolis” Халыкара яшь архитектор мәктәбе узган. Биредә КДАТУның Архитектура һәм дизайн институты студентлары, Россия һәм якын чит илләрның 13 вузы студент-архитекторлары ТЮЗның яңа территориясен ничек күз алдына туры китерүләре турында уйланган.

Әлбәттә, бу биналар капиталь ремонт, реставрация, тикшерү таләп итә. Ләкин шунысы сөенечле: ТЮЗның мәйданы киңәя, димәк, яңа проектлар булдыру өчен урын тагын да арта дигән сүз. Әгәр элек тюзлылар “Безнең патшалык кечкенә, борылырга да урыныбыз юк” дисщ, хәзер исә бөтеләй башкача. 2019 елда яңа территория буенча документация эшләре алып барылачак.

Яңа проектларга – урын түрдән


Казан ТЮЗы үз тамашачыларының уй-фикерләрен исәпкә ала, алар белән һәрчак элемтәдә тора. Мисал өчен, тамашачылар арасында анкета тутыру уздыралар. Бүген 600 тамашачыдан хатлар алганнар. Иң яраткан өч спектакль арасына “Любовь людей” кергән. Тамашачылар фикеренчә, театрга балалар студиясе, постановкаларның заманча форматлары, лаборатория, фестиваль да кирәк. Анкета тутыру әле дә дәвам итә, анда һәркем катнаша ала.

Яшүсмерләргә булган махсус проектлардан кала, ТЮЗда квартирниклар да, сәнгать төне дә уздырыла. Быел яшьләрг багышланган проектлар арасында “Иң театраль сыйныф” конкурсы игълан ителгән. Анда игътибарлылык, эрудиция, эмоциаль кабул итүгә багышланган сораулар булачак. Аның җиңүчеләре “Театрда идарә итү” көнендә катнашып, билет сатучыларга, администраторларга, ут, тавыш куючыларга спектакльне куярга ярдәм итәчәк. Шулай ук мәктәп һәм иҗади студияләр арасында “Поколение NEXT” дигән фестиваль уза. Май аенда аның гала-концерты булачак.



– Без үзебезнең театрда яшүсмерләр өчен аерым зона булуын телибез. Аларга спектакльдәге геройларның – үз яшьтәшләренең фикерен ишетү аеруча мөһим. Чөнки персонажлар әти-әни әйткән сүзләрне укучыларга якын итеп җиткерә. Безнең өчен коммуникация бик мөһим. Театрыбызга хәтта бишектәге бәбиләре белән әниләр килә. Театр ул – бик көчле инструмент. Спектакль – тылсым. Безгә килүче тамашачылар бер постановканы куярга күпме көч түккәнен аңласыннар иде. Үзебезнең яшүсмер иҗади театрын булдырырга телибез, – ди Айгөл Горнышева.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА,
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев