Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯНДЕКС»ТАН – УКЫТУЧЫЛАР ӨЧЕН ЯҢА ПРОГРАММА

“Яндекс” ширкәте белем бирү системасында киң планга чыга. Әгәр укучылар өчен “Яндекс. Лицей”лар оештырса, укытучыларга “Я учитель” дигән өр-яңа программаны башлап җибәрә. Өч ел дәвамында анда 500 укытучы һәм педагогик вуз студентлары укыячак. Аларны уку вакытында ярдәмгә килә торган яңа технологияләрне, программа карарларын кулланырга өйрәтәчәкләр.

Мөгаллимнәргә шулай ук мәгълүмат җыю һәм аны эшкәртү методлары турында да сөйләячәкләр. Нәкъ менә алар ярдәмендә статистика алып бару һәм һәр баланың хатасын анализлау да җайлырак. Хәзерге вакытта проектта Россиянең 24 төбәге катнаша. “Яндекс” тәкъдим иткән мондый укуларда Россиянең һәр икенче укытучысы диярлек белем алачак.

Ольга Васильева, Россиянең мәгариф министры:

– Яңа технологияләр белем бирү процессын да читләтеп узмый. Ләкин цифрлы технологияләрнең төп бурычы белем бирүне алмаштыру түгел, ә аңа өстәмәләр кертү. Укытучының эшен алыштырып булмый, әмма цифрлы технологияләр ярдәмендә ул укучыларның иҗади эшенә яки үзенең белем бирү программалары үсешенә күбрәк игътибар бирә алачак. Димәк, кәгазь хисап боткасы турында онытачак. Информатика кебек предметта цифрлы технологияләрне күбрәк кулланып булуы сер түгел. “Яндекс”ның технология үстерүгә методик берләшмәләрне җәлеп итүе мөһим. Шулай итеп, әлеге программа ярдәмендә белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыруга ышанам.

«Я учитель»да уку берничә модульдән торачак. Шулай ук программаның махсус сайтында курлар, онлайн-сервис, вебинарлар, экспертларның тематик мәкаләләрен карап буалачак. Ширкәт төбәк белән килешү төзи. Шул вакытта күпме күләмдә нинди курслар алачагын билгели. Укуны төбәк үзе билгели: кемдер “мәктәптә цифрлы белем бирү” юнәлешен сайлый, кемдер – “аналитика”ны. Соңыннан, шул төбәкнең методистлары Мәскәүдә укулар уза, аннары үз ягына кайтып, укытучыларны өйрәтә.

Киләсе еларда “Яндекс” укучылар, студентлар, әле яңа гына эшли башлаган белгечләр, профессионаллар үсешенә 5 миллиард сум акча кертергә җыена. Ширкәт 10 мең IT-белгечне әзерләячәк. Бу – бүгенге айтишниклар санының 20 процентын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев