Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЛЛАРНЫ НИЧЕК ФАЙДАЛЫ ИТЕП УЗДЫРЫРГА?

Тиздән яллар җитә. Дөрес итеп ял итә белү – үзе талант. Ялларны ял итеп һәм файдалы итеп уздырырга теләсәң, безне язмага күз сал.

1. Гаджетларны сүндереп куябыз. Эшләрне ял көнендә булса да эшләми тормасаң, чын-чынлап ял итеп булмый. Бер дә булмаса, ял көннәрендә почтаны тикшереп алу, смсларны барлау өчен аерым сәгать бүлеп бирергә мөмкин.

2. Фикерләрне туплау, анализлауга вакытны багышлыйбыз. Атна саен үзеңә, башкарган эшләреңә, уйларыңа рефлексия асау - тормышка яңалыклар кертү өчен шәп ысул.

3. Физик күнегүләр белән шөгыльләнәбез. Атна уртасында спорт белән шөгыльләнергә вакыт юкмы? Димәк, бу эшне ялларда эшлибез. Физик күнегүләр организмны ныгыту, фигураны тәртипкә китерү белән беррәттән, стресс гормонын киметә, креативлыкны арттыра. Шулай ук спорт кәефне күтәрә һәм баш мие эшчәнлеген яхшырта.

4. Хоббига вакыт бүләбез. Яраткан эшең белән шөгыльләнү стресстан котылырга, яхшылап ял итәргә ярдәм итә.

5. Гел бер үк вакытта торабыз. Ялларда “әбәд”кә кадәр йоклау – зур хата. Чөнки бу - йокы режимын боза торган күренеш. Ял көнен әрәм итү белән беррәттән, дүшәмбе көнгә дә начар тәэсир итәчәк, чөнки баш мие иртән торырга әзер булмаячак.

6. Үзебез өчен вакыт бүлеп бирәбез.

Үзең өчен вакыт таба алу да бик мөһим. Мисал өчен, иртәне үзеңә багышларга һәм бу вакытта сине канатландыра, ләззәт бүләк итә торган берәр яраткан эшең белән шөгыльләнергә мөмкин.

7. Алдагы атнага әзерләнәбез.

Якшәмбе кич белән алдагы атнаны планлаштыру мөһим. Атналык эш планын барлыйбыз. Атнасына 30 минут вакытны планаштыруга багышлау уңышка китерә, эшчәнлекне сыйфатлырак итә, көтелмәгән хәлләрне урап узарга ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев