Логотип Идель
Бу – тема!

"ЯКЫН КЕШЕМӘ ЯРДӘМ КИРӘК..." /киңәшләр/

Якын кешегезгә хәзерге вакытта бик авыр һәм аңа ярдәм итәргә кирәк. Әмма ничек икәнен белмисең. Таныш халәтме? Әлеге кеше бергә эшләгән коллега да, туганың да, дустың да булырга мөмкин. Әгәр ул үзен борчыган мәсьәлә турында сөйләсә, димәк, сез беренче бүлекне төшереп калдырып, икенчесенә күчә аласыз. Чөнки беренчесендә сүз аның проблемасын ачыклау һәм ниләр кичергәнен аңлау турында булачак.

1 бүлек.

Сүзне сорау бирүдән башларга ярамый. “Хәлең ничек?” дип маңгайга бәреп сорасаң, кеше: “Рәхмәт, яхшы”, - диячәк. Мәсәлән, мондый сүзләр кулланырга мөмкин:

- Соңгы көннәрдә синең хәлең ничек икән, дип уйлап йөрим.

- Синең барысы да яхшы микән, дип борчылам.

- Соңгы вакытта син бик моңсу, мин берәр ничк ярдәм итә алмыйммы?

Күп нәрсә сорауның нинди ситуациядә бирелүенә дә карый. Әгәр кеше контакта авыр керә икән, ул ни дә булса эшләгәндә, мәсәлән, савыт-саба юганда сорау бирергә була.

Ул сорауларга җавап бирә башлагач, туры бәрми генә аны борчыган мәсьәлә турында сорашырга мөмкин. Әмма сорауларны уйлап бирү кирәк.

Ябык сорауларга караганда ачык сораулар бирү яхшырак. Сорауларны әнә шул ике типка бүлеп йөртәләр. Мәсәлән, “Кичә нишләдең?”, “Әниеңнең хәле ничек?” дип, конкрет сораулар бирү кешене чыгырыннан чыгара ала. Әгәр билгеле бер нәрсәләр турында аның сөйләшәсе килми икән, “синең миңа берәр нәрсә сөйлисең юк идеме?” дип ачык сорау биерергә була. Кешене бүлдермичә тыңлагыз, аннан “Тагын сөйлисе әйберләрең калмадымы?” дип сорагыз.

2 бүлек.

Нәрсә аңа ярдәм итә алыр иде? Моны ачыклау өчен фантазияне эшкә җигеп төрле сораулар биреп карарга була.  Бу күренешләрнең кайсы аңа рәхәтлек бирер иде икән?

- Хорда җырлау;

- Иртәдән кичкә кадәр буш вакыт булу һәм нәрсә эшлисе килсә, шуны эшләү мөмкинлеге;

- Эшләгән эшеңне күреп, бәяләүләре;

- Әнисенең баштан сыпыруы;

- Велосипедта йөрү һ.б

Әңгәмәдәш тәкъдим ителгән күренешләрнең берсе үзенең күңеленә ятуын әйтсә, сез икегез дә аның нәрсә теләгәнен аңлаячаксыз.

Әгәр бу ысул ярдәм итмәсә, ягъни кеше үзенең нәрсә теләгәнен әйтә алмаса, ярдәмгә көнләшү килә ала. Ничек дисезме? Ә менә болай: кеше үзе теләгән әйберне башкаларга күрсә, аңа кызыга. Әңгәмәдәшегез шул очракларны әйтеп бирә алса, сез җавапны таптыгыз дигән сүз.

Ярсуны киметә торган сораулар. Кешене күңеле кайнап һәм ташып торса һәр сүзгә кызып китсә, аны әлеге сораулар ярдәмендә тынычландырырга мөмкин:

- Тормышыңда иң авыр вакыйганы ничек җиңел генә уздырып җибәрә алган идең?

- Тормышыңда бөтенләй борчу булмаган чаклар бар идеме?

- Кайчан үзеңне тыныч һәм рәхәт хис итәсең?

- Үз тарафыңа ишеткән комплиментлар исемлеген яз.

- Җиңеп чыга алган проблемаларыңның исемлеген яз.

Кешеләр үзләренә ярдәм итүчеләрне хәтерлиләр, ә менә үзләре кылган яхшылыклар, яхшы яклары турында сөйләргә бик яратмыйлар. Тик аларны күрү бик мөһим. Үзе күрә белмәсә, сез аларны күрергә ярдәм итегез.

Кешене борчыган мәсьәлә турында сорашканда үзеңне уңайсыз хис итәргә кирәкми. Ул сүзне үзе дә башларга мөмкин. Андый чакларда аның мөмкинлекләрен күрсәтергә, аны булдыра алачагына ышандырырга кирәк.

Димәк, нәтиҗәләр ясыйбыз:

- ярдәмгә мохтаҗ кеше белән сүзне гомуми сораулардан башлагыз, болай эшләгәндә ул читенсенмичә сөйли алачак;

- ул өстән-өстән генә сөйләсә, конкрет мисал китерүен сорагыз;

- әгәр сөйләшү проблемаларны санауга кайтып калса, кешенең өстенлекләрен, уңай якларын санагыз, үзенә аларны күрергә ярдәм итегез.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев