Логотип Идель
Бу – тема!

ДЕМОИМТИХАН: БУ НИ БУ?

Техникум, көллият, училище студентлары чыгарылыш имтиханнарын гадәти формада тапшыра иде. Россиядә WorldSkills хәрәкәте популярлаша башлагач, моннан тыш, WorldSkills форматында уздырыла торган сынау пәйда булды. Исеме дә җисеменә килеп тора: WorldSkills стандартлары буенча демонстрация имтиханы. Әлегә ул – Татарстанда пилот проекты.

Мондый сынау Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында инде өченче ел рәттән уздырыла. Быел аны дүрт компетенция – “Бизнес өчен программалар”, “Web-дизайн һәм разработка”, “Челтәрле һәм системалы администрацияләү”, “Мобиль робототехника” – буенча оештыралар. Әлеге имтиханны 4нче курс студентлары практик дәрес форматында тапшыра. Быел бу сынауны 120гә якын кеше уза. 2018 елда бу сан – 36, 2017 елда 90 булган. Шушы техникум студентларыннан кала, Казан технология һәм дизайн көллияте, Казан авиация техникумы укучылары да “Бизнес өчен программалар” компетенциясе буенча демоимтиханны биредә тапшыра.



26 апрельдә техникум студентлары “Бизнес өчен программалар”, “Челтәр һәм система администрацияләү” компетенцияләре буенча имтихан тапшырды.

– Имтихан биремнәре алдан билгеле булмый. Төп эксперт аларны Мәскәүдән ала. Сынау 2-3 көн иртәдән кичкә кадәр уза. Укучыларның бер агымы өчен биремнәр 26-27 вариантта булырга мөмкин, ягъни бер мәйданчыкта беркемнең дә биреме кабатланмый. Укучылар имтиханны модульләп тапшыра. Иртәнге якта бер модуль, аннары – төшке ашка бүленү, көннең икенче яртысында – кабаттан сынау. Биремнәрне билгеле бер вакытта башкаралар, шуңа эшләгән биремгә кабаттан кайта алмый. Кич белән экспертлар имтиханны тикшерә, – дип аңлатты безгә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы директорының укыту эшләре буенча урынбасары Оксана Тимофеева.

Гадәти чыгарылыш имтиханы белән чагыштырганда, демоимтихан тулысы белән практикага корылган. Монда теория юк. Әлеге техникумны тәмамлаганда, студентларга чыгарылыш имтиханы каралмаган, алар чыгарылыш квалификация эшен яклый. Ә пилот проекты дәвамында укучыларның WorldSkills стандартлары буенча үзләрен сынау мөмкинлеге бар.

– Демоимтиханны тапшыру-тапшырмау – укучы ирегендә. Без бары тик уку практикасы вакытында аңа әзерләнергә вакыт бүлеп бирәбез. Чөнки 2021 елдан башлап, безнең техникумдагы белгечлекләр буенча имтиханны WorldSkills стандартлары буенча тапшыру мәҗбүри булачак. Хәзергә әлеге проектның уңай һәм тискәре якларын белеп, яхшыртабыз. Мондый сынаудан баш тартучылар булса да, алар бик аз. Хәзер яшьләр WorldSkills хәрәкәтенең популярлыгын аңлый. Биремнәр алдан билгеле булмаса да, Россия, Европа, дөнья чемпионатында булган биремнәр буенча әзерләнә, – ди урынбасар.

Демоимтиханны тапшыручыларның барысы да WorldSkills системасында үзенең шәхси кабинетын булдырган. Имтихан нәтиҗәләре буенча, максималь баллның яртысын туплаганнар “skills паспорт” алачак. Әлеге документ – студентның күнекмәләре, осталыгын күрсәтә торган таныклык. Киләчәктә предприятиеләргә эшкә кабул иткәндә, шушы паспортны да караячаклар.


 “Имтиханга... әзерләнмәдем”


Техникумның 4нче курс студенты Булат Мозаффаров демоимтиханны “Бизнес өчен программалар” компетенциясе буенча тапшыра. Ул WorldSkills ярышларында инде икенче елын катнаша икән. Аның ярдәмендә ул күп тәҗрибә туплаган, практика белән шөгыльләнгән. Былтыр студент республика чемпионатында икенче урын алган, ә быел беренчене яулап, Россия этабына узган.

– Минем өчен бу имтихан җиңел иде, чөнки мин WorldSkills буенча милли чемпионатка әзерләнәм. Чынлыкта, имтихан эш ягыннан бик күләмле. Сынау 4 модульдән торды. Беренчесе мәгълүматлар базасын проектлаштыру, икенчесе – компьютер кушымтасын эшләү, өченчесе – кушымтаның график стилен булдыру, дүртенчесе – биремне таләпләр буенча үтәү. Минем өчен икенче, өченче, модульләре җиңел булды. Милли чемпионатка әзерләнгәч, бу имтиханга аерым әзерләнеп тормадым, – ди студент.

Имтиханның беренче көнендә студентлар компьютерларын тикшерә, документлар белән таныша. Икенче көнне тулысы белән эшкә чума. Сынау тәмамланып, өч көн узгач, һәр студент үз шәхси кабинетында баллары белән таныша алачак. «Минемчә, WorldSkills стандартлары буенча демоимтихан гадәти сынауга караганда, яхшырак. Чөнки без аның ярдәмендә стандартлар, бәйсез экспертлар турында беләбез, биремнәре дә дөнья стандартларын якынлашкан», – ди Булат.


Форс-мажор да булгалый


Гадәти сынаудан аермалы буларак, имтиханны бәйсез экспертлар төркеме тикшерә. Аны шушы студентларны укыткан яки бу техникумда белем биргән укытучы кабул итә алмый. Нәтиҗәдә, техникум студентларын башка уку йортыннан ике укытучы, предприятиеләрдән 4 белгеч сыный.

Бүгенге демоимтиханга эксперт Мәскәүдән килгән. Аның әйтүенчә, укучылар биремнәрне компьютерда эшләсәләр дә, аларга интернет тоташтырылмаган. Мәгълүматлар базасы читтә урнашкан, алар өчен техникумда серверлар бар. Шулай итеп, биремнәрне эшләгәндә, беркайдадан күчереп булмый.

– Имтиханны тапшыручылар дулкынлана, борчыла. Без бүген эшне 9.00дә башладык, ә дүрт студент 8.00дә инде имтихан тапшыру мәйданчыгында иде. Бу – техникум укытучыларының тәрбия эше, җаваплылык хисенең зур булуы. Чөнки күп кенә уку йортларында мондый әйбер юк. Берничә көн алдан тапшыручыларның нәтиҗәләре уртачадан күпкә югарырак. Бу безне бик шатландыра, һәм техникумдагы әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын әйтә. Татарстанда IT-белгечләрне әзерләүгә зур игътибар бирелүен сөйли. Шушы студентларның 80 проценты инде эшкә әзер, – ди “Бизнес өчен программалар” компетенциясе менеджеры Наталья Кривоносова.

Модульләрне башкарганда, укучыларның график интерфейсы, эчке код белән эшләү, программаның эшли алу сәләте, программалаштыру культурасы исәпкә алына. Чөнки программачы эштән китә калса, бу программада башкаларның эшли алуы да мөһим. Имтиханда форс-мажор вәзгыять була калып, техника эшләми башласа, укучының имтихан вакытын туктатып, техниканы төзәтәләр, ахырда шул укучыга өстәмә вакыт бирәләр.

Әлеге техникумда бу имтиханны тапшыра алмасаң да, сиңа берни дә булмый. Син барыбер рәхәтләнеп диплом эшен яклап, квалификацияле белгеч булып чыгасың. Ә кайбер уку йортларында демоимтихан балларын билгегә күчерү, аны дипломда күрсәтү очраклары бар икән.

Демоимтиханның ничек узуын техникумның Youtube каналыннан карарга да мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк: быел Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатына Россия җыелмасына IT-юнәлешләр буенча техникумның 5 укучысы кергән. Ә майда узачак милли чемпионатта уку йортының 22 студенты катнашачак.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев