Логотип Идель
Бу – тема!

ВИРТУАЛЬ СӘЯХӘТ: ДӨНЬЯ БУЙЛАП – ЧЕМОДАНСЫЗ

Үзеңне – җылы юрган астыннан, акчаңны – кесәңнән чыгармый гына сәяхәт итәсең киләме? Алайса, тотынып утыр, без кузгалабыз! (мөһим искәрмә: кызганыч, сүз Гарри Поттер фильмнарындагы трансгрессия сәләте турында бармый, әмма барыбер кызык булачак – сүз бирәм).

«Быел мин беренче тапкыр короновирус аркасында чит илгә бара алмый калдым. Моңарчы акчам булмаганга бармый идем», – дип шаяралар интернет киңлекләрендә. Сәяхәт итәргә мөмкинлек булган очракта да, Җир шарының барлык почмаклары белән танышырга бер гомер аз булыр иде, мөгаен. Борынгы кешеләр дөнья буйлап ирекле күченеп йөргән булса, безне ил чикләре һәм якыннарыбызның «үзең генә беркая да бармыйсың!» дигән сүзләре тотып тора. Ә без, әйдә, бүген чик буендагы сакчылардан качып, өйдәгеләргә әйтми генә «сәяхәткә» барып кайтыйк!

Димәк, бүгенге көнгә планнар:

1. Санкт-Петербург Эрмитажында борынгы мисырлылар белән танышырга.

2. Нью-Йорк урамнары буенча йөреп кайтырга.

3. Эйфель манарасына күтәрелеп, кичке Париж белән хозурланырга.

4. Швейцария таулары итәгендә палатка корып, кояш баеганын күзәтергә.

1. Беренче тукталышыбыз – виртуаль музейлар. Юк, юк, «музейларда йөрү күңелсез» дияргә ашыкма! Музейлар – буталчык тарихны тәртипкә салып, төрле тарихи вакыйгаларны дәлилләү һәм халыкка җиткерүнең бер ысулы. «Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак» дип юкка гына әйтмиләр. Тарих дәресләрендә өйрәнгән мумияләр, фараоннар, борынгы эш кораллары белән, мәсәлән, Петебургтагы Эрмитаж музееның виртуаль бинасында танышырга була. Гомумән, хәзерге көндә заман белән бергә атларга тырышкан һәр музей үзенең виртуаль аналогын булдырырга тырыша.

Топ-3:

1. Лувр (Париж) (louvre.fr) – дөньяның иң яхшы музейларының берсе.

2. Россиянең иң-иң музейлары Культура РФ сайтында – cultura.ru

3. Мәскәү Кремле территориясе (tours.kremlin.ru) буенча йөргән арада, музейларга да сугылырга онытмагыз (kreml.ru).

2.Музейларда йөреп, рухи ачлыкны җиңдек, физик ачлыкны җиңү өчен Нью-Йоркның берәр кафесында пицца белән сыйланырга бәлки? Шундый ният белән шәһәр урамнары буенча атлаган арада, Таймс-скверга килеп җиткәнне сизми дә калганбыз. Кырмыска оясы кебек, шау-шулы Нью-йорктан качып, Эйфель манарасына күтәрелик. Әйе-әйе, без Парижда – Атлантик океанны гизеп чыгу өчен, якынча 10-15 секунд кирәк булды. Инде пиццадан соң круасаннар белән чәй эчсәк тә була торгандыр.

Топ-3:

1. Google карталар. Урамнарның панорамалы фотоларыннан кала, Google хәзер онлайн турлар да тәкъдим итә.

2. geocam.ru – бөтен дөнья буенча урнаштырылган веб-камералар туры эфирда эшли, үзеңне экранда йөрүче кешеләр арасында дип күз алдына китерү өчен фантазияңне генә кушасы кала.

3. Youtube`тагы Nomandic Ambience каналы. Яңгырлы Токиода йөрү, океан яр буенда утыру, Исландия шарлавыгын тыңлау – күңелеңә хуш килгәнен сайлый аласың, бар да синең карамакта.

3. Инде йөри-йөри аяклар арыды. Тыныч кына кояш баеганын карап утырасы килә. Танылган тревел-блогер Антон Птушкинга ияреп, Швейцариядәге Маттерхорн тау итәгенә юл тотабыз. Җәяү түгел, әлбәттә, поезд белән. Күл буенда палатка корып, йокларга ятсак та була. Әле безне күпме илләр көтә – энергия тупларга кирәк!

Тревел-блогларга барыбыз да яратып карый торган «Орел и Решка», «Мир на изнанку» тапшырулары старт бирде. ХәзерYoutube`та сәяхәт турында видеороликлар төшерүчеләр саны көннән-көн арта. Мин сиңа иң яхшыларын – мәгълүмати һәм шул ук вакытта җиңел карала торганнарын тәкъдим итәм:

1. Антон Птушкин. «Орел и Решка» тапшыруында алып баручы буларак танылган егет хәзер үз тапшыруын төшерә.

2. Эльнар Мансуров –Mishka.Travel каналы. Антон да, Эльнар да күбрәк табигать күренешләренә басым ясый. Таулар, күлләр, урманнар белән хозурлану өчен менә дигән ысул.

3. «Своим ходом» каналы. Ирле-хатынлы Виталик һәм Лиза – иң позитивYoutube-блогерлар рәтендә. 11 сериядән торган «Африкага  – велосипедта» видеоциклы – хисләр ташкыны һәм көтелмәгән борылышлар буенча  һинд сериалларын да уздыра.

Кызганыч, сәяхәтебез ахырына якынлаша. Швейцария чикерткәләре җырлавын тыңлап йокыга киткәнче шуны гына әйтәсем килә: виртуаль дөнья, берсүзсез, беркайчан да чынбарлыкны алыштыра алмаячак. Әмма хәзерге тормыш шартларында бу иң кулай һәм куркынычсыз вариант. Үзең генә сәяхәт итү күңелсез булмасын өчен, дусларыңны да чакырырга онытма!

Зәринә ФАЗЫЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев