Логотип Идель
Бу – тема!

ВИЧ НИ ДӘ, СПИД НИ? IT-ЛИЦЕЙДА ТӨГӘЛ БЕЛӘЛӘР

Авыру турында белү генә аз, аннан саклану чарасы турында да хәбәрдар булырга кирәк. Үзең сакланып йөрсәң генә, чир сине читләтеп үтәргә мөмкин. 1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан, IT-лицей укучылары бу авыру, аннан ничек сакланырга кирәклеге турында күбрәк белде.

Бу уку йортында СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан махсус ярминкә дә яздырылачак. Биредә укучыларның үз куллары белән ясалган эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Ярминкәне оештырудан кергән акчалар Республика СПИД профилактикасы һәм аңа каршы көрәш үзәгенә юлланачак.

Лицеистлар бу авыру турында азмы-күпме булса да белә икән.

– 1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан, бездә дә махсус акция үткәрелә. Моңа кадәр әлеге авыру турында биология дәресләрендә сөйләгәннәр иде. Үзем дә бу чир турында бераз беләм. ВИЧ инфекциясен каннан күчә ала. Мисал өчен, ВИЧ-инфекцияле кеше яраланып табиб янына килсә, ул табибны да йоктыра ала. Шулай ук җенси тормыш аклып барганда йоктырырга мөмкин. Ә СПИД – ул ВИЧ инфекциясенең бер стадиясе. Әгәр кеше махсус дарулар эчә икән, ВИЧ-инфекциянең дәрәҗәсен киметә ала, әмма шулай да тулысы белән юкка чыгара алмый, – 11 сыйныф укучысы Риназ Сафин.



Аның фикеренчә, ВИЧ яки СПИД белән авыручылар шундый ук гади кешеләр. Киләчәктә бу авырулардан дәва табачакларына да өметен өзми ул. Бәлки андый кешеләр IT-лицей укучылары булыр? Чөнки ракка каршы дәва уйлап табу буенча проект ясаучылар да нәкъ менә биредә укый. Алар «Ачылыш» Халыкара проект олимпиадасының җиңүчеләре булып танылды.

IT-лицейда уздырылган видеолекторий ачык диалог формасында узды. Анда укучылар бу авыру турында кызыксындырган сорауларына да җавап белде. Чараны оештыруда волонтер-медиклар да катнашты.

ВИЧ-инфекцияне йоктырмаганлыкны белү өчен Республика СПИД үзәгенә генә килергә кирәк. Биредә аноним рәвештә бушлай экспресс-анализ тапшырып була. Сезгә махсус номер сугалар, аннары бармактан кан алалар. Аның нәтиҗәләре 10 минут эчендә әзер була. Анализ тапшыручылар арасында төрл категория кешеләре бар икән.

– Икенче ел рәттән Татарстанда бу авыру белән интегүчеләрнең саны кими бара. 2016 ел белән чагыштырганда, бу елның 10 ае эчендә 8,6 процентка кимегән, – дип ассызыклый Республика СПИД профилактикасы һәм аңа каршы көрәш үзәгенең табиб-эпидемиологы Алсу Тимерханова.



Хәзерге вакытта ВИЧ-инфекциясе күпчелек вакытта урта яшьтәге кешеләрдә ачыклана. Таралуның төп сәбәпчесе булып җенси юл тора.

– Яшүсмерләр – без йогынты ясый алган контингент. ВИЧ-инфекцияне йоктыру куркынычын киметү өчен, безнең төп максат – яшьләр арасында профилактик сөйләшүләр уздыру. Соңгы вакытта 40 яшьтән өлкәнрәкләр арасында ВИЧ-инфекциясен йоктыру күп күзәтелә башлады. Бу яңа синтетик наркотикларны куллануга бәйле. Аларны куллангач, җенси якынлык кылу теләге арта. Шулай ук вирус кан аша да күчә. Карынында бала булган, ВИЧ-инфекцияле ана кешенең авыруы баласына да йога ала. Ләкин вакытында табибка барып, химиотерапия алса, сәламәт бала тудыра ала, – дип аңлатты КФУның медицина-профилактика эше һәм психологик ярдәм бүлеге башлыгы Руфина Ганиева.



Хәзерге вакытта бөтен дөнья галимнәре ВИЧка каршы дәва эзли. Ләкин моның очына әле һаман чыгып җитә алмыйлар. Әгәр грипп йоктырмас өчен вакытында вакцинация ясатып булса, ВИЧ вирусына каршы махсус вакцина әлегә юк. Ләкин бу әле ВИЧ-инфекцияле кеше 10-12 елдан соң үлә дигән сүз түгел. Чөнки ул теләсә нинди авырудан вафат була ала. Әгәр ул вакытында табибка барса, ул озак еллар гомер кичерергә мөмкин.

Шунысын да бутамаска кирәк: ВИЧ – ул кешенең иммунитет дефициты. Әгәр кеше ВИЧ-инфекцияле икән, бу әле СПИДтан үләчәк дигән сүз түгел. СПИД – ул ВИЧның соңгы стадиясе. Бу вакытта инде бернинди дару да булышмый.







Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев