Логотип Идель
Бу – тема!

ВАКЫТНЫ ҺӘМ МАЛНЫ ИСРАФ ИТҮ: НИ ӨЧЕН АННАН САКЛАНУ МӨҺИМ?

«Исраф иң хөрмәтле гаиләләрне бозар вә иң бай өйләрне туздырыр, иң биек урыннардан түбән төшерер, иң шөһрәтле фамилияләрне харап вә фәкыйрь итәр. Шуның өчен исраф итүдән бик сакланыгыз вә һәр эшегездә икътисадлы булыгыз!»

Халкыбызның олуг мәгърифәтчесе, энциклопедист галим Ризаэддин Фәхреддиннең әлеге сүзләре, бер гасыр үтүгә карамастан, бүген дә бик актуаль яңгырыйлар.

Нәрсә ул исраф?

Исраф турында күбрәк белер өчен, без Яшел Үзән районының Бакырчы авылы имамы Әнәс хәзрәт Закировка мөрәҗәгать иттек.

– Әнәс хәзрәт, исраф нәрсә ул? Ул нәрсәләрдә күренә? Бу төшенчәгә аңлатма бирсәгез иде.

–  Исраф – акча, мал һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә бирелгән кадерле гомерне, вакытны, нигъмәтләрне сәбәпсезгә, файдасызга туздыру яки әрәм-шәрәм итүдер.

– Ризыкны, малны исраф итүдән тыелырга тиешбез. Ризык дигәндә нәрсәләр күз алдында тотыла?

–  Коръән Кәримнең «Бәкара» сүрәсендә (212 нче аять) Аллаһы Тәгалә «теләгән бәндәмне хисапсыз ризыкландырырмын» дигән. Күп кешеләр ашый-эчә торган нәрсәләрне генә ризык дип саный һәм бу сүз шул мәгънәне аңлата дип уйлый. Чынлыкта «ризык» төшенчәсе ул ашау-эчү генә түгел, Аллаһы Тәгалә бу дөньяда кешеләргә биргән бөтен нәрсәләрне колачлый: торак урыны, кием-салым, хәләл җефете, балалар, мал-туар һәм башкалар.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Биш нәрсәне дөрес куллан, киләчәк бишесенә җиткәнче:

1. Яшьлегеңне – картлык килгәнче.

2. Сәламәтлегеңне – чир килгәнче.

3. Байлыгыңны – ярлылык килгәнче.

4. Буш вакытыңны – мәшгульлек килгәнче.

5. Тормыш вә яшәвеңне – үлем килгәнче».

Пәйгамбәребез (с.г.в.) безгә, шул рәвешле, Аллаһы биргән нигъмәтләрне вакытында һәм дөрес куллануның әһәмиятен аңлатып бирде.

Вакыт һәм сәламәтлек – Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Кешеләрнең күбесе акча һәм малларын гына түгел, вакытларын да бушка сарыф итәләр. Вакытның да Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәт булуын онытырга ярамый. Аны бары тик кирәкле, файдалы эшләр башкару өчен генә кулланырга тиешбез. Яшәвебезнең һәр мизгелен яхшы гамәлләргә генә сарыф итү өчен тырышырга кирәк. Үзебезнең якыннарыбызга тиешле вакыт турында да онытып җибәрмик. Мөхәммәд (с.г.в.) көнне өч өлешкә бүлә торган булган: гыйбадәт кылу өчен, гаиләсенә һәм халык эшләрен башкарырга.

  – Әнәс хәзрәт, вакыттан дөрес файдаланмауга, аны исраф итүгә нәрсәләрне кертәсез? Ничек итеп аны юкка сарыф итмәскә?

– Бүгенге көндә бик күп кешеләр Аллаһы Тәгаләдән бүләк итеп бирелгән кыйммәтле вакытларының һич кадерен белмиләр. Күпчелек бәндәләр, үзләренең вакыт шәрифләрен ничек иттереп үткәрергә белмичә, бозыклык кылып, гөнаһка баштанаяк чумган хәлдә яшиләр. Моңа аларның бер дә исләре китми, киресенчә, «без дөрес яшибез» диеп, үз-үзләрен алдыйлар.

Аллаһы Тәгалә, вакытның кешеләр өчен ни дәрәҗәдә кадерле һәм әһәмиятле икәнен изге Коръән Кәримнең 103 нче «Гасыр» сүрәсендә исебезгә төшереп, кешеләрне кисәтә: «Замана, дәвер, кич, икенде намазы, гасыр белән ант итеп әйтәмен ки. Дөреслектә адәм баласы хәсрәттәдер, кадерле гомерен дөнья  өчен генә әрәм итеп, зур зарарлануда, кимчелектәдер. Мәгәр Коръән өйрәткәнчә дөрес юл белән чын иман китереп, ислам динен кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, Коръән дәлилләре белән хактан һич тә аерылмаска бер-берсен өндәшкән һәм тормыш вә дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр итәргә, чыдамлы булырга бер-берсен өндәгән хак мөэминнәр генә зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар».

Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер мөбарәк хәдисендә түбәндәгеләрне әйткән: «Ике нигъмәт бар, кешеләрнең күбесе аларның кыйммәтен аңламыйлар. Беренчесе – саулык, икенчесе – вакыт нигъмәте».

– Кемдер исраф итүне юмартлык белән тиңли. Булган малыбызга сакчыл караш саранлык кебек тоела. Бу төшенчәләрне ничек аерырга?

– «Аллаһының коллары арасында шундыйлар бар, алар, малларын сарыф иткән вакытта, исраф кылучылар белән сараннар арасында урта бер юлны эзләрләр» («Аеручы»: 67). Димәк, ул кешеләр малларын исраф кылмаслар, маңгай тирен тамызып, күкрәк көче белән табылган  байлыкларының кадерен белерләр һәм шул ук вакытта саран да булмаслар, ягъни ике аралыкта булырлар. Дөреслектә малны юк-барга әрәм-шәрәм итү һәрбер эштә хәрам санала, бу гамәлдән без сак булырга тиеш.

– Җавапларыгыз өчен Аллаһның рәхмәте яусын, Әнәс абый. Һәрберебезгә ислам дине кушканнарны үтәп яшәргә насыйп булсын!

Табигый байлыкларга сакчыл караш

Аллаһы Тәгалә безгә – кешеләргә – җир-суларны, урман-кырларны, бар табигатьне әманәт итеп биргән. Бүген без яшәешебез белән әлеге байлыкларга куркыныч тудырабыз. Табигатькә сакчыл карыйсы урында кайберәүләр аның белән көрәшкә чыккан диярсең. Күпләр, урманнарда,  су буйларында ял иткәч, үзеннән соң чүп өеме калдырып китә. Сәнәгать үскән саен, һава пычрана, чишмәләр  һәм елгалар саега. Үзенең әлеге эш-гамәлләреннән зыян күреп, кеше шулай һәлакәткә якыная. Шунысы мөһим: Кыямәт көнендә һәрбер яхшылыгыбыз һәм явызлык кылуыбыз турында  да җавап бирәчәгебезне онытмыйк. Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә файдалану өчен бирелгән табигатебезне сакларга тырышыйк, аның байлыкларын исраф итмик.

Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Әй адәм балалары, мәчеткә барган вакытта яхшы киемнәр киеп барыгыз. Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез, чөнки Аллаһ исраф кылучыларны сөймәс».

Пәрдә»: 31)

Исраф итү аеруча күп булган илләр

Интернет челтәрендәге мәгълүматларга караганда, Европада урнашкан илләрдә ризыкны исраф итү аеруча киң таралган. Бөекбритания, Германия һәм Франция кебек илләрдә ел саен 15 миллион тоннага якын ризык чүплеккә ташлана икән.  Исраф итү Аллаһы Тәгалә тарафыннан гөнаһ саналганлыктан, ислам динен тотучы дәүләтләрдә мондый проблема юк.

«Вакытын сарыф итә белгән кеше малын да сарыф итә белер, ягъни бер минут вакытын буш җиргә сарыф итмәгән кебек, бер тиен булсын – акчасын да урынсыз җиргә җибәрмәс. Шуның өчен вакытыгызны вә малыгызны әрәм итмәгез, алдан күрүчән булыгыз, ахмак кешеләр кебек, акчагызны дөнья вә ахирәттә файдасы өметле булмаган әйберләргә сарыф итмәгез, вакытыгызны да исраф итмәгез».

Ризаэддин Фәхреддин

Әлфинур ӘХМӘТШИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев