Логотип Идель
Бу – тема!

УҢЫШКА НИЧЕК ИРЕШЕРГӘ – БУШКА ӨЙРӘНӘБЕЗ

Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесе җиңүчеләре белән танышуны дәвам итәбез. «Социаль лифтларны үстерү» номинациясенең тагын бер җиңүчесе – Марат Хәйруллин.

Марат 2018 елда М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында физика факультетының аспирантура бүлеген тәмамлый, хәзер  исә шунда ук яшь белгеч буларак хезмәт куя. «Конкурс турында узган елны белдем, университеттагы дусларым физик затларның яшьләр инициативасына булышу өчен зур мөмкинлеккә ия булуын әйттеләр...» – дип сүзен башлады героебыз.

Проектыңның башлангычы булып нәрсә торды дип уйлыйсың?

– Әлеге бәйгедә катнашканчы, мин Мария Данилинаның «30 көн табуретка турында» («30 дней про табуретку») исеме астындагы курсларын узган идем. Биредә халык алдында чыгыш ясау, иркен аралашу серләренә төшендем. Бары тик шул вакытта гына фән турында кызыклы һәм күп итеп сөйләшеп булуын аңладым. Үзебезнең факультетта студентлар һәм аспирантлар өчен шундый курс оештырырга кирәк дигән фикер «оялаган» иде ул чакта... Проект исә бәйгедә җиңү яулады, жюри әгъзалары да әлеге курсны яшьләр өчен файдалы дип таптылар!

Димәк, проект дөрес сөйләм осталыклары өстендә эшләргә ярдәм итәчәк?

– Әйе, нәкъ шулай! «Твоя речь – твой успех» («Синең сөйләм  – синең уңыш») халык алдында чыгыш ясау буенча белемне һәм тәҗрибәне арттыруга юнәлтелгән. Әлеге курс студентларга, аспирантларга һәм үз эшен башлап җибәрергә теләгән яшьләргә кызыклы һәм файдалы булачак.

Проект кайчан һәм ничек үз эшен башлап җибәрәчәк?

– Безнең проектта алган күнекмәләр теләсә кайсы кеше карьерасында база булып тора, һәм аларның үсеше исә киләчәктә зур мөмкинлекләр ача алачак. Курста катнашучылар, беренче эш итеп, компаньон (предмет, тема яки диплом эше) сайлап алырга һәм 30 көн дәвамында аның турында сөйләгән видеоязмалар төшереп җибәрергә тиешләр. Моннан тыш, барлык катнашучылар да сөйләм техникасы буенча дәресләрне узачак һәм, шул рәвешле, чыгыш ясау структурасын формалаштырачаклар. Эш уртак чатларда барачак, шулай ук катнашучыларга ярдәм итүче кураторлар да булачак.

Курсның беренче агымы 2020 елның сентябренә билгеләнгән, икенчесе исә октябрь аенда булачак дип көтелә. Курсны онлайн платформада дистанцион рәвештә узу бушлай, теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен бары тик безнең белән элемтәгә керергә кирәк яки почта (trtu.project@gmail.com)  аша катнашу өчен гариза калдыра аласыз.

Проектны чынга ашырганда нинди каршылыклар булыр дип уйлыйсың?

– Мондый төр курслар проектын  әле берәүнең дә эшләгәне юк иде, бу беренче тәҗрибә. Төп каршылык исә ул – яшьләрне әлеге курс белән таныштыруда булыр дип уйлыйм. Шулай ук проектның бары тик онлайн форматта гына булуы да күпләрне куркытырга мөмкин, чөнки мондый рәвешле белем алуга без әле ияләшеп кенә киләбез...

Проектлар бәйгеләрендә җиңү яуларга теләгән яшьләргә киңәшләрең?

– Минемчә, җиңүнең төп шарты – бәйгедә акча өчен түгел, ә проектны чынга ашыру максаты белән катнашырга кирәк! Үз эшеңә үзең ышанганда, аны аңлаганда гына син башкаларны үз яныңа, үз командыңга җәлеп итә аласың, ә бергәләп башкарган эш һәрвакыт уңышлы килеп чыга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев