Логотип Идель
Бу – тема!

"УМНИКИ И УМНИЦЫ": ҮЗЕҢНЕ ТИКШЕРЕП КАРА

Явыз Иван вакытында бер гербтагы барс нәрсә тотып тора? Ә Зөягә килгән шагыйрь һәм аның әсәрендә бу утрау ничек атала? Казанның танылган химигын беләсезме? Уенчылар белән бергәләп бу сорауларга җавапны «Умники и умницы» тапшыруы вакытында эзләдек.

 Белгәнебезчә, бу тапшыруда абсолют җиңүче дан-шөһрәттән тыш  Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына (МГИМО) сынауларсыз гына керү хокукына ия була. Шул хокукны дауларга барыр өчен Татарстан укучылары «Умники и умницы» уенының төбәк финалында катнашты. Уенга алып баручы Юрий Вяземский үзе дә килгән иде.



Әлбәттә, «Умники и умницы» тапшыруының телевизион варианты төбәкләрдә уза торган этаптан күпкә аерыла. Төбәк финалларында оештыручылар җирле ареопагка ошарга тырыша. Әмма Мәскәүдә уза торган финаллар күпкә катлаулырак була икән. Өйдә диварлар да булыша, диләр бит. Ә башкалада инде көндәшләр дә көчлерәк, сораулар да авыррак...

Гомумән алганда, шушы тапшыру ярдәмендә өч меңнән артык укучы МГИМОга керү бәхетенә ирешкән. Инде быелның апрель аенда ук яздырылган тапшыруда 12 укучы 2017-2018 уку елында шушы вуз студенты булу бәхетенә ирешкән. Моннан тыш, тагын 6 кеше призер булып, бу вузга ташламалы шартларда керә алачак.


«Эйнштейн БДИны тапшыра алмас иде»


 «Умники и умницы» уенының төбәк этабы Татарстанда инде дүртенче тапкыр уздырыла. Шуңа аның алып баручысы Юрий Вяземскийның Татарстанга беренче генә килүе түгел инде. Бу юлы уен Болгар һәм Зөя шәһәрләре тарихына багышланды.

Бүгенге тема бик кызыклы булачак. Хәзерге вакытта мин яза торган романдагы бер эпизод IX гасырда Болгарда бара. Мин Болгар турында хәтта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевтән дә күбрәк беләм. Язучы буларак, андагы төрле күренешләрне дә күз алдына китерәм. Болгарны гына түгел, Бөек Ефәк юлын да яхшы беләм, – дип сөйләде алып баручы.



Бу уен җиңүчесе булыр өчен белем генә җитми, әлбәттә. Монда, спорт олимпиадасындагы кебек беренче булыйм дисәң, күнекмәләр уздырырга, күп итеп китаплар укырга кирәк. Сиңа уңыш та елмаерга тиеш, әлбәттә. Сер түгел, хәзерге укучылар интернет аша белем алуны үз итә. Моңа Юрий Павлович үзе дә каршы түгел-түгелен: «Ләкин бу – айсбергның башы гына бит. Шуңа ярымфиналда җиңәр өчен тирәнрәк төшәргә кирәк».

Татарстан балалары башка төбәкләрдәге балалардан бик күпкә аерыла икән. Чөнки безнең республика укучылары белемгә тартыла. Әлбәттә, бүгенге заман балалары үзен икътисад, акча, уңышка ирешүгә юнәлтә. Тик Вяземский һәркем белгән Эйнштейнны БДИны бирә алмас иде, дип уйлый. Чөнки бу галим ашыкмыйча гына уйларга күнеккән булган. Ә БДИ әкреннәрне яратмый икәнен үзең дә бик яхшы беләсең...

 

IT-лицей укучыларына китапларны укытучылары ташыган


 «Умники и умницы» тапшыруының финалында катнашучылар бөтен республикадан җыелган иде. Монда Казан укучылары гына түгел, Бөгелмә, Саба, Аксубай  һәм башка районнардан килгәннәр дә шактый иде.

Әминә Сабирова – Бөгелмәнең Һади Атласи исемендәге татар гимназиясенең 10 сыйныф укучысы. Бу уенда ул теоретик буларак катнаша. Алар юлларда (дорожка) уйный торган уенчылар сорауларга җавап бирә алмаган очракта ярдәмгә килә. Җавап дөрес булганда аларга орден яки медаль тапшырыла. Әминә «5»легә генә укый, олимпиада-конференцияләрдә катнаша. «Умники и умницы» тапшыруында катнашырга аңа укытучысы тәкъдим иткән. Финалга кадәр аңа ике этап узарга туры килгән.



– Татар гимназиясендә укысам да, Татарстан тарихын өйрәнергә безгә бик аз вакыт бирелә: айга бер-ике дәрес кенә. Уенга әзерләнгәндә, китаплар укыдым, махсус сайтлар белән таныштым, – дип сөйләде Әминә.

Казанның IT-лицей укучысы Әмир Миннебаев исә туган якны өйрәнү белән кызыксына. Укытучысы уенда катнашырга тәкъдим иткәч, ул ике дә уйламыйча ризалашкан. Уенда ул агонист буларак катнашты.



– Биремнәр катлаулы булды, аеруча тарихка бәйлеләре авыр иде. Ләкин югалып калмадык, барысына да җавап бирдек. Рус теле, тарих, ораторлык сәнгате буенча сораулардан соңгысы буенча бирем авыррак бирелде.

Әмир уенга әзерләнгәндә бик күп китаплар укыган. IT-лицей укучыларына шәһәргә чыгарга ярамый икән, шуңа күрә китапларны табу проблемасын укытучысы хәл иткән. Нәкъ менә ул КФУның Фәнни китапханәсеннән, Абдулла Алиш үзәгеннән Әмиргә китаплар алып кайткан. Уенда Әмир, үз чираты җиткәнче үк, теоретик буларак күп сорауларга җавап бирде.

 

«Җиңелүдән курыкмаска кирәк»


Умники һәм умницы тапшыруын Казанның 85нче мәктәбе директоры, җирле «Вяземский» – Ринат Хәйбуллин алып барды. Болгар һәм Зөя тарихына багышланган сораулар арасында бик катлаулылары да, шул ук вакытта логикага таянып җавап табып булганнары да бар иде.



...Шулай итеп, беренче агонда (турда) Казанның 4 гимназия-интернаты укучысы Мәрьям Ибраһимова  җиңеп чыкты. Сары юлны сайлаган кыз сынатмады.

– Минем йөрәгемдә хис-кичерешләрем ташый. Дөресен генә әйткәндә, мин бу уенга аерым вакыт эчендә әзерләнмәдем. Мәктәптә Россия тарихын яхшылап үзләштердем, өстәмә рәвештә дә шөгыльләндем, әлбәттә. Әмма синдә белем базасы булмаса, уңышка ирешеп булмый. Минем өчен Мәскәүдә узачак уенда катнашу – ул тәҗрибә алу. Чөнки әгәр син үз алдыңа максат куеп, аңа ирешә алмасаң, бер дә күңелле булмаячак. Шуңа мин тәҗрибә артыннан барам. Беркайчан да җиңелүдән курыкмаска кирәк, булдырып карарга кирәк, – 1нче агон җиңүчесе Мәрьям.

Катнашучыларны бәяли торган ареопаг (безнеңчә әйтсәк, жюри булла инде) составында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да бар иде. Ул укучыларның дөрес җавап биргән вакытта  чын күңелдән куанып, горурланып утырды.



Безнең республика халыкара, динара татулыгы белән дан тота. Бу программа олыларга да, балаларга да кызыклы. Без бу уенга үз темабызны тәкъдим итәргә булдык. Ә безнең туган темабыз Болгар һәм Зөя шәһәрләре. Бирдә булган һәркем бу урыннар белән горурлана.

Чыннан да, бу уеннан соң Татарстан укучыларының ни дәрәҗәдә акыллы булуларына шаккатып, тел шартлатып кайттым мин! Хәзер төбәк уенында җиңеп чыкканнар Татарстан командасына эләгәчәк. Шуннан соң алар – чирекфиналга, аннары – ярымфиналга эләгергә тиеш. Соңыннан, финалда җиңеп чыккан укучыны МГИМО көтә!



P.S. Язманы кереш өлешендәге сорауларга җавапларны белә алдыгызмы? Тәре, Пушкин – Буян һәм Бутлеров. Пушкин әкиятләрен укып үсү, дус кызымның Бутлеров исемендәге Химия институтында белем алуы һәм Казан ханлыгы тарихы турында китаплар укуы юкка китмәгән икән ләбаса! Эх, киләсе елга мин дә акыллыбашлар рәтенә кушылыр идем дә, тик яшем генә узып киткән шул…

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев