Логотип Идель
Бу – тема!

"УЛ КЕШЕ ТҮГЕЛМЕНИ?"

Республикабыз мөселман, христианнар, яһүдиләр, буддистлар һәм башка дин тотучы кешеләр дус һәм тату яшәве белән билгеле. Көндәлек тормышта төрле дин вәкилләре гел очрашып, аралашып торабыз. Ләкин шушы дини үзенчәлекләр аркасында кешеләр арасында конфликтлар туа дип тә уйлаучылар да шактый. Минемчә, болай фикерләүчеләр нык ялгышалар.

Без – мөселманнар, һәм һәрберебезнең бүтән дин тотучы дуслары бар. КФУның Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г. Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә Полина Власова исемле танышым укый. Аның гаиләсе христиан динен тота. Дине һәм милләте башка булса да, ул татарлар, мөселманнар белән аралашып яши һәм укый, безнең телебезне, әдәбиятыбызны өйрәнә, татар телендә иркен аралаша. Бер очрашканда, Полина ападан «Башка милләт, дин вәкилләре арасында булу, уку авырмы?» – дип сорадым. Ул бу сорауга аптырап калды хәтта! «Юк инде, группадаш дус кызларымның ислам динен тотулары безгә берничек тә комачауламый. Без рәхәтләнеп аралашабыз. Группада якын дусларымны да табарга өлгердем», – диде.

Сыйныфызда да төрле дин вәкилләре бар. Дин безнең аралашуыбызга комачауламый, без үзара дус һәм якын мөнәсәбәттә. Бер-беребезгә һәрвакыт булышырга әзербез һәм төрле хәлләрдә дә бер-беребезгә таяна алабыз. Күптән түгел үзем дә бүтән диннәрнең тарихы белән кызыксына башладым. Христиан һәм ислам динен үзара чагыштырып, уртак яклары күп булуын белдем. Ике дин дә мәҗүсилекне инкарь итәүләре, икесенең дә изге китаплары һәм Пәйгамбәрләре булуы белән дә охшаш.

Тарихка күз салсак, Пәйгамбәрләребез дә бүтән диннәрне хөрмәт иткәнлекне күрә алабыз. Берьюлы Пәйгамбәребез (с.г.в.) яһүдинең мәетен күтәреп узып баручы кешеләрне күрә һәм, ихтирам йөзеннән, торып баса. Иптәшләре Мөхәммәт (с.г.в.)нең бу гамәленә гаҗәпләнеп, «Бу бит яһүдинең мәете», – дигәннәр. Ә Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ул кеше түгелмени?» – диеп җавап биргән һәм җирләү процессы тәмамланганчы, басып торуын дәвам иткән. Пәйгамбәрләребезнең башка дин вәкилләре белән яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәклекнең үрнәге булып тора.

Чын мөселман, әйләнә-тирәдәгеләрнең нинди дин вәкиле булуына карамастан, яхшы мөгаләмә һәм ихтирам белгертергә тиеш. Шулай иткәндә, ул исламның бөеклеген, әхлаклыгын, әдәплелеген күрсәтә ала.Пәйгамбәребез (с.г.в.) кебек ышанычлы булу, дөрес сүз сөйләү, гаделлек, тугрылык кебек сыйфатларга ия булырга кирәк һәрбарчабызга да. Бүтәннәр белән аралашканда, без ислам динен төрле яктан күрсәтә алабыз. Яхшы як буламы ул, әллә начармы – без үзебез сайлыйбыз. Һәммәбез дә башка дин тотучыларга да, мөселманнарга да бары тик күркәм сыйфатларын гына күрсәтсен, үзенә һәм диненә дә ихтирам уятсын иде.

Ислам дине – дөньякүләм таралган диннәрнең берсе. Интернет мәгълүматларына караганда, христианлыктан кала ул икенче урында тора. Исламның таралышы – 23%, ә христиан дине тарафдарлары 33% тәшкил итә. Мөселманнарның саны бер миллиардтан артык, алар 120дән артык илдә яшиләр. Ислам башка диннәргә караганда тизрәк үсүе, таралуы белән дә үзенчәлекле.



Дөньяда диннәрнең саны күпме икәнлеге турында да төгәл фикерләр юк. Кайбер чыганаклардан аларның хәтта биш меңләп булуын да белдек. Иң киң таралганнарына тагын индуизм, буддизм, иудаизм (яһүд дине) дә керә.

Аларның һәрберсенең үз үзенчәлеге, тәртип һәм кагыйдәләре бар. Шунысы әһәмиятле: һәрбер диндә бары тик күркәм холык, яхшы сыйфатлар гына мактала.

Әлфинур Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев