Логотип Идель
Бу – тема!

ТУКАЙ ОНЫКЧЫКЛАРЫ: НӘСЕЛ ИСӘН

Бөек Тукайның катлаулы тормыш юлы белән таныштырып торасы юк – һәркемгә билгеле. Иҗатын, аның турындагы язма-хатирәләрне укыганнар «Эх, балалары булса тагын никадәр истәлек, нихәтле бөек шагыйрьләр калган булыр иде», – дип уфтанып узгандыр.

Чыннан да, төптәнрәк уйлап карасаң, бүгенге яшьләр арасында шагыйрьнең дәвамчылары турында без берни белмибез. Нәрсә белән шөгыльләнә? Бәлки, бүгенге заман Тукае да том-том шигырь язып ятадыр? Яисә, киресенчә, иҗат юлыннан китмичә, инженер/балта остасы/тегүче һөнәрен сайлагандыр? Ачыклап карыйк әле.

Тукайның дәвамчыларын кайдан эзлисең инде? Әлбәттә, данлыклы Арча ягыннан. Киттек!




Тукай оныгы №1

Исеме: Алия Фатыйхова

Яше: 20

Төп шөгыле: Казан медицина көллиятенең 4нче курсында белем алу

 

Алия, синең нәсел чыбыкларың нинди тамырлар аша Тукайга барып тоташа?

– Габдулла Тукайның әтисе – Мөхәммәтгариф аганың сеңлесе Фаизә Шәмсетдинова аша Тукай оныкчыгы булам мин. Фаизәнең улы Габдрахман, аның кызы Сатыйга, Сатыйганың кызы Диләрә – минем дәү әнием була. Ул бу хакта кызлары – әнием Лилия һәм сеңлесе Миләүшәгә хәбәр итеп, сөйләп калдырган.

Гаиләгездә Тукайга мөнәсәбәт аеруча да җылы инде, димәк.

– Әлбәттә. Әнием – Лилия Әмир кызы Фатыйхова бөек шагыйребез калдырган әдәби мирасны балаларына гына түгел, ә барлык бүгенге буын яшьләренә тапшыруны үзалдына максат итеп куйган булган. Ул Арчаның 2нче урта мәктәбендә инде менә 33 ел туган телебез дәресләрен алып бара. Минем әни шуның хәтле иҗади шәхес ки, кулыннан килмәгән эше юк! Студент елларында «Каз канаты» халык бию ансамблендә биегән, бүгенгәчә сәхнәне, биюне ташлаганы юк. Аннан күреп мин дә бию сәнгатен үз итәм.

Сеңлесе Миләүшә Әмировна да 26нчы ел Арча педагогия көллиятендә татар теле укытучысы булып эшли. Гомерләрен туган татар телебезгә багышлаган якыннарымны, чын мәгънәсендә, Тукай дәвамчылары дип атарга хакым бардыр, мөгаен. 6нчы буын Тукай нәселеннән булуыбыз белән гаять горурланабыз!

Үзең каләм тибрәтмисеңме?

– Юк. Әлегә юк. Бүгенге көндә барлык игътибарымны, көчемне укуга бирәм. Булачак табиб бит мин, башкача ярамый. Кызыл дипломга барам, шөкер. Киләчәктә дә уку ягыннан сынатмыйсы иде. Аннары, буш вакытымны биюгә багышлыйм, шигырь-хикәяләр иҗат итәргә вакыт таррак. Тик барысы да алда әле!




Тукай оныгы №2

Исеме: Зөләйха Зәбирова

Яше: 16

Төп шөгыле: Арча 2нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныфында белем алу

Зөләйха, синең нәсел чыбыгына бөек Тукайның да катышы бар икән?!

– Әйе, бар. Бу – суд карары белән, хокукый яктан да расланган. Габдулла Тукайның яраткан Саҗидә апасы хакында ишетеп беләсездер. Зиннәтулла бабасы йортында Саҗидә апасының аны, башкалардан яшереп иркәләве, сөюе турында «Исемдә калганнар»да да хәбәр ителә. Ишле гаиләдә артык кашык булган, җан салкынлыгы белән тулы төрмәне хәтерләткән өйдә Саҗидә апасы малайга «ап-ак фәрештә булып» күренә. Шушы апа аша Тукайның нәсел чыбыклары минем гаиләмә дә килеп тоташа. Саҗидәнең кызы Мәсрүрә, Мәсрүрәнең улы Фоат, Фоатның улы Айрат – минем әтием.

Бүгенге көндә ни белән шөгыльләнәсең?

– Шигырьләр язам. Арчадагы «Нур» журналистика студиясенә йөрим. Төрле иҗади кичәләр, очрашуларны яратам. Алар минем өчен илһам чыганагы. Әнием Эльмира да мәктәптә татар теле укытучысы булып эшли, аның ягыннан да телебезгә хөрмәт, аны сакларга кирәклеге турында пропоганда зур. Тукай нәселеннән булуым миңа горурлык хисе генә түгел, зур җаваплылык та өсти. Киләчәктә шигърият дөньясында лаеклы шагыйрә булып җитлегәсем килә.




«Тукай ул – татар, татар ул – Тукай» дигән гыйбарәне һәрдаим ишетәбез. Туган телебез дигәндә дә күз алдына беренче булып Әлифба китабы белән беррәттән, бөек шагыйребез килеп баса. Татар теле һәм Тукай – алар синонимнар. Һәм шуларга кер-тап төшермичә алга атлаучы Тукай оныкчыклары бар. Димәк, Тукай шәҗәрәсе дәвам итә. Озакламый алар илебез күгендә зур йолдыз булып бер балкырлар әле!

БЕЛЕШМӘ


Мөхәммәтгариф ага


Габдулла Тукайның зыялыгына аптырарга кирәкми: әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт тә бик укымышлы кеше булган. Ул 14 яшендә мәдрәсәгә укырга керә. Мәдрәсәдә, гадәттә, 15-20 ел белем алганнар. Мөхәммәтгариф ага аны 8 елда тәмамлап, Кушлавычка мулла булып кайта. Үзе уртача буйлы, коңгырт чәчле, зәңгәрсу күзле, матур борынлы кеше булган. Телгә-сүзгә бик оста, мәзәкчел булып, кием-салымны да купшы кияргә яраткан.

Бибимәмдүдә ханым


Тукайның әнисе Бибимәмдүдә ханым да – имам кызы. Мәмдүдә озынчарак йөзле, сызылып киткән кара кыйгач кашлы, матур кылыч борынлы, төскә-биткә чибәр, матур буй-сынлы, кирәк чакта шигырь белән җавап бирә торган оста телле, үзе тегү-чигүгә  маһир бер мөлаем сылу туташ буларак билгеле.



***

Тукайның әтисе 44, әнисе 25 яшендә дөнья куя. Әтисеннән Габдулла 4 ай ярымлык, әнисеннән 3 яшь тә 7 айлык булып ятим кала.

Илүзә Бикчәнтәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев