Логотип Идель
Бу – тема!

ТОНЧЫГЫП ҮЛӘБЕЗМЕ, КӨРӘК-ТЫРМА ТОТАБЫЗМЫ?

Чисталык өчен кем җаваплы? Бу сорауны синең үз-үзеңә биргәнең бармы? Ә бит бераз уйлап карасаң, зыяны булмас иде. Җирләр кардан арынырга өлгермәде, инде бөтен пычрагыбыз «шытып» чыкты. Кар астында яшеренеп яткан пластик шешәләр, тәмәке төпчекләре, ни генә юк... Ярый әле, 5 айга якын дәвам иткән кыш шушы шакшылыкны күз алдыннан юкка чыгарып тора. Рәхмәт төшкере!

Ә язга чыккач, тагын уфтана башлыйбыз, янәсе пычрак, җыештырмыйлар, чистартмыйлар. Баксаң, үзебез үк кылган гамәлләр бумеранг булып кайткан түгелме соң? Менә «Кола» эчкән шешәбез, автобустан чыккач, ташлаган билетыбыз аунап ята, йорт хайваннары саф һава сулаганда калдырган «байлыклары» да шунда... Сер түгел, экология проблемасы бүген – иң кискен мәсьәлә. Һәм ул инде күптәннән чишелеш көтә.

Кайсы экологик проблема иң куркынычы?


Моны Бөтенроссия җәмгыять фикерен өйрәнү үзәге март аенда үткәргән сораштырудан соң белгәннәр. Сораштыруда катнашучыларга «Сез яшәгән торак пукнтта нинди экологик проблема аеруча кискен тора?» дигән сорау биргәннәр. Җаваплар мондый булган:



Ә фәнни күзлектән караганда, бүген Россиядә иң куркыныч экологик проблемалар: һаваның пычрануы, урманнарны кисү, су һәм туфракның пычрануы, көнкүреш калдыклары, радиоактив әшәкелек куркынычы, тыюлык зоналарын юкка чыгару, браконьерлык, һәр төбәктәге аерым проблемалар. Гомумән алганда, Россиядәге экологик проблемаларны ике категориягә бүлергә мөмкин. Берсе – буыннан-буынга күчкәннәре, икенчесе – заманча дәүләттә барлыкка килгәне.

Гаеп кемдә?


Әлбәттә, экологик проблема тикмалда гына тумаган. Ничәмә-ничә еллар, гасырлар дәвамында җыелып килгән пычрак «байлыгы»на кем гаепле соң? Бу сорауга һәркемнең үз җавабы.



Сораштыруда катнашканнарның да фикерләре төрле. Мисал өчен, кайберәүләр (29%) экологик хәл өчен шәһәр-районның җирле хакимияте җавап бирергә тиеш, дип саный. Россиялеләрнең 25% исә төбәк губернаторы, башлыгы, президенты җавап бирүен тели. Кешеләр үзләре җаваплы – сораштыручыларның 20% шулай уйлый. Табигый байлыклар министрлыгы, экологик полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка хезмәтләр – 10% халык экология торышы өчен алар гына җавап бирсен, ди. Ә сораштыруда катнашканнарның 7% моңа тулысынча ил хөкүмәте җаваплы дип саный. Шулай ук экология мәсьәләләрен иҗтимагый оешмалар, төрле предприятиеләргә аударырга теләүчеләр дә бар.

Тик атта да, тәртә дә булган гаепне башкаларга ташлап калдырып кына, безнең Җир-Анабыз чистарак булырмы соң? Әйдәгез, кешеләр урамда чүп ыргытуны, су пычратуны, агач кисүне дәвам итсен. Ә экология оешмаларында эшләүчеләр штраф салсын, безнең арттан җыештырсын. Тик булган 146 миллион Россия халкы шулай эшли башласа, нәтиҗәсе булырмы? Чебен дулап, тәрәзә вата алмый, диләр. Чыннан да, бу мәсьәләдә безгә бергә ныклап тотынып, табигатькә сакчыл карашта булырга, планетабызны пычрата торган гамәлләрне мөмкин кадәр азрак кылырга кирәк.

Һаман да шул ук сораштыруда катнашкан кешеләрнең 38% федераль хакимият башкарган эшнең нәтиҗәсе алай ук сизелмәсә дә, бар, ди. Ә 28% халык яхшы нәтиҗәләр юк, барысы да ничек бар, шулай кала бирә, дип уйлый. Сораштыручыларның 12 проценты ситуация тагын да начарлана бара, дип саный.

Ә бәлки үзебездән тотыныргадыр? Татарстан күптән инде экологияне саклауга үз өлешен кертүчеләр арасында лидер төбәк! Ел да республикабызда күпсанлы акцияләр уздырылып тора.


Тырмалар тотып кулга...


Күңелләрне җылытырлык яз әле берничә көн элек кенә башланды. Тик әледән-әле март, апрель, май патшабикәсе бераз киреләнә. Тикмәгә генә «Яз киреләнсә, кыштан яман», диләр. Чын яз әле берничә көн элек кенә башланса да, «ЭКОяз» инде 1 апрельдә үк старт алды. Быел да аның символы булып аккош сайланган. Хәтерләсәң, былтыр Кабан күлен томшыгы белән чистарткан аккош социаль челтәрләр героена әверелгән иде. Быел акция “Айда, выходи!” девизы белән уздырыла.

15 апрельдә Татарстанның йөзләгән ЭКОактивисты «Экодулкын» дип аталган флешмоб уздырды. Ул республкианың бөтен экология хәрәкәтләренең бердәмлеген күрсәтә. Мәктәпләрдә дә экологик акцияләр уздырыла. Хәер, син дә шимбә өмәсендә чүп чистартыйча, җирне пычрактан арындырмыйча калмагансыңдыр, дип ышанам. Чын әйтәм, «Ялкын» дуслары бу эшкә иң беренчеләрдән булып, ялкынланып тотына!

Районнарда да санитар-экологик икеайлыкка кушылалар. Анда ишегаллары, балалар мәйданчыклары, шәхси секторлар, кешеләр ял итә торган урыннар чистартылырга тиеш. Мондый бурычны Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков куйды.

«ЭКОяз» кысаларында инде шактый чаралар уздырылган. Мисал өчен, Питрәч районында Әтиләр советы үзләренең балалары белән бергә 16 мәктәптә кошларга оя ясаган. «Без кошларга гына ярдәм итеп калмыйбыз, балаларны үз куллары белән эшләргә өйрәтәбез. Һәр ир-ат өй төзергә тиеш, дип әйтәләр. Ни өчен әле сыерчыклардан башламаска?», ди оештыручылар. Хәзер бу «йорт»лар районның мәктәп яны участокларын, парк, скверларына менеп кунаклаган.

[embed]https://www.instagram.com/p/Bh9YyN6nbnE/?taken-by=ministerstvo_ecologiirt[/embed]

Әлмәт шәһәрендә исә «Акыллы» өмә узган. Шәһәрлеләр пластик шешәләрне һәм калай савытларны аерым җыйган. Биредә төрле оешма вәкилләре катнашкан. Шушы кешеләр өмә барышында 1309 кубометр чүп чыгарган.

https://www.instagram.com/p/Bh1y0NtnBZT/?taken-by=ministerstvo_ecologiirt

Чүпрәле районында исә җирле халык урамнарны чүп, көзге яфраклар, корыган агачлардан чистарткан. Моны районның «Будет чисто» яшьләр хәрәкәте активистлары район администрация хезмәткәрләре белән уздырган.

https://www.instagram.com/p/BhypGP6Hbiy/?taken-by=ministerstvo_ecologiirt

Парк герое буласың киләме?


Шимбә өмәләре эш урыннары, мәктәп яны территорияләрендә генә түгел, ә татарстанлылар яратып өлгергән паркларда да уздырылачак. Аларның беренчесе инде 21 апрельдә үтте. Масштаблы язгы шимбә өмәләре «Парк геройлары» исеме белән уздырыла. Казанның парк һәм скверлар дирекциясе актив шәһәрлеләрне чисталык чарасына кушылырга чакыра. Кирәк-ярак турында баш ватмасаң да була, чөнки кунакларга махсус эш алъяпкычлары, перчатка, чүп пакетлары биреләчәк. Һәркем үзен парк герое итеп тоя ала. Моның өчен һәйкәлләрне, балалар мәйданчыкларын юып, чүп савытлары, эскәмияләрне буярга гына кирәк.



Җитмәсә, өмәдә күңеллерәк булсын өчен, иҗади программа, балалар өчен мастер-класслар, махсус плейлистлар каралган. Шимбә өмәсенең төп фишкасы – мусорны аерым-аерым җыю (тик монысы инде күптән шулай кирәк иде түгел микән?), кайнар чәй белән сыйлау, күңел ачу программасында парк геройлары арасында электросамокат һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылу.

Шимбә өмәләренең чираттагысы - 28 апрельдә булачак. #ПаркГеройлары сериясе 5 майда 10.00дә Лядской бакчасы, Горки-Әмәт урман-паркы, Черек күл, Горький паркларында (монысының уздырылу вакыты - 12.00 сәг.) тәмамлана. Соңгы локациядә бөтен катнашучылар арасында бүләкләр уйнатачаклар.

ФИКЕРЛӘР:


Илүзә Мингәрәева, Казан технология һәм дизайн көллиятенең 3 курс укучысы:

– Миңа калса, тирә-ягындагы чисталык өчен һәркем үзе җаваплы. Җитәкчеләр генә әллә ни тудыра алмыйдыр. Кешенең үзенннән тора. Әгәр дә бөтен кеше дә чисталык өчен үз өстенә җаваплылык алудан баш тарта икән, безнең Җир белән ни булыр, дип уйлыйсыз? Ул чүплеккә әйләнеп бетәргә мөмкин бит, Алла сакласын! Безнең планета – безнең өебез һәм без аны барыбыз да чисталыкта тотарга тиешбез. Әйләнә-тирәдә чисталык булгач, яшәү дә рәхәтрәк. Мин үзем дә өмәләрдә катнашып, территорияләрне чүптән чистартырга булышам. Экологияне саклап калыр өчен, чүпләмәскә, булганын чистартырга, күбрәк агач утыртырга, парклар ачарга, сулыклар турында да онытмаска кирәк.

Нияз Мәсгүтов, Казанның 11нче татар гимназиясенең 8 сыйныф укучысы:

– Мин әйләнә-тирәдәге чисталык өчен гражданнар үзләре җавап тота, дип саныйм. Ләкин бер кимчелек бар. Эх, безнең Россия менталитеты моның белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирмәячәк. Ил халкының күбесе, мисал өчен, урамнан барганда, тәмәке төпчеген ташлау гадәти хәл икәнлегенә ияләште. Әлбәттә, мин үзем дә шимбә өмәләрендә катнашам. Әмма моның белән үземнән экологиягә ниндидер өлеш кертәм, дип санамыйм. Минемчә, экологияне саклап, аның тормыш-яшәү өчен яраклы булу турында мәсьәләне кузгату иртәрәк. Чөнки аны яхшыртыр өчен, безгә кешелек файдалана торган күп кенә әйберләрдән колак кагарга туры киләчәк. Мисал өчен, шул ук автомобильләр. Алар без сулаган һаваны бик ныкпычрата. Тик дөнья моңа әле әзер түгел, дип уйлыйм.

Азалия Мифтахетдинова, Казанның 165нче мәктәбенең 7 сыйныф укучысы:

– Мин кешеләр үзләре гаепле, дип уйлыйм. Җыештырган җирдә түгел, ә кешеләр үзләре пычраткан җирдә пычрак. Алар урамда чүп ташлый, тәрәзәләреннән дә ыргыта, урманда ял итсәләр дә, чүпләрен шунда калдыра. Мин үзем өмәләрдә катнашам, чүпләрне пакетка җыям, себерәм, утырткан агачларга, чәчәкләргә су сибәм. Минемчә, экологияне саклап калыр өчен, урамда чүпләрне контейнерга ташларга, пластик шешәләрне, батарейкаларны махсус контейнерга ыргытырга, экологик продуктларны сатып алырга, чәчәкләр, агачлар күбрәк утыртырга, суны әрәмгә агызмаска, өйдә утны сакчыл рәвештә генә кулланырга кирәк.






Хайваннардан аермалы буларак, кеше үзенә охшашларны шулкадәр мәрхәмәтсезлек белән үтерергә сәләтле. Дөньяда 2002-2010 елларда гына кешелек 14513 сугыш кичергән. Аларда 3640 миллион адәм һәлак булган. Кан коешлар кыйммәтләнгәннән-кыйммәтләнә бара. Әгәр Беренче бөтендөнья сугышына 50 миллиард сум акча тотылса, Икенчесенә – 10 тапкырга артыграк. 80нче еллар ахырында коралландыруга 1 триллион доллар акча тотылган. Бу дөньядагы бөтен илләрнең медицина, белем бирү, торак төзелеше, экологиягә юнәлтелгән чыгымнардан күпкә артыграк. Нобель премиясе лауреаты, Дания физик-теоретигы, җәмәгать эшлеклесе Нильс Бор сүзләре чынга ашмаса ярый инде! «Кешелеклелек атом куркынычыннан түгел, ә үз калдыкларында тончыгып үләчәк», – дип әйткән булган ул.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев