Логотип Идель
Бу – тема!

"ТИЛГӘННӘР" СӘЛӘТЛЕЛӘРНЕ "ЦИФРОВОЙ ПРОРЫВ"та ЧҮПЛИ

3000 IT-белгеч бергә җыелса, нәрсә була? Һичшиксез, цифрлы ачыш булуын көт тә тор! “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмә үзәгендә берничә көн дәвамында шактый ачышлар ясалачак. Җитмәсә, алар компьютер яки кәгазьдә генә калмыйча, россиялеләрнең тормышын яхшырту өчен дә хезмәт итәчәк.

Бүген «Казан ЭКСПО”да «Цифровой прорыв» Бөтенроссия конкурсының финалы башланып китте. Әлеге чара  “Россия – мөмкинлекләре иле” президент платформасының әйдәп барган проектларының берсе. Ул цифрлы технологияләр өлкәсендәге белгечләрнең потенциалын ачуга юнәлтелгән. Биредә программалаштыру, дизайн һәм проектлар белән идарә итү юнәлешләрендә Россиянең 77 төбәгеннән 3000 кеше катнаша. Алар арасында студентлар һәм мәктәп командалары да бар.

60 меңнән 3 мең генә

3 апрельдә башланып киткән конкурска 66 474 кеше гариза тапшырган. 19 мең кеше читтән торып катнашкан. Нәтиҗәдә, финалга 3000 кеше чыккан. Чараның финалы хакатон – IT-белгечләр командасы чикләнелгән вакыт дәвамында цифрлы продуктларны эшләргә тиеш булган ярыш – форматында уза. Ярымфинал өчен – 36, финал өчен 48 сәгать вакыт бирелә. Мондый хакатон Россиядә дә, Европада да иң зурысы санала.

Хакатон дәвамында илебездәге әйдәп барган оешмалар, ширкәтләр катнашучыларга төрле тармакларны колачлаган проблемаларны хәл итү бурычын куя. Мисал өчен, “Мегафон” ширкәте торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле мәсьәләне чишәргә тәкъдим итә, ә “Ростелеком” – чүп-чарны җыю белән бәйле.

Моннан бер ай элек “Казан ЭКСПО”да дөньяның төрле почмакларыннан җыелган яшьләр иң яхшы эшче белгечләр юнәлешендә ярышса, бүген россиялеләр – IT-тармагында. Бу чараның нәкъ менә биредә уздырылуын Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе Сергей Кириенко да дөрес, дип саный

Катнашучыларга уку өлкәсенә бәйле генә түгел, ә тормышта очраган, халыкның тормыш шартларын яхшыртырга булышкан гамәли мәсьәләләрне чишәргә туры киләчәк. Шунысы да бар: мондый бурычларны яшьләр берничә тәүлектә башкарачак. Мисал өчен, катнашучы Алексей Приходько тумыштан ук ишетә һәм сөйләшә алмаса да, белем алган, кандидатлык диссертациясен яклаган. Хәзер ул жестлар телен аңлый торган интерфейсны ясый. Аның проекты жестны автоматик рәвештә басма текстка күчерәчәк.

Бабайлар да, малайлар да!

Шушы бәйге финалы нәтиҗәсендә, катнашучылар илебездәге тормыш шартларын яхшыртырга булышачак. “Россия – мөмкинлекләр иле”платформасының башка проектларыннан “Цифровой прорыв» шунысы белән аерыла: биредә командада эшлиләр. Әлбәттә, бу катлаулы. Тик “Тырышкан – табар, ташка кадак кагар” девизы белән яшәгән программистларның моны ерып чыга алачагына шиге юк.

Сергей Кириенко, Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе:

– Мин финалны шәп итеп оештыру өчен Татарстан җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәм. Башка бер җирдә дә аны мондый дәрәҗәдә оештырып булмас иде. Биредә аерым кешеләр түгел, ә командалар ярыша. Бу тормышта да шулай. Бер үзең генә әллә ни майтара алмыйсың. Биредә сезнең күбегез югары технологияле эре оешмалар белән эшли алачак. Финалда катнашкан ширкәтләр үзләрен, сәләтлеләрне чүпләргә килгән тилгән кебек, хис итә. Чөнки алар яшь акыллар артыннан “аулый” башлый. Ягъни яшьләр үзләре көндәшлеккә сәләтле булу өчен түгел, ә оешмалар үзләре яшь акыллар өчен көрәшә. Шушы бәйге ярдәмендә сез тәҗрибәлерәк, көчлерәк һәм күбрәк күнекмәләргә ия булачаксыз. Тормышта иң мөһиме – шәхси һәм команда ягыннан алга ыргылу. Булып чыкмый торган әйбернең юк икәнен аңлагыз.

Моның шулай икәнлеген катнашучылар үзләре үк дәлилли. IT тармагы бары тик яшьләр өчен, дип кенә уйлаучылар бик нык ялгыша. Әнә, Санкт-Петербургтан килгән 76 яшьлек Евгений Полищукка биология профессоры булу IT-юнәлеш белән мавыгып китәргә берни комачауламаган. Өлкән яшьтә генә компьютерлар белән җенләнгән бабай бүген – дәрәҗәле финал катнашучысы. Ул биредә  хезмәт һәм белем бирү өлкәсендә революция ясарга тели. Шулай итеп, теләгән әйберне тормышка ашыру өчен яшь киртә була алмаганын дәлилли.

Чараның шартлары буенча биредә бары тик 18 яшьтән башлап кына катнашырга ярый. Әмма мәктәп укучыларына да катнашу мөмкинлеге тудырылган. Аларның хакатоны 24 сәгать дәвам итәчәк. Анда Татарстанның өлкән сыйныфлардагы 500 укучысы катнаша. Аларның иң яше – татарстанлы, Яр Чаллы егете Әмир Рисаев. Аңа әлеге конкурс турында сыйныфташының әнисе хәбәр иткән. Шуннан биредә командасы белән катнашырга булганнар.

– Без сыйныфташларым белән белем бирүдәге геймификациягә (аудиторияне җәлеп итү һәм мәсьәләләрне чишү өчен уендагы фикерләүне, динамиканы куллану процессы) кагылышлы проект ясыйбыз. Бүгенге укучыларга укырга күңелсез. Бу, чыннан да, проблема булып тора. Шуңа да без гадәти белем бирү системасына уеннар өстәргә тәкъдим итәбез. Ул укучыларның өлгерешен дә арттырырга мөмкин. Башта мин киләчәктә инженер булырга тели идем. Әмма хәзер, яңа мәктәпкә күчкәч, инде төгәл карарга килә алмыйм, – дип сөйли Чаллының 41нче мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Әмир.

Башта бу проектка 10 егет тотынса, тора-бара алар бишәү генә кала .Киләсе уку елы башында Чаллы укучылары үз мөгаллимнәренә әлеге проектны мобиль кушымта буларак тәкъдим итәчәк. Анда укучылар төрле биремнәр эшләп, уеннар уйнап, баллар җыя алачак. Ә бу балларны теге яки бу биремне эшләгән өчен ала алачак. Алга таба бу очколарны уендагы яки чын тормыштагы предметларга алмаштырып булачак. Көзге каникулларда Чаллы IT-паркы белгечләре яшь егетләргә әлеге кушымтаны камилләштерү серләрен өйрәтәчәк.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты:

– Татарстан өчен мондый бәйгене үзебездә кабул итү – зур дәрәҗә. Хәзерге вакытта көн кадагында торган мәсьәләләр цифрлы технологияләр белән бәйле. Аларны бары тик алга киткән яшьләр генә тормышка ашыра алачак. Бу мохиткә нәкъ менә укучыларны җәлеп итү мөһим. Конкурсны Татарстан мәйданчыгында оештыруны яхшы традицягә әверелдерү идеясе дә бар. Мондый чемпионатны Татарстанда югары дәрәҗәгә китереп, аннары төбәкләргә тиражларга кирәк. Биредә башта Татарстанның эшләве зарур.

500 мең сум кызыктыра

Катнашучылар 600 катлаулы мәсьәлә һәм кейсларны 48 сәгать дәвамында чишәчәк. Шунысы да бар: мондый бәйгеләрдә тупланган командалар алга таба да дус, бердәм булып, хәтта бизнес-проектларны да башлап җибәрә икән.

Җиңүчеләргә яхшы бүләкләр дә әзерләнгән. Шушы Бөтенроссия конкурсында җиңүче командага 500 мең сум күләмендә акча тапшырачаклар. Шулай ук конкурсның иң яхшы катнашучылары “УМНИК – Цифровой прорыв” махсус программасы буенча – махсус грант, акселерация алды программасын узып, үз продуктын базарга чыгара алачак. Моннан тыш, җиңүчеләр технологик бизнесны башлап җибәрү мөмкинлегеннән файдаланачак, конкурс иганәчеләреннән өстәмә бүләкләр ала алачак. Шулай ук яшьләрне Россиянең әйдәп барган ширкәтләреннән эшкә чакырырга да мөмкин.

Әлеге финалда катнашучылар үзләре үк төпченүчән, алар проектларның тормышка ашырылуын сорый. Алга таба, уңышлы проектлар Россия төбәкләрендә гамәлгә кертеләчәк.

Фотолар Татарстан Президенты матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев