Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕШЛӘРЕҢӘ БРЕКЕТ КИРӘКМЕ? ПЛЮСЛАР ҺӘМ МИНУСЛАР

Елмаю йөзгә нур өсти, килешәсездер?.. Ләкин матур, сәламәт, тигез тешләр белән һәркем дә мактана алмый шул.

Елмаю һәрвакыт күтәренке кәеф чыганагы булсын өчен, күпләр брекет куйдыруны хуп күрә. Әгәр сез тешләрегезне күрсәтеп елмаерга оялып йөрисез икән, бу язманы укырга киңәш итәбез!

«Стоматологиядә авырттырусыз үтә торган процедураны сайласак, брекетлар кую беренче урында булыр иде», – ди Казанда урнашкан «Архитектор Улыбок» үзәге ортодонты Айрат Гамир улы Усманов. Алга таба брекетлар турында менә нәрсәләр сөйләде ул безгә.

Брекетларның кешегә кирәк булуын ничек белергә?

– Тешләр тигез урнашмаган, елмаюыңны күрсәтергә оялган чакта.

– Ризыкны тешләргә һәм чәйнәргә уңайсыз булганда.

– Теш казналыгындагы проблема сөйләмдә дефектлар китерсә.

– Бит асимметриясе булганда.

– Кайбер тешләр күптән төшкәндә. Бу очракта ортодонтның катнашы тешләрне урынына дөрес итеп кую мөмкинлеге бирә.

Брекетларга альтернатива бармы?

Балаларга без, гадәттә, күнегүләр тәкъдим итәбез. Алар һәр очракта аерым, индивидуаль эшләнә. Ә зурлар өчен элайнерлар каралган. Брекетлардан аермалы буларак, аларны салып торырга мөмкин.

 Брекетларны кайсы очракта куярга кирәкми?

– Гигиена дәрәҗәсе тиешенчә булмаса.

– Пародонтит сәбәпле күп тешләрнең тамырлары ачылганда.

– Металл, пластмассага һ.б. аллергия булганда.

Брекетларны кайчан кую кулайрак?

Тулы брекет-системаны бөтен тешләр дә чыгып беткәч куярга мөмкин. Гадәттә, ул 12-14 яшькә туры килә. Башка чикләүләр юк.

Ник соңгы тешләргә брекет куйдыртмыйлар?

Акыл тешләре җиденче тешләргә басым ясый һәм тешләргә дөрес үсәргә ирек бирми. Андый очракта без алардан арынабыз. Әмма искәрмәләр бар!

Брекетлар куйгач, ничек итеп дөрес ашарга?

Тешләп ашарга кирәк булганны вакларга киңәш итәбез. Ирис һәм карамель конфетлары, хәлвә, нуга, чипсы, сагыз, клиндер, сохари, чикләвек кебек ябыша торган һәм каты ризыклардан баш тартырга туры киләчәк. Каты яшелчә һәм җиләк-җимешләрне, итне, буяулы матдәләр кушылган ризыкларны, бик салкын яки бик кайнар ашларны саклык белән генә ашарга кирәк булачак.

Брекетлар куйдырту турында уйланасыз икән, һичшиксез, белгечләр фикерен истә тотарга кирәк. Ул әлеге дәвалануның барлык уңай һәм тискәре якларын аңлатып, теләк-зарларыгызны истә тотып бирәчәк киңәшләрне. Курку һәм шикләрең арту ихтималы барлыкка килсә дә, борчылма, сиңа туры килә торган дәвалау алымы табылмый калмас! Әйдәле, бер елмай!

Виктория Савченкова брекетлар белән 2019 елда «дуслашкан». «Брекетлар – ювелир бизәк кебек», – ди ул.

Ашарга кайвакыт, чыннан да, авыр. Хәзер бернәрсәне дә, беркемне дә тешләмим һәм кимермим (көлә). Сагыздан арындым. Каты әйберне ашарга ярамый – барысын да вакларга кирәк. Бервакыт апам бәлеш пешерде. Бәлешнең аскы өлешен  ашаганда, брекетларым сынып чыкты.

– Брекетлар куйдыргач, тормышыңда нәрсә үзгәрде?

– Брекетлар хыялым иде! Җәй көне эшләгән акчам дәвалануга китте. Үз елмаюымны яратам хәзер. Элеккеге фотоларны караганда, нәрсәдер җитми кебек. Хәзер бар фотографияләрдә дә елмаям! Теш табибларыннан курыкмый башладым!

Брекет куйдыручылар гына аңлый торган нәрсәләр бармы?

«Ой, синең тешләрең белән проблемалар бар идемени?» дип сораучылар ачуымны чыгаралар. Тешләрне чистарткач, тәмлүшкәләр белән чәй эчәргә чакырсалар, әй, кыен инде! Өчпочмакфрешны ашап булмый хәзер, андагы кәбестәне чәйнәргә авыр. Әмма брекетлар белән иреннәрем кабарыбрак тора, үземне матуррак хис итәм (елмая).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев