Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕШ ЩЕТКАСЫ: серләрне ачар чак!

Бүген АНЫҢ туган көне! Кемнең-кемнең? ТЕШ ЩЕТКАСЫНЫҢ! Әйдәгез, шул уңайдан аның ясалу тарихы һәм башка кызыклы фактлар белән танышыйк әле.

Без һәр көнебезне АНЫҢ белән каршы алабыз һәм АНЫҢ белән озатабыз да. Томышыбызның аерылгысыз бер өлеше булып торган теш щеткасы хәзер тиешләрне генә чистармый, акыллы башлар аны башка бик күп төрле эшләрдә дә бик оста файдалана. Чәч тә, каш та, маникюр да ясый, таракны да чистарта, аяк киеме дә юа, керфекләр дә тарый, чәч тә буйый... АНЫҢ турында без тагын нәрсәләр белмибез соң?

Тарихка күз салсак...


Теш чистарту өчен беренче җайланмалар агач таякчыкларны хәтерләткән. Аларны 1498 еда Кытайда уйлап табалар. Аның тоткасы сөяк яки бамбуктан, чистарта торган өлешен чучканың каты йоннарыннан ясаганнар. Соңрак теш чистарту җайланмалары Европа буйлап тарала. Тик европалылар, каты  дип, дуңгыз йонын ат кылына алыштыра. 1938 елда кыл урынына нейлон кулланыла башлый.

1939 елда Швейцариядә беренче электр белән эшли торган щетка барлыкка килә. Россиядә бүгенгегә охшаган теш щеткалары XIX гасырның 20 елларында кулланыла башлый. Аңа кадәр чүпрәк һәм бур, каен күмере белән чистартканнар.
1983 елда Германиянең Крефельде шәһәрендә теш щеткасына һәйкәл куела.

Лайфхаклар



  1. Теш щеткасы белән иләк, угыч, сөзгеч һ.б “тишекле” әйберләрне чистартырга мөмкин.

  2. Теш щеткасы балдак, йөзек, муенсалар, кашык-чәнечкеләрне дә бик яхшы чистарта.

  3. Таракларны да аның белән чистартырга мөмкин.

  4. Шулай ук авызы тар савытлар, мәсәлән, вазаларны да щетка белән юа аласыз.

  5. Теш щеткасы пычрак аяк киемен ялт иттерә: зур щеткалар аяк киеменең бөтен урыннарын да чистартып бетерә алмый бит.

  6. Аны макияж ясаганда да куллана аласыз: теш щеткасы кашларны бик яхшы тарый, аларны төрле формага кертергә дә уңайлы.

  7. Теш щеткасы белән чәч буярга да бик уңайлы.

  8. Алар ярдәмендә иреннәргә пилинг та ясарга мөмкин. Әлеге процедураны атнага бер генә ясарга ярый, ахырдан бальзам сөртеп куярга кирәк.

  9. Газ плитәсен юганда да теш щеткасын куллана аласыз. Кул белән генә юып булмый торган урыннарга керер өчен бик яхшы ысул.

  10. Клавитураны да аның белән чистартырга мөмкин.

  11. Кер юу машинасының юарга җайсыз урыннарын да теш щеткасы ярдәмендә чистарта аласыз.


Кызыклы фактлар 



  1. Дөньяда 12% кеше электр белән эшли торган щетка куллана.

  2. Дөньяда 3000 төрле теш щеткасы моделе патентланган.

  3. Гадәти теш щеткасын һәркемнең күргәне бар. Ә өчбашлыны күргәнегез бармы? Әнә шундые да бар икән.Ул берьюлы өч яклап чистарта ала.

  4. Әле тагын пастаны автомат рәвештә үзе чыгара торган теш щеткалары да бар.

  5. Шулай ук таймерлылылар да бар. Алар белән тешне 3 минуттан да ким чистартырга ярамый. ;-)






Тешләребез таза-сау булсын, дуслар! Елмаюың Голливуд йолдызларыныкыннан ким булмасын дисәң, иртән һәм кич тешләреңне чистартырга онытма! ;-)


Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев