Логотип Идель
Бу – тема!

«ТАТФАК»та БЫЕЛ НИЧӘ БЮДЖЕТ УРЫНЫ КАРАЛГАН?

Быел “татфак”ка бюджет урыннарына ничә студенты кабул итәчәкләр? Нинди юнәлешләрдә белем алып булачак? Күпме стипендия түләнәчәк? Бу һәм башка сорауларга җаваплар безнең язмада.

«Татфак» дип йөртелсә дә, рәсми рәвештә Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип атала ул. Югары мәктәп Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында эшли. Институт директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов әйтүенчә, институтта бүгенге көндә барлыгы 4 мең студент белем ала. Әлеге студентлар барлыгы 3 югары мәктәптә укый: рус һәм чит телләр юнәлеше, рус телен чит тел буларак өйрәнү юнәлеше һәм милли мәдәният һәм мәгариф юнәлеше.

– 2020 нче елда безгә кабул ителәчәк стдуентлар өчен барлыгы 300дән артык бюджет урыны каралган. Бу – бик зур сан. Чөнки Россия күләмендәге башка уку йортларында гуманитар юнәлешләр өчен бүлеп бирелгән бюджет урыннары күпкә азрак, – ди директор.

“Татфак”та бюджет урыннары артты”

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов татар теле һәм әдәбияты юнәлешендәге бакалаврлар әзерләүдә бюджет урыннары артуын әйтте:

– Безнең югары мәктәптә 3 төрле юнәлештә укырга мөмкин. Беренчесесендә татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучылары әзерләнә. Бу белгечлекне тәмамлаган студентларга алга таба эшкә урнашу җиңелрәк булсын өчен без аларны өстәмә рәвештә инглиз теле укытучылары булырга да әзерлибез. Быел бу юнәлешкә 25 бюджет урыны бүленде. Узган ел бу сан 20 генә иде.

Тагын бер юнәлеш – ул Филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика“. Анда 23 бюджет урыны каралган.

Шулай ук 2018 елдан бирле бездә Татарстан республикасы заказы нигезендә билингваль һәм полилингваль укытучылар әзерләү программасы эшләп килә. Бу юнәлештә белем алучылар киләчәктә татар, рус һ.б. телләрдә укыта алачак.

Декан әйтүенчә, бүгенге көндә әлеге юнәлештә математика һәм информатика, математика һәм физика, тарих һәм җәмгыять белеме, башлангыч мәктәп укытучылары һәм башлангыч мәктәптә инглиз телендә укыту, музыка һәм өстәмә белем бирү белгечлекләре бар. 

Студентлар аена 15 мең сум стипендия ала

Шуны әйтергә кирәк: республика заказы булгач, билингваль һәм полилингваль укытучылар әзерләү юнәлешендә белем алучыларның укуларын Татарстан түли. Моннан тыш, әлеге белгечлекнең көндезге бүлегендә укучылар шактый гына күләмдә стипендия дә ала: аена 15 мең. Мирзаһитов бу турыда:

– Бу стипендяине беренче семетрда барысы да ала.  Калган семестрларда  алу өчен имтиханнары “4-5”кә тапшырыга кирәк. Һәм “5”леләр саны 50%тан артыграк булырга тиеш. Бу уку елының беренче семестры нәтиҗәләренә игътибар итсәк, 160 студентның 102се имтиханнарны стипендияне алырлык дәрҗәдә тапшырды, – диде.

Тагын бер шарт: әлеге студентлар укырга кергәндә үк Татартсанда белем бирү оешмалары белән килешү төзи. Укып бетергәч, алар 5 ел дәвамында нәкъ менә шул белем бирү йортында эшләргә тиеш була.

Әгәр “5 ел буе эшләмәсәләр, нәрсә була?” соравына институт директоры Рәдиф Җамалетдинов:

– Әгәр эшләмәсәләр, укулары өчен Республика тарафыннан бүлеп бирелгән акчаны, стипендияне кире кайтырга тиеш булалар, – дип җавап кайтарды.

«2020 елдан 3 телдә укыта торган укытучылар әзерли башлыйбыз»

2020 елдан 3 телле укытучылар әзерләү эше дә башланып китәчәк икән. Бу – татар, рус һәм инглиз телләре. Рамил Мирзаһитов бу турыда:

– Математика һәм инглиз теле, тарих һәм инглиз теле, башлангыч белем һәм инглиз теле, биология һәм инглиз теле укытучылары әзерли башлачакбыз.  Бу юнәлешләрнең һәрберсенә 25 шәр урын бирелә, – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев