Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРЧА БЕЛЕМ ҺӘМ ТӘРБИЯ БИРҮЧЕ ИҢ ШӘП ОЕШМАЛАРГА - 500 МЕҢ СУМ!

25 ноябрьдә «Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» республика бәйгеләренә нәтиҗәләр ясалды.


Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән иде. Җиңүчеләргә исә бүләкләрне (500 меңлек сертификатларны) ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.
Бүләкләү тантанасында республикабызда милли мәгарифкә һәм ана телендә уку-укыту, тәрбия мәсьәләләренә зур игътибар бирелүе ассызыкланды.



- Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 2021 ел туган телләр һәм бердәмлек елы дип игълан ителде. Оешуларының беренче көненнән башлап, Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге республика комиссиясе актив эшчәнлек алып бара. Нәтиҗәдә, мәгариф учреждениеләренең туган телләрдә укыту эше җанланып китте! Комиссиянең гамәли тәкъдимнәренең берсе – милли мәктәп һәм балалар бакчалары арасында республикакүләм бәйге оештыру иде. Анда 93 мәктәп һәм 104 балалар бакчасы катнашты. Шулай итеп, 11 ноябрьдә конкурс комиссиясе утырышында 20 иң яхшы мәктәп һәм 20 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы җиңүче булып билгеләнде!» - дип белдерде мәгариф министры.



Җиңүчеләр арасында Балык Бистәсе районының Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбе, Биектау районының Ямаширмә урта мәктәбе, Яр Чаллыдан М.Вахитов исемендәге 2 нче номерлы гимназия, Питрәч районының Шәле балалар бакчасы, Мөслим районының «Миләшкәй» балалар бакчасы һәм башкалар бар... Шуны әйтеп узарга кирәк, аларның һәрберсе үзенчәлекле һәм, әлбәттә, бу җиңүгә чын мәгънәсендә лаек!
Мисал өчен Мамадыш районының 4 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасын гына алыйк. Биредә татарча белем һәм тәрбия бирүне заманча технологияләр, интерактив мультимедиа чаралары аша тормышка ашыралар. Тәрбиячеләр мультфильм геройларына үзләре «җан өрә».

- Төркемнәрнең яшь үзенчәлегенә карап, һәр тәрбияче проект төзи һәм аны ел дәвамында куллана. Балаларны китаптагы рәсем белән генә кызыксындырып булмый хәзер, шуңа әкияти геройларны «җанландырып», тавыш яздырып уеннар ясыйбыз. Чөнки балалар уен ярдәмендә алган мәгълүматны күбрәк истә калдыра, - дип искәртте «Әкият» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Фирдания Хаҗип кызы.

Азнакай шәһәренең катнаш төрдәге 10 нчы номерлы «Алтынчәч» балалар бакчасы җитәкчесе Зилә Әсхәт кызы исә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбия һәм укыту эшчәнлегенең беренче көннән үк ана телендә барганын искәртеп узды.
- «Алтынчәч» балалар бакчасы милли тәрбия бирү юнәлешендә районыбызда тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып тора. Бездә барлык шартлар да тудырылган. Шулай ук эшебезне тагын да төрлеләндерү, баету максатыннан җәмәгать оешмалары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Әйтик, туган якны өйрәнү музее, «Ак калфак» оешмасы... Мондый бәйгеләр туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм киләчәк буынга җиткерү өчен бик тә кирәк! - ди Зилә Әсхәт кызы.

Мәктәпләр арасында җиңү яулаган Яңа Чишмә районы Зирекле лицее директоры Айрат Минвәли улы шулай ук мондый төр бәйгеләрне мөһим дип саный.



- Беренчедән, ана телендә белем бирүче уку йортларына бу зур стимул. Икенчедән, әлеге бәйге материаль базаларны көчәйтергә ярдәм итә, ә бу уку-укыту процессының сыйфатына да уңай йогынты ясый! Мондый конкурсны күптәннән көттек, чөнки авыл мәктәпләре моңарчы гел читтә калып килде... - дип ассызыклады директор.

«Без 2017 елда бу бәйгегә «талпынып» караган идек, кызганыч, җиңеп чыга алмадык. Быел тырышып әзерләнгәч, Аллага шөкер, куйган максатларыбызга ирештек. Биредә мәктәпнең 3 ел дәвамында ирешкән уңышлары каралды, шулай ук финалга узгач, конкурс комиссиясе татарча уку-укыту программасын һәм, гомумән, мәктәптәге мохитне килеп тикшерде... Бу җиңү – һәр кешенең тамчылап җыелган уңышы!» - дип сөенече белән уртаклашты Арча районының Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Әгъзәм Әдһәм улы.



Бүләкләү тантанасында Марат Әхмәтов исә катнашучыларга туган телдә укыту һәм тәрбия мәсьәләләренә җаваплы караулары өчен рәхмәтен белдерде:
- Милли мәгариф учреждениеләре эшен көчәйтү – уртак максатыбыз. Алар республикада 1,5 меңнән артык. Бүген без конкурста җиңүчеләрне, ягъни иң яхшы мәктәп һәм балалар бакчалары директорларын, мөдирләрен бүләклибез. Сезнең җыйган эш тәҗрибәгез башка педагогик коллективлар өчен үрнәк. Хезмәтегез өчен рәхмәт!

Фотолар ТР Дәүләт Советы сайтыннан алынды.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев