Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ БЕЗНЕҢ КУЛДА

“Һәр җирлекнең үз киенү үзенчәлеге бар. Мәсәлән, мин ерактан ук Башкортстан хатын-кызларының калфакларын, бигрәк тә Салават шәһәренекен танып алам. Ә Ырынбурның калфаклары исә бөтенләй икенче төрле, кечкенә генә итеп бәйләнелгән дүрт почмаклы шәл беркетелгән аларга. Свердловск хатын-кызларының калфаклары чуклар кебек куелган асылташлар белән үзенчәлекле”, - ди “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызы.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 18-19нчы апрель көннәрендә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын уздырачак. Әлеге уңайдан 10нчы апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында матбугат конференциясе уздырылды. Югарыда әйтелгән сүзләр дә нәкъ менә шунда яңгырады.

Утырышның гомуми темасы – татар халкының үсеш стратегиясе. Монда, әлбәттә, хатын-кызларның урыннары зур, чөнки алар ана вазыйфасын башкаручылар! Шулай ук конференциядә мөгаллимнәргә милли кием булдыру турында да фикерләр әйтелде.

- Республикабызның барлык татар мәктәпләрендә дә укытучылар һәм укучылар өчен милли образ булдырырга кирәк. Милли мәгариф турында сөйләшкәндә, әлеге мәсьәләне арткы планда калдырырга ярамый. Без барлык мөгаллимнәр дә бертөрле киенеп йөрергә тиеш, дип әйтмибез, әлбәттә, киемнәргә милли төсмер бирү өчен аксессуарлар гына да кулланырга мөмкин бит, - диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты урынбасары Шакиров Данис Фәнис улы.



Кадрия Рәис кызы утырышта катнашучыларны әлеге уңайдан шелтәләп алырга да өлгерде. “Журналистларның берсе дә матбугат конференциясенә милли киемнән килмәгән, чәчләре җыелмаганнары да күренә...”, - ди ул. Шулай ук “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе милли киемнәрне популярлаштыру өстендә эшлүне үзебездән башларга кирәклеге турында да әйтте. Милли киемнәр көне уздырырга тәкъдим итте һәм бу хакта Дәүләт Советында сөйләшүләр алып барылуын да искәртеп узды.

Бер сәгать эчендә, әлбәттә, күп әйберләрне хәл итеп, анализлап өлгереп булмый. Әмма татар мәктәпләре, балалар бакчалары турында фикер алышулар булды. “Республикабызда татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчалары, мәктәпләр җитми, бигрәк тә шәһәр җирендә. Әлеге мәсьәлә буенча бүгенге көндә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында сөләшүләр алып барабыз”, - диде Кадрия Идрисова.

Конференциядә 18-19нчы апрель көннәрендә узачак II съездның мәдәни программасы белән танышу, аның турында фикер алышу, тәкъдимнәр дә булды. Әлеге съездда Россиянең 67 регионыннан, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашачагы әйтелде. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә.

Әйтеп үтәсем килә, Татар конгрессы оештырган һәрбер чара да кайнар чәй һәм тәм-томнардан башка узмый. Бу конференция дә искәрмә булмады, ахырдан барлык катнашучыларны да мул табындагы ризыклар белән сыйладылар.



Илүзә Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев