Логотип Идель
Бу – тема!

СУЛАРДА САК БУЛЫГЫЗ!

Су коену сезонын ачарга да өлгермәдек, елга һәм күлләрдә балалар катнашында фаҗигаләр теркәлә дә башлады. Кыска гына вакыт эчендә республикада инде ике бала су корбаны булган.

Кызганыч, республикада суда балалар иминлеге иң актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Белгечләр фикеренчә, яшүсмерләрнең суда батуы беренче чиратта аларның су буена өлкәннәрдән башка баруы белән бәйле. Шуңа күрә бу рәвешле һәлак булучыларның да күбесе нәкъ менә 10 яшьтән өлкәнрәк үсмерләр.

Хәер, быел хәлләр башкачарак. Су коену сезонын ачып җибәрергә дә өлгермәдек, инде ике бала суда һәлак булган. Сабыйлар – 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары.

– Фаҗигаләрнең берсе Буа районында теркәлсә, икенчесе – Зәй районында килеп чыкты. Сабыйлар җиһазландырылмаган урыннарда, өлкәннәрдән башка су коенган. Сабыйларның берсенең күпердән сикереп уйнаганлыгы, нәтиҗәдә судан калкып чыга алмыйча җан биргәнлеге мәгълүм, - дп сөйләде безгә Татарстанның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

2018 елда Татарстан сулыкларында барлыгы 6 бала батып үлгән булган. 9 баланы коткарып кала алганнар. Быел максат – әлеге күрсәткечләрне булдыра алганча киметү.

– Балалар һәлак булуның тагын бер сәбәбе – аларның йөзә белмәве. Шуңа күрә быел лагерьлар эшчәнлегенә суда үз-үзеңне тоту, йөзәргә өйрәнү буенча дәресләр керттек. Барлыгы 20 меңгә якын бала бассейннарда йөзәргә өйрәнү буенча белем туплады, - дип сөйләде җитәкче.

Закон буенча Татарстанда 18 яшькә кадәрге балаларга су буйларында өлкәннәрдән башка йөрү, су коену тыела. Әлбәттә, беренче карашка бу шактый сәер кагыйдә кебек. 16-17 яшьлек кайсы гына үсмер су коенырга бару өчен әти-әнисен көтә икән? Шуңа күрә бу очракта бар өмет әти-әнидә. Балаларны кече яшьтән үк суда йөзәргә өйрәтегез, су буйларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ятлатыгыз, куркынычсызлык чаралары турында сөйләгез. Башлангыч сыйныф укучыларын үзләрен генә су буйларына җибәрү, аларны игътибарсыз калдыру тыела.

Гомуми саннарга килгәндә, быел Татарстан сулыкларында барлыгы 24 гадәттән тыш хәл теркәлгән. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 4 процентка кимрәк. Нәтиҗәдә, 14 кеше һәлак булган (16 процентка күбрәк), 31 кеше коткарылган (11 процентка кимрәк). Үлемнәрнең төп сәбәбе – махсус җиһазландырылмаган урыннарда исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә су коену.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев