Логотип Идель
Бу – тема!

СТУДЕНТЛЫК ЧОРЫ – ИҢ РӘХӘТ ЧАК?

Мәктәптә укыганда тизрәк студент булу турында хыялландым. Абыем университетка укырга кергәч, аның авылга кайтуын зарыгып көтеп, студент тормышына кагылышлы миллион сорау бирә идем. Хәзер, ниһаять, үзем дә студент! Тик өметләрем акландымы соң?

Стереотип №1: студент – мәңге ач

Элек-электән студентның тамагы мәңге ач дип санаганнар. Тик хәзерге заманда бу стереотип актуальмы? Студентлар чыннан да ачмы?

Бу ярты елымны анализлагач, студентлыкны «ач чор» дип атамас идем. Беренчедән, бюджет урында укучы студентларга стипендия бирәләр. Аның күләме бик зур булмаса да, «базовый» ризык алырга җитә. Икенчедән, күп кенә студентларга әти-әниләре финанс яктан булышып тора. Өченчедән, студентларның эшләү мөмкинлеге бар.

Статистика буенча, 65% студент уку вакытында эшли. Һәм бу факторның төп сәбәбе – акча эшләү түгел, ә тәҗрибә туплау.

Сер түгел, югары белемнең сыйфаты хәзер кими бара, ул элиталы белемнән массакүләмгә әверелде. Эш бирүчене диплом кызыксындырмый, аңа эш тәҗрибәсе мөһимрәк. Нәтиҗәдә, яшьләр югары белем алудан тыш, тәҗрибә туплап өлгерү өчен мөмкин кадәр иртәрәк эшли башларга тырышалар.

Хәзерге заманда фриланс һәм читтән торып эшләү, уңайлы график белән хезмәт күрсәтү бик популяр. Бу студентлар өчен дә кулай – мондый шартларда эшне уку белән бергә алып бару җиңел. Моннан тыш, соңгы елларда студентларның эш «диапазоны» да киңәйде: официант, йөкче генә түгел, дизайнер, менеджер, таргетолог кебек һөнәрләрне башкаручылар да җитәрлек.

Студентлыкның беренче инсайты:

Мөмкинлекләр бик күп һәм студентны беркем дә чикләми.

Стереотип №2: студентлар сессиядән сессиягә кадәр яши

«Сессия» сүзе чыннан да шундый куркынычмы? Спойлер: юк.

Әгәр дә студент барлык биремнәрне вакытында үтәп тапшыра, параларны «тозламый» икән, сессияне «автомат» рәвештә бирү бәхете дә бар (тулысынча түгел, әлбәттә, монда әле укытучының принципиальлеге дә зур роль уйный)!

Мәктәп белән «универ»ның иң зур аермасы – вузда синең артыңнан укытучылар «чапмый», параларга бару/бармавыңны, эшләрне вакытында тапшыруны контрольдә тотучы юк.

Студентлыкның икенче инсайты:

Мөстәкыйльлек шәхес буларак камилләшүгә бик зур йогынты ясый, рухка көч өсти.

Стереотип №3: уку йорты белемле, кирәкле белгечләр «чыгара»

Югары уку йортына зур өметләр белән килгән танышларым (шул исәптән үзем дә!) ярты елдан соң әлеге фикерләрне кире какты. Чынлыкта кешедән бернинди оешма да чын белгеч ясый алмый. Бары тырышлык нәтиҗәсендә генә үз һөнәреңнең чын остасы булырга мөмкин.

 Танышым әйткәнчә, 3 курста өметләрен өзгән студетларны «без дипломны алгач, кем булырбыз соң?» дигән сорау борчый башлый. (Мин нигәдер бу сорауга инде 1 курстан ук битараф түгел...)

Бу проблема, миңа калса, югары белем бирү форматының искерүе белән бәйле. 2010 ел белән генә чагыштырсак та, хәзер замана хезмәт базарына бөтенләй башка таләпләр куя. Ә студентларны СССР заманында формалашкан система буенча укыталар, китапханәдә, имтиханнарга әзерләнер өчен, 1970-1980 елда басылып чыккан китапларны бирәләр. Миңа калса, бу проблема инде күптән чишелеш сорый.

Әмма югары уку йортының уңайлы яклары да юк түгел. Университет студентка мөмкинлекләр ача, яңа дуслар табарга ярдәм итә.

Мин университетны китапханә белән чагыштырыр идем. Китапханә безгә «акыллы китаплар» укырга мөмкинлек бирә, ләкин китапханәдә булып, китапларны карап йөрүдән без акыл җыймыйбыз. Югары уку йорты да шулай ук. Укуның нәтиҗәсе бары үзеңнән тора.

Студентлыкның өченче инсайты:

Белемнең дәрәҗәсе кешенең нинди уку йорты бетергәнлегенә карап «үлчәнми». Ул аның белем аласы килү теләге белән исәпләнә.

Стереотип №4: студент өчен иртә – тәүлекнең иң авыр вакыты

Бу факт дөп-дөрес. Нигә икәнен белмим, әмма студент булгач, иртән беренче парага тору минем өчен трагедиягә әверелде. Мәктәптә укыганда әни уята иде, ә хәзер иртә белән будильникның «усал тавышларын» ишеткәч, тагын да ныграк торасы килми! Өстәвенә, «бер пара «тозлаудан», берни үзгәрми» дигән фикерләрне баштан чыгарып җибәрүләре кыен...

Киңәшем: будильникны үзегездән ераграк куегыз һәм торгач шунда ук су эчегез. Бу – беренче парага барып җитүне гарантияләүче алымнар.

«Студент булу чоры – иң рәхәт чак» дип әйтә алмыйм. Әлегә. Ярты ел гына укыдым бит. Тик бу мөстәкыйльлектә ниндидер «тәм» бар. Ә ул «тәм»нең ачы яки татлы булуы һәр студентның үзеннән тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев