Логотип Идель
Бу – тема!

«СТУДЕНТЛАР ДЕСАНТЫ» - ПОЛИЦИЯДӘ!

Студентлар көне уңаеннан, вуз студентлары полиция хезмәткәре һөнәре белән күзгә-күз очраша алды. Бәйрәм алдыннан Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы «Студентлар десанты» акциясен уздырды. Аның дәвамында егет-кызлар эксперт-криминолистлар, кинологлар, ЮХИДИ хезмәткәрләре эшчәнлеге һәм Казан юридик институтында чын полиция хезмәткәрләрен ничек әзерләүләре белән танышты.

“ТИСБИ” идарә институтының җинаять һәм гражданнар хокукы белгечлекләре студентлары «ГРОМ» махсус өйрәтелгән отряд эшчәнлеге белән танышып, машинада хәрәкәт иткән җинаятьчеләрнең ничек тоткарлануын карады, хезмәткәрләрнең физик әзерлеге барышын, нинди сугышчан алымнар куланганын күзәтте.

“ГРОМ” подразделениесе моннан ике ел элек - 2016 елның декабрендә - оешкан. Моңа кадәр ул оператив подразделениеләр эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге дип аталган.

–  Шушы акция ярдәмендә без үсеп килүче буынның лаеклы дәрәҗәдә тәрбияләнүен телибез. Хокук саклау органнарының халыкны яклавын, полиция юнәлеше буенча укуларын, эшкә килүләрен көтеп калабыз. Шул сәбәпле, аларга махсус подразделение эшчәнлеген күрсәтәбез. Әлбәттә, без барысын да тәкъдим итә алмыйбыз, моңа хокукыбыз да юк. Тик әлеге чара студентларга ошамый калмас, дип ышанып калабыз. Алар полиция хезмәткәре булу - һөнәр генә түгел, сәләт һәм теләк (призвание) икәнен күрсеннәр иде. Безнең хезмәткә киләчәк яшьләр Ватанны лаеклы дәрәҗәдә яклар, дип ышанабыз, – дип сөйли “ГРОМ” махсус отряд хезмәткәре.



“ГРОМ” вәкилләре фикеренчә, махсус төркемдә эшләргә теләүчеләр аналитик фикер йөртергә, акыл сәләтенә, физик көчкә ия, үз гамәлләренә ышанган, какшамас рухлы булырга, төрле шартларда карар кабул итә белергә тиеш. Бирегә бары тик махсус сайлау узалар. Әлбәттә, теләүчеләр күп булса да, аларның бөтенесе дә бирегә эләгә алмый.

“Студентлар десанты” акциясендә катнашкан Полина Шәфыйгуллина ТИСБИда гражданлык белгечлегендә 1нче курста укый. Әлегә үзен Конституция судында эшләячәк, дип уйлый. Тик тора-бара магистратурага таба, бәлки, фикере үзгәрер. Полина фикеренчә, полиция хезмәткәрләренең эше авыр булуга карамастан, алар тәртипне үз куллары белән булдыра. Шуңа үзе дә бу өлкәдә эшли калса, социаль әһәмиятле нәтиҗәгә ирешәчәгенә ышана.

–  Әлеге чара турында үзебезнең уку йорты аша белдек. Биредә җинаятьчеләрне тоткарлауларын күрдек. Чынлыкта, бу бик кызыклы чара булды. Без ГРОМ хезмәткәрләренең экипировкалары белән таныштык. Аларның җайланмалары шактый авыр икән! Шулай ук хезмәткәрләр куллана торган сугышчан алымнарны, коралларны күрдек, – ди ТИСБИ идарә университеты студенты.



Акция барышында студентлар республикада наркотиклар әйләнеше өлкәсендәге вәзгыять белән танышты. 2018 ел буенча Татарстанда наркотик һәм психотроп матдәләр куллану буенча исәптә торучылар 1,8 процентка кимегән.

–  Әлбәттә, безнең төп юнәлешләребезнең берсе – профилактика. Шушы максаттан “Дети России” акциясе, “Наркотикларсыз тормыш” республика айлыгы, лагерьларда профилактик чаралар, елга ике тапкыр “Үлем белән сату иткәннәрен хәбәр ит” акциясе уза. Республикада “SаMoSтоятельные дети» антинаркотик проекты 10 ел дәвамында эшләп килә. Алар үз мисалларында  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, проектка яңа катнашучылар җәлеп итә, – ди Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең өлкән оператив хезмәткәре, полиция подполковнигы Светлана Крылова.

Аның әйтүенчә, хәзер наркотиклар күп очракта интернет аша сатыла. Әлеге идарә хезмәткәрләре наркотиклар сатылган интернет-сайтлар табып, аларны блокировкага куя. 2018 елда гына да шундый 427 сайтны яба алганнар.

Әгәр  элек яшүсмерләр наркотик һәм психотроп матдәләрне кулланучы буларак ачыкланса, соңгы елларда яшь кешеләр тиз һәм җиңел итеп зур акчалар эшләргә теләп, наркотиклар сатарга алына. “Алар үзләренең җинаять кылганлыклары турында беркем дә белмәс, дип уйлый. Тик бу алай түгел. 2018 елда гына да наркотиклар белән сату иткән өчен 33 яшүсмер тоткарланды”, – ди Светлана Крылова.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар 16.мвд.рф сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев