Логотип Идель
Бу – тема!

СӘПИТКӘ АТЛАНДЫМ,ДИП КЕНӘ, ДӨНЬЯНЫ ОНЫТЫРГА ЯРАМЫЙ!

Яшь йөртүчеләр инде әллә кайчаннан сәпит, мопедларын әзерләп куйды. Кем әйтмешли, арбаны кыштан хәзерләгән кебек үк, тимер атларын да әллә кайчан “старт”ка чыгарды. Тик, җәйге каникулларга чыгу белән, кызганыч, юлларда җәрәхәт алучылар да арта шул.

2020 елның 5 аенда гына да Татарстанда 125 юл-транспорт һәлакәтендә 16 яшькә чаклы булган 125 бала үлгән, 135е җәрәхәт алган. Былтыргы чор белән чагыштырганда, бу саннарның кимүе күзәтелә икән. Тик республиканың кайбер районнарында балалар катнашындагы һәлакәтләр саны арта. Бу Аксубай, Алексеевск, Әтнә, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Питрәч, Балык бистәсе, Чирмешән, Чистай районнарында күзәтелә.

Дамир Бикмөхәммәтов, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы:

– Пассажир-балалар аркасында юл-транспорт һәлакәтләре күп. Мисал өчен, 5 ай эчендә шундый 71 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 бала һәлак булган, 82се җәрәхәт алган. Шулай ук транспорт чаралары балалар өстенә килеп керү очраклар да шактый. Бу йөртүчеләрнең тизлек режимын сакламау аркасында килеп чыга. Әти-әниләр дә балаларына салкын карый. Махсус утыргычка утыртсалар да, аларны беркетмәгән булалар. Балаларны кагыйдәләр буенча йөртергә кирәк. Чөнки кечкенә бала гомере бәһасез. Аның өчен җаваплылык – әти-әни җилкәсендә. Кагыйдәләр бозылган очракта ата-аналарга 3000 сум штраф салына. 4500 машина йөртүче шундый җаваплылыкка тартылды.

Җәяүле балалар да юл һәлакәтләреннән хали түгел. Быел гына да шундый 50 очрак теркәлгән, аларда 53 бала зыян күргән. Мисал өчен, 29 майда Яшел Үзән районында «Газель» машинасы йөртүчесе 6 һәм 7 яшьлек ике кыз баланы бәрлергән. Сабыйлар җитди җәрәхәт алган.

Әгәр юл йөрү кагыйдәсен бозган балага 16 яшь тулмаган икән, ул балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе учетына бастырыла. Әгәр 16 яшь тулган булса, бу очракта әлеге мәгълүмат шушы комиссиягә җибәрелә. Быел гына да шундый 886 хокук бозу очрагы теркәлгән. “Стоп – синең тормышың куркыныч астында!” дигән махсус карточка балалар укый торган мәктәпләргә юнәлтелә. Анда укучы белән профилактик әңгәмәләр уздырырга тиешләр. Әгәр бала учетка баса икән, димәк, бу аның өчен кара тап булып тора дигән сүз.

Җәен велосипедчылар аркасында да юл-транспорт һәлакәте күп теркәлә. Мисал өчен, сәпиттә йөрүче балалар аркасында 4 шундый очрак булган. Аларда зыян күрүчеләр дә бар. Тик, былтыргы саннар белән чагыштырганда, мондый һәлакәтләрнең кимүе күзәтелә. Балаларга юлларда самокатларда йөрү рөхсәт ителми. Мопедта исә 16 яше тулган, моның өчен йөртү таныклыгы булганнар гына йөри ала. Ә мотоциклда исә – 18 яше тулганнар һәм моның өчен махсус документы булганнар гына.

 Җәрәхәтләр алган балалар күп очракта Балалар республкиа клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә озатыла икән. Ул тәүлек буе эшли.

Владимир Иванов, Балалар республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире:

Еш кына безгә баш мие, көнкүреш җәрәхәтләре белән мөрәҗәгать итәләр. Балалар диван, кәнәфиләрдән егылып төшә. Баланың башы, тәненә караганда, авыррак. Шуңа да җәрәхәтләрне тиз алалар. Сабыйның баш мие тиз тернәкләнә ала. Шулай ук безгә урамдагы турниклар, тимер капкалардан, подъездларда, тәрәз төбеннән москит челтәреннән егылып төшкән балаларны да алып киләләр.

Гадәттә, бер тәүлеккә 50гә якын мөрәҗәгать була икән. Балаларның активлыгы арткан очракта, бу саннар үсәргә мөмкин. Белгечләр җәйге чорда һәркемгә дә сакланып йөрергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев