Логотип Идель
Бу – тема!

СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР КЕШЕНЕҢ ҮЗБӘЯСЕНӘ НИЧЕК ЙОГЫНТЫ ЯСЫЙ?

Социаль челтәрләр безнең тормышта зур урын алып тора. Алар аралашу һәм күңел ачу мәйданы гына түгел, үзебезне кабул итүгә йогынты ясаучы көчле фактор да. Әмма ни дәрәҗәдә соң бу йогынты, ул гел уңайга табамы? Әйдәгез, бу мәсьәләгә күз салыйк.

 

Идеальләштергән чынбарлык: фильтрлар һәм фотошоп

Социаль челтәрләрдә үзбәягә тәэсир итә торган иң мөһим факторларның берсе – идеаль образ тудыру. Кешеләр фильтр, фотошоплар кулланып, үзләрен артык камил күрсәтергә омтыла. Фотосурәтләрдә без бәхетле, уңышлы һәм матур кешеләрне генә күрәбез, шуңа әйләнә-тирәдәгеләр безгә караганда яхшырак яши кебек тоела.

Нәтиҗәдә: без үз-үзебезне башкалар белән чагыштыра башлыйбыз, артык идеальләрне күреп, алар кебек гомердә дә була алмам кебек уйлар белән үзебезне түбәнсетәбез.

Лайк һәм комментарийлар: чит кешеләрнең бәяләвенә бәйлелек

Без башка кешеләрдән янәсе хуплау алырга омтылабыз, һәм никадәр күбрәк лайклар һәм уңай комментарийлар алсак, без үзебезне шулкадәр яхшырак, бәхетлерәк хис итәбез.

Бу бәйлелек ни китереп чыгара: без үзебезгә якын булган кыйммәтләрне онытып, башкаларга ошарга тиешле контент кертү турында уйлыйбыз, лайклар әз булу үз-үзеңә ышанмау, курку, борчу хисе барлыкка китерә һәм без үз-үзебезне мөстәкыйль бәяли алмыйбыз.

Буллинг һәм кибер-агрессия

Кызганычка каршы, социаль челтәрләр – кибербуллинг киң таралган мәйдан. Тискәре комментарийлар, кимсетүләр, шәхси мәгълүматны тарату очраклары – болар барысы да психик сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин.

Кибербуллинг депрессия, социаль изоляциягә һәм башка җитди психологик проблемаларга китерергә мөмкин. Интернеттагы анонимлык аркасында күп очракта мондый җәберләүләр җәзасыз да кала.

 

Социаль челтәрләрнең уңай йогынтысы:

  • үз-үзеңңе күрсәтү, талантлар һәм фикерләреңне яңгырату өчен платформа;
  • дуслар, ярдәм итәр һәм терәк булырдай кешеләр табарга була;
  • төрле белем бирү ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге;
  • позитив контент бастыру һәм башкалар тарафыннан хуплау алу, без тышкы бәягә бәйле түгел дигән шарт белән, үзбәяне арттырырга мөмкин.

 

Социаль челтәрләрдә үзеңнең психик сәламәтлегеңне ничек сакларга:

  • Үзегезне башкалар белән чагыштырып карамагыз: социаль челтәрләрдә күпчелек кешеләр үз тормышының иң яхшы мизгелләрен генә күрсәтәләр, бу барсы да гел яхшы дигән сүз түгел.
  • Үзегезнең көчле, матур якларыгызны барлагыз: нинди яктан үзеңне оста дип саныйсың, шуңа басым яса.
  • Лайклар өчен генә контент эшләмәгез: үзегезгә ошаган материал булсын.
  • Критик фикерләүне үстерегез: социаль челтәрләр чынбарлыкны кабул итүдә комачау итмәсен.
  • Чикләрне билгеләгез: социаль челтәрләрдә үткәрелә торган вакытны чикләп, реаль аралашуга өстенлек бирегез.
  • Ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез: үзегезне чит кешеләрнең бәясенә, социаль челтәрләргә бәйле дип хис итәсез икән, психологка яки башка белгечләргә мөрәҗәгать итәргә уңайсызланмагыз.

 

Социаль челтәрләр үз-үзебезне бәяләүгә уңай һәм тискәре йогынты ясарга мөмкин. Моны аңлау һәм чаралар күрү мөһим. Исеңдә тот, синең кыйммәтең лайклар саны яки башка кешеләр фикере белән билгеләнми. Син – виртуаль дөньяда барган вакыйгаларга карамастан, мәхәббәткә һәм хөрмәткә лаеклы уникаль шәхес. Социаль челтәрләрне аңлы рәвештә файдаланыгыз һәм үзегезнең кадерегезне белегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев