СИН МӘКТӘБЕҢНӘН КАНӘГАТЬМЕ?

Ә менә кайсы илләрдә укучылар бу сорауга һич икеләнми “Әйе!” дип җавап бирәчәк икән?
2018 елда белем бирү системалары сыйфаты буенча дөнья илләре болайрак урын алып тора:

1. Көньяк Корея.

2. Япония.

3. Сингапур.

4. Гонконг.

5. Финляндия.

Теге яисә бу дәрәҗәдә белем системаларының сыйфаты аларга сарыф ителгән матди чыгымнарга бәйле. Азия илләре соңгы елларда әлеге чыгымнарны бермә-бер арттырды. Шуның белән бергә алардагы тырышлык, эшкә бирелгәнлек, максатчанлык һәм белем алуны да исәпкә алсак, Азия илләренең даими лидерлар – Финляндия, Бөекбритания, Германияләрне уздырып китүләре бер дә шаккаттырмый.

Дөнья мәктәпләрендә һәм мәгариф системаларында нинди кызыклы күренешләр бар икән соң?

- Финляндия белем бирү системасы – гаҗәеп дәрәҗәдә ирекле. Өй эшен сөйләргә яки күрсәтергә теләмәгән баланы берәү дә мәҗбүриләмәчәк. Өй эшләре күләме дә башка илләргә караганда күпкә ким. Финнар фикеренчә, балалар һәм үсмерләр балачакта уйнап, бала булып калырга тиеш. Фин мәктәпләрендә укыту барышы нигездә иҗади биремнәргә һәм күмәк уеннарга кайтып кала. Тагын ике факт: Финляндиядә 660 укытучы урынынына 6600 кеше дәгъва кыла; ә аларның еллык хезмәт хакы уртача 23-25 000 евро (аена 150 000 сум чамасы!!!) тәшкил итә.

- АКШта 2018-2019 уку елында башлангыч һәм урта мәктәпләргә йөрүче укучылар саны – 50,6 млн. Уртача алганда бер укытучыга 16 бала туры килә (сүз дәүләт мәктәпләре турында).

- Франция мәктәпләрендә иң әһәмиятле фәннәрнең берсе – фәлсәфә. Вольтер, Декарт, Дидро, Монтескьёның туган илендә башка төрле була аламы икән?

- Франция укучылары өчен гадәти ял көне – чәршәмбе. Шимбә – кыскартылган көн.

- Канада мәктәпләрендә шулай ук өй эшләре юк. Аның урынына бары укучылар билгеле бер китап укый һәм мәктәптә шуның турында дәресләрдә фикер алыша. Бер чит телне дә белмәгән укучы өчен Канада мәктәбенә бару бернинди дә кыенлык тудырмый – аның өчен махсус программа төзелеп, ул бик кыска вакыт эчендә инглиз я француз телен үзләштерәчәк.

- АКШ мәктәпләре – юк-бар сәбәп табып хафага төшергә яратучы ата-аналарның куркыныч төше. Аларда бала чәчне нинди төскә буяп, яки ертык ыштан киеп килсә дә берни әйтмәячәкләр. Ата-аналарның уку-укыту барышында катнашуы рөхсәт ителми генә түгел, тыела. Балаң белән дәрес хәзерләп утыру, аның өй эшләрен эшләгәнме икәнен тикшерү – АКШ гаиләләре өчен моветон.

- Швециянең Уппсала шәһәре мәктәпләренең берсе кызыклы эксперимент уздыра: бүлмәләргә велотренажерлар куйганнар, һәм балалар дәрес вакытында “сәпидтә йөри” алалар.

- Бали утравындагы мәктәпләрдә мәктәп формасы буенча атна көнен белергә мөмкин. Әйтик, дүшәмбе аклы-кызыллы кием кисәләр, сишәмбе зәңгәрен кию кирәк. Шимбә исә гомумән барысы да спорт киеменнән йөри.

- Одессаның Ришелье лицееның физика укытучысы Павел Виктор инде менә 4 ел буенча физика дәресләрен видеога төшереп, YouTube ка урнаштыра. Бик тә кызыклы әлеге дәресләрне 80 000 гә якын кеше карап бара.

- Япониядәге мәктәпләр укытуның беренче өч елында билгеләр һәм белем бирү түгел, ә әхлакый һәм рухи тәрбия мөһим, дип саныйлар. Япон балалары класс бүлмәсен, коридорлар һәм ашханәне генә түгел, хәтта бәдрәфләрне дә үзләре җыештыра. Шул рәвешле аларга үз һәм кеше хезмәтенә ихтирам тәрбиялиләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    658
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    534
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    309
    0
    0

Блоглар