Логотип Идель
Бу – тема!

СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: ЯШЬЛӘР НИК АВЫРЫЙ?!

Салкын тию, ютәлләү, температура, баш, эч авыртулар... Яшьләр арасында бу авырулар шактый очрый. Без моңа ияләшкән сыман да кебек. Тик һәр авыруны булдырмый калып була бит. Моның өчен бары тик һәрвакыт сакланып йөрергә, позитив булырга кирәк. :)



Бүген яшьләр арасындагы авырулар турындагы сорауларга Казанның бер шәхси клиникасы баш табибы, терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты, КФУ һәм КДМУ укытучысы Ленар Кашапов җавап бирә.

– Сез үзегезнең Instagram-битегездә тәмәке тарту бронхитка китерә дигән мәгълүмат куйдыгыз. Сер түгел, яшүсмерләр арасында да бу начар гадәт белән мавыгучылар шактый. Бу гадәт аларда да бронхит барлыкка китерә аламы?

– Яшь вакытта тәмәке тартканда, аның зыяны сизелми. Проблемалары 15-20 елдан соң башлана. Тәмәке тартучыда хроник бронхит барлыкка килә. Һәм аннан соң бу үзгәрешләрне берничек тә кичектереп булмый. Ул чакта махсус препаратлар белән сулыш алуны җиңеләйтергә туры киләчәк. Кабатлап әйтәм, яшь вакытта бу проблема берничек тә үзен сиздермәскә мөмкин.

Яшьләр безнең янга килгәндә, «Бу гадәтне ташлагыз», дибез. Тәмәке тарту ул бит әле бронхит кына түгел, аның аркасында кан басымы да күтәрелә, ишемия авыруы да килеп чыга. Кайберәүләр «Менә мин инде 20 елдан артык тартам, хәзер ташлауның мәгънәсе юк», ди. Бу дөрес түгел. Табиблар шуны раслаган: әгәр озак вакыт тәмәке тартып та, аны ташласаң, синең сәламәтлегеңә кагылышлы рисклар кими.

– Яшьлек – юләрлек, дип әйтәләр. Дөрес, яшүсмер вакытта сәламәтлеккә бераз кул селтәп карыйсың. Әмма иң мөһим әгъзабыз – йөрәк белән шаярырга ярамый. Яшүсмерләр арасында йөрәк авыруларыннан интегүчеләр бармы?

– Кызганыч, бар шул. Элек йөрәк авырулары 40 яшьтән соң гына барлыкка килгән булса, хәзер яшүсмерләрне дә читләтеп үтми. Аларда гипертония, аритмия (йөрәк ритмының бозылуы) еш күзәтелә. Бу авырулар нәсел буенча килергә дә мөмкин. Әтиләре, бабайларының шундый диагнозы булса, бу балаларына да күзәтелергә мөмкин. Ә эндокринологик патология булса, без аны дәвалыйбыз.

– Йөрәк авыруларыннан кала, гомумән алганда, балалар, яшьләрдә кайсы авырулар иң еш очрый?

– Яшьләрдә күбесенчә кискен авырулар була. Мисал өчен, бронхит, пневмония, синусит, ОРВИ, грипп – иң еш күзәтелгәне шушылар. Гипертония белән аритмияне әйтеп узган идем инде. Егетләр-кызлар җиңелчә генә киенә, шуңа еш кына салкын тиеп авырый. Мода диләр дә, урамда салкын икәнлеген дә оныталар (елмая).
Модада - сәламәт булу! ??

– Боларның берсе дә булмасын дисәң, нинди профилактик чаралар күрергә кирәк?

– Иң мөһиме шуны аңларга кирәк: безнең нерв системасы авыруга бик тиз бирешүчән. Бик күп авырулар да стресс аркасында килеп чыга. Шуңа борчу тудырган нәрсәләрдән котылырга кирәк. Яшьләр имтиханнарга, үзләренә тапшырылган биремнәргә җиңелрәк карарга өйрәнсәләр, үзләренә үк яхшырак.

Тормышта да төрле ситуацияләр була. Шуңа да аларга артык игътибар бирмәскә кирәк. Әлбәттә, дөрес туклануны да онытмасыннар. Тозлы, майлы, борычлы әйберләрне киметсеннәр. Яшелчә, җиләк-җимеш күп итеп ашасыннар. Тәмәке тартмыйча, алкоголь кулланмыйча, спорт белән шөгыльләнеп яшәсәң, барысы да яхшы булачак. Күп вакытыңны саф һавада үткәрү, мөмкин кадәр ачык һавада булу бик файдалы. Бу сулыш юллары авырулары булган кешеләргә аеруча кирәк. Өйне исә даими рәвештә җыештырып торырга кирәк. Чөнки тузан күп булса, бу авыруларга, бактерияләр үрчүенә генә китерә.

Сәламәт бул!:) ❤


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев