Логотип Идель
Бу – тема!

СИХӘТЛЕ СӘХИФӘ: ЕЛАН ЧАКСА...

Язга чыккач, урманга барулар ешая, тик анда куркыныч та арта. Йә талпан сагалап тора, йә көздән калган яфрак, кайры арасыннан елан ысылдап да килеп чыгарга мөмкин. Киенеп, сакланып йөрү бер дә зыян итмәс. Урманга бармыйча торып булмый, әлбәттә. Шуңа да табигатькә чыгар алдыннан, кайбер кагыйдәләрне искә төшерү начар булмас.

Гадәттә елан чагу май ахыры-июнь башында күзәтелә. Быелгы сезонның башында ук елан чагудан зыян күрүчеләр бар. Алар – Яр Чаллыда яшәүче әти белән кыз. 2018 елда Татарстанда елан чакканнан соң табибларга 42 кеше мөрәҗәгать иткән.

Муен, баш, иңбашын елан чагу аеруча куркыныч. Чөнки нәкъ менә шушы урыннарда агу тиз тарала торган кан тамырлары-нерв бәйләмнәре урнашкан. Елан чаккан урын шешеп чыга, кызылая, кешенең косасы килә, хәле бетә, кан басымы кинәт төшә, аңын югалтуы да ихтимал.

Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина елан чаккан кешегә беренче ярдәм күрсәтү өчен киңәшләр бирә:

  • агу организм буйлап таралмасын өчен, кул-аякларны хәрәкәтләндермәскә;

  • антигистамин препарат эчәргә (Супрастин, Цетрин һәм башкалар);

  • күп итеп чиста су эчәргә;

  • якын-тирәдәге медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә;

  • жгут куярга яки агуны суырып алырга ярамый.


Сакланып йөр! Сәламәт бул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев