Логотип Идель
Бу – тема!

САЛАВАТ КҮПЕРЕ: НИЧЕК БАРЛЫККА КИЛӘ?

Табигать күренешләре, алар турында без белмәгән кызыклы фактлар турында сөйләшүне дәвам итик әле, дуслар! Бүгенге темабыз – САЛАВАТ КҮПЕРЕ! Салават күперен күргәч, балалар гына түгел, олылар да сөенә. Ә бүген аның турында күбрәк мәгълүматлы булачагыбызга сөеник! ☀?☀

Салават күпере – яшенле яңгырдан соң күк йөзендә барлыкка килә торган җиде төсле дуга.

Ничек барлыкка килә?


Җәйге эссе көндә коеп яңгыр явып уза. Яңгыр туктагач, кабат ялтырап кояш күренә. Шул мизгелдә узып барган кара болыт астында салават күпере калкып чыга. Ә ничек барлыкка килә соң ул?

Без, гадәттә, һава аша үткән кояш нурларын ак яктылык итеп күрәбез. Менә аларның юлына яңгыр тамчылары очрый. Ә тамчы формасы белән призмага охшаш. Кояш нурлары аның аркылы үткәндә җиде төрле төскә (кызыл, кызыгылт-сары, сары, яшел, зәңгәр, күк, шәмәхә) аерыла. Икенче төрле алар спектр төсләре дип атала.  Шул вакытта күк йөзендә матур, зур дугага охшаган салават күпере барлыкка килә. Бөгелгән дуганың тышкы ягы – кызыл, ә эчке ягы шәмәхә төстә була.

Шундый хәлләр бар...


Ике катлы салават күпере

Без бер катлы һәм дуга рәвешендәге салават күперен генә күреп гадәтләнгән. Ә ул ике катлы да була ала. Бу вакытта кояш нурлары яңгыр тамчысында ике мәртәбә чагыла. Күккә таба берьюлы ике күпер сузыла.

Салават күпере түгәрәк, ягъни әйләнә формасында да булырга мөмкин.

Борынгы мифлар нәрсә сөйли?

  • Скандинавия мифларында салават күпере дип Биврёст күперен атыйлар. Имеш, ул кешеләр (Мигард) һәм аллалар дөньясын (Асгард) тоташтырып тора.

  • Борынгы Һиндстан мифларында салават күпере – яшен һәм күк күкрәү алласы җәясе. Имеш, ул җәясенә яшен укларын куя да, җиргә ата.

  • Борынгы греклар исә салават күперен Ирида йөри торган юл дип атыйлар. Ирида аллалар һәм кешеләр арасындагы илче буларак күзаллана.


Салават күперенең икенче исеме бармы?

Кайчандыр салават күперен “чәчүрмә”, “килен тастымалы” дип атаганнар. Аны һаман да кайбер төбәкләрдә “күк җәясе”, “күк дугаыс” дип йөртәләр.

Сүзлек:


Призма – махсус формадагы пыяла кисәге. Ул яктылыкны тарату өчен кулланыла.


Спектр – яктылыкның төрле төстәге нурлары.



Зилә САБИТОВА әзерләде

“Җил каян исә?” китабы материаллары файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев