Логотип Идель
Бу – тема!

САКЛАНГАННЫ... "ЕВРОПРОТОКОЛ" САКЛЫЙ

Бүген Татарстандагы халыкның тормышын җиңеләйтүгә багышланган төрле хезмәтләр саны артканнан арта бара. Мобиль кушымталар – шуларның иң нәтиҗәле ысулларының берседер. Алар һәрчак кул астында һәм күз уңында. Араларында транспорт, юл хәрәкәте иминлегенә багышланганнары да җитәрлек. Шулай булмый ни: безнең ярты гомеребез диярлек юлда уза. Шунысы шатландыра: мондый проектларны яшьләр үзләре үк булдыра.

Белгәнебезчә, Татарстандагы Яшьләр Хөкүмәте әгъзалары проектлар эшләү белән шөгыльләнә. Һәрбер министр киңәшчесенең үз проектлары бар. Алар министрлыклар ярдәмендә оештырыла. Әлегә проектларның күбесе төбәк дәрәҗәсендә генә тормышка ашырыла. Төп максатлары – яшьләр белән министрлык-ведомстволар арасында күпер булдыру.

Бер кнопка барысын да хәл итә


Марсель Гаффаров – Татарстанның Яшьләр Хөкүмәте рәисе урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә мәсьәләләре буенча киңәшче. Әле күптән түгел генә аны Чүпрәле районының икътисад һәм инвестицияләр мәсьәләләре буенча киңәшче итеп тә куйганнар. Нәкъ менә Марсель юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган «Европротокол» проектын уйлап тапкан да инде.

– «Европротокол» проекты – ул юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү өчен автоматлаштырылган система. Аны нәкъ менә «Европротокол» ярдәмендә башкаралар. Проектның идеясе моннан 1,5-2 ел элек барлыкка килде. Ул вакытта мин Ленин дамбасы буйлап бара идем. Шунда кешеләрнең нәрсә эшләргә белми аптырап торганнарын күрдем. Алар юл-транспорт һәлакәтен терки алмыйча тордылар. Нәкъ менә шул мизгелдә кешеләрнең тормышын җиңеләйтә торган махсус мобиль кушымта ясарга дигән уй туды. Бүген мәгълүматлаштыру популяр чара булып бара. Шуңа халыкка максимум дәрәҗәдә хезмәтләр тәкъдим итәсем килә. Кешеләр, өйдән чыкканда ук, бер кнопкага басып кына, берничә хезмәтне куллана алуын телим, – ди проект җитәкчесе Марсель.

Аңлатып узыйк: «Европротокол» – ул Россиядәге юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерү методикасы. Анда үтәлергә тиешле билгеле бер кагыйдәләр бар. Машинаны имниятләштергәндә, иминиятләштерү кәгазе белән бергә кешегә «Европротокол» бланкы тапшырыла. Һәлакәткә эләксә, ул аны рәсмиләштерергә тиеш. Ягъни, бер сүз белән әйткәндә, «Европротокол» – ул юл-транспорты һәлакәтен, ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртмыйча гына, теркәү. Ул алга таба, чыгымнарны каплау өчен, иминиятләштерү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. «Ләкин чынлыкта беркем дә мөстәкыйль рәвештә моны эшләми. Кешеләр ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртырга күнеккән. Шуңа да миндә әлеге процессны автоматлаштыру идеясе туды да инде. Мин «Европротокол»ның кәгазь версиясен электрон вариантка күчереп, автоматлаштырырга булдым», – ди егет.

Бәхеткә, Марсельның үзенең юл-транспорт һәлакәтенә эләккәне юк. Тик шуңа да карамастан, ул бу документта нәрсәне, ничек тутырырга кирәклеген яхшы белә. Шунысы да бар: машина таныклыгын кулларына алсалар да, әле халыкның күпчелеге «Европротокол»ны ничек рәсмиләштерергә икәнлеген белми. Бүген әлеге проектның Россиядә аналоглары юк икән, шуңа аны уникаль, дип атап була. Бер банкның махсус мобиль кушымтасы бар икән. Тик ул үз клиентлары булган кешеләрнең һәлакәтләрен генә терки. Ә Марсельның проекты – теләгән һәркем өчен.

Бу кушымта ничек эшли соң?


– Чынлыкта, мин бернинди дә яңалык уйлап тапмадым дияргә була. Россиядә «Европротокол» гамәлдә, тик ул кәгазьдә генә тутырыла. Аңа өчен бик күп вакыт сарыф кирәк: туктарга, схеманы ясарга, бөтен кешене табып, дәлилләргә... Ә мин, үз чиратымда, бу процессны җиңеләйтер өчен, аны автоматлаштырырга тәкъдим итәм. Әлбәттә, бу кәгазьдән электрон форматка күчерүне генә аңлатмый. Биредә мошенниклык гамәлләреннән саклый торган фишкаларны тәкъдим иттем. Әлегә аларның төгәл нинди булуы бу сер булып калсын, – дип аңлата Марсель.

Башта проектның аерым мобиль кушымтасын ясарга теләгәннәр. Тик соңыннан «Европротокол»ның электрон версиясен хәзер эшләп килгән «Халык инспекторы» базасында ясау кулайрак булыр дигән фикергә килгәннәр. «Халык инспекторы»нда Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән һәркемнең кертелгән. uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлгән кешеләрнең мәгълүматлары алына, шулай ук аларның рөхсәте белән шәхси мәгълүматлары алына. ЮХИДИ базасыннан транспорт чарасын иминиятләштерү белешмәсе һәм машина йөртү таныклыгының номеры да кертелә. Ягъни син үзеңнең пароль-логиныңны кертеп, шушы кушымтага керәсең, шунда ук «Европротокол»ның автоматлаштырылган версиясеннән куллана аласың.

Миңнеханов та хуплаган!


«Европротокол» автоматлаштырылган проектын Марсель «Безопасность дорожного движения» дәүләт учреждениеcе директоры, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең элеккеге башлыгы Рифкать Миңнехановка хәтта ике тапкыр тәкъдим иткән. Беренчесендә Марсель шушы максат өчен soft булдырырыга теләгәнен әйткән. Җитәкче хуплаган. Ә икенче тапкыр IT-паркта «Безнең Татарстан» форумы вакытында Рифкать Нургалиевич мондый яңалык Татарстанда эшләп китсә, шәп булачагын искәртә. Чөнки, ни кызганыч, әлегә Татарстанда хәтта кәгазьдә дә «Европротокол»ны теркәү алай популяр түгел.



Яшьләр Хөкүмәте эшчәнлеге барышында проект Татарстанның элеккеге Премьер-министры Илдар Халиковка тәкъдир ителгән. Тиздән Марсель аны хәзерге Премьер-министр Алексей Песошинга тәкъдим итәргә тели.

Марсельның үзен Мәгълүматлаштыру һәм элемтә юнәлеше буенча яшь министр, дип атап та була. Шуңа да әлеге проектка Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы булышуы көн кебек ачык. Планда – «Европротокол» проектын «Халык инспекторы» кушымтасы белән интеграцияләү. Моның сәбәбе шунда: «Халык инспекторы»нда актив кулланучыларның әзер базасы бар. Аларны синхронизацияләп, проектның авторы бурычларны җиңеләйтә. Тик шул ук вакытта проектны тормышка ашыру белән авырлыклар да тумый калмый. Әлегә шушы мобиль кушымтаны чын-чынлап куллана башлар өчен күп кенә процедураларны узарга кирәк. Ләкин ул тиздән тормышка ашырылырга тиеш.

– Шушы мобиль кушымта базарга чыккач, популяр булыр, дип уйлыйм. Чөнки мин гади Европротоколны теркәү генә карамыйм. Әгәр без уңышлы барып чыкса, аны зуррак аудиториягә чыгара һәм юл-транспорт һәлакәтләренең бөтен төрләрен терки алачакбыз, – ди Марсель.

Аның фикеренчә, Татарстанда шушы проектны тормышка ашыра башлагач, һәлакәтләрне теркәү системасы җиңеләячәк. Шулай итеп, бу элек тыгыз юллардагы бөкеләр санын да киметә дигән сүз. Гадәттә, кешеләрнең күбесе урамда торып, ЮХИДИ хезмәткәрләрен көтә. Ә бу озакка, кайвакыт берәр сәгатькә сузыла. Димәк, мондый хәлләрнең саны да азаячак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев