Логотип Идель
Бу – тема!

САК БУЛ, ТИНЧУРИНДА – «ПОЛИЦИОНЕР»!

19 ноябрь көнне Тинчурин театрын полиция хезмәткәрләре баскан иде. Ни булган?

Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында премьера булып узды. Илгиз Зәйниевнең пьесасын режиссер Туфан Имаметдинов сәхнәләштерде. Музыкаль комедиянең безне иң сокландырган моменты оркестр уены булды. Алар үз “чокыр”ларында качып уйнап кына утырмадылар, спектакльдә дә катнаштылар. Дирижер Ильяс Камал да хокук сакчылары киеменнән иде.

Спектакль нәрсә турында?

Спектакльдә вакыйгалар милициядән полициягә күчеш чорында бара. Идеал (Алмаз Фәтхуллин) исемле участок милиционерының переаттестация үтеп, полиция хезмәткәре буласы килә. Бу – аның балачак хыялы. Полиция хезәткәрләре турында кино коллекциясе дә бар аның хәтта.

Исеме камиллекне аңлатса да, Идеал аны аклый алмаган. Озак еллар дәвамында хокук сакчысы булып эшләп, бер генә протоколы, бер генә ачылган җинаяте дә юк аның. Бер генә эше дә судка барып җитмәгән. Ә үзенә пенсиягә чыгарга 1 генә ел калып бара.

Максатына ирешү өчен аңа тиз арада ничә еллар буена башкара алмаган эшләрен үтәргә кирәк. Идеалга ярдәмгә яшь милиция вәкиле – Хафиз (Эдуард Никитин) килә. Әлеге егет 1 сәгать эчендә 3 җинаятьне ача икән.

Әмма спектакль дәвамында аның бу эшне кансызларча кеше алдалап, кемнедер кыерсытып башкаруы ачыклана. Идеалга да нәкъ шул рәвешле “ярдәм итәргә” тели.

Мәсәлән, бердәнбер уллары “полицай” булсын өчен җаннарын да бирергә әзер булган Разыя (Зөләйха Хәкимҗанова) белән Габделҗаббар (Зөфәр Харисов) да үз өсләренә булган-булмаган гаепләрен алып, рәшәткә артына утыра.

– Бигрәкләр дә “полицай” буласы килә ич балакаемның, - ди Разыя, - минем арестоваться ителгәнне дә улыма язарсыз яме.

 Төп геройның дусты исерек электрик Рәхимҗан да (Харис Хөснетдинов) дусты өчен 15 тәүлек утырып чыгарга әзер...

Өметләр акландымы?

Дөресен әйткәндә, шактый танылып килүче режиссер Туфан Имаметдиновтан күбрәкне өмет иткән идек. Без аны “Әлиф”, “Дәрдмәнд” кебек үзенчәлекле, яңалыкка бай спектакльләре аша яхшы беләбез. Шул ук вакытта әлеге куелыш Тинчуринда барган башка спектакльләрдән бер баш өстен тора. Безгә иң охашаган моментны язма башында язып үттек инде.

Спектакльдә очрган, безнең күңелгә хуш килгән гыйбарәләр:

1) Идеалның аерылышкан хатыны белән әңгәмәсеннән. Идеал:

– Авыр миңа!

– Ябык бераз, җиңеләер!

2) Идеалның әтисе белән әнисенең әңгәмәсеннән:

– Синең малаең ишеләрдән котылу өчен хәреф алыштыралар бит инде алар!

3) Идеал:

– Нишләп халык яратмый икән милицияне, ә? Менә полиция булгач, яратачаклар!

4) Подполковник:

– Халык бит ул бала кебек: тәртипсезләнмичә тора алмый. Каеш эләктерсәң, елый.

Спектакль ни булып бетә?

Ә менә анысын сөйләмибез әле. Үзегез барып күрегез. Уй-фикерләрегезне, күзәтүләрегезне безгә дә язып җибәрерсез, яме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев